Чиксез галәмдәге кечкенә генә Җир дип аталган гүзәл планетаның үз куенына адәм балаларын да алып әйләнә башлавына хәтсез гомерләр үткән бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә җиргә, кемнәр генә китмәгән?
Әйе, без төрле. Әмма барыбызга да хас бер нәрсә бар — һәммәбез Ана карынында яралып, үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы.
Җир йөзендә әнидән дә күркәм, әнидән дә сөйкемле зат юктыр. Һәркайсыбызның әнисе үзенә кадерле, газиз. Алар безне тапкан, баккан. Аз гына авырсак та, көенгән, тәпи йөреп китүебезне күреп, беренче авазларыбызны ишетеп сөенгән. Әниләребез безне күз карасыдай саклап үстергән, укыткан, олы тормыш юлына озаткан. Әниләрнең изге догалары, хәер-фатихасы безне гомер буе саклап бара. Без алар алдында мәңге бурычлы.
Тәнзилә Минсафин кызы Баһаутдинова да — игелекле балалар үстергән Ана, катлаулы һәм матур тормыш юлы узган шәхес. 8 Март – хатын-кызлар бәйрәмендә тууы балалары өчен икеләтә бәйрәм. Быел Тәнзилә апага 80 яшь тула. Димәк, аның өендә шушы көннәрдә зур бәйрәм көтелә. Читать полностью →