“Молодежь Татарстана» газетасы чыгудан туктады

Бүген 95 ел чыгып килгән “Молодежь Татарстана» газетасының соңгы саны дөнья күрде. Билгеле булганча, 11 декабрьдә газета хезмәткәрләренә басманың ябылачагы игълан ителгән иде. Киләсе елның мартыннан аның урынына айга ике тапкыр 48 битлек журнал чыгар дип көтелә.

“Бизнес – Online” язуынча, газетаның ябылуында хезмәткәрләр “Татмедиа”ны гаепләгән.

“Әгәр газета “Татмедиа”ага кирәкми икән, ул әле беркемгә дә кирәк түгел дигәнне күрсәтми”, ди ноябрьгә кадәр басманың баш мөхәррире булган Татьяна Вафина.

Просмотров: 699

Комментирование запрещено