Илебезнең төп байлыгы

21.02.14_1.13

«Яктылык» татар мәктәбе биючеләре.

Соңгы елларда бу чарадагы кебек төрле милләт халыкларының киемнәр, тел­ләр, мәдәният һәм көнкүреш әйберләре төрлелеген күрү­челәр булмагандыр, мөгаен. Шулай ныклы әзерлек белән Самарадан, Татарстаннан, Уль­ян өлкәсеннән кунаклар ча­кырып, Самараның “Эврика” дип аталган белем бирү мәк­тәбендә “Туган тел көне”ә багышлап, региональ фестиваль булып үтте.

Беренче көнне Самараның балалар һәм яшүсмерләр иҗа­ты Сараенда фәнни-практик конференция кысаларында өл­­кә фән һәм мәгариф министрлыгы, өлкә Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре, галимнәр, Самара шәһәренең милли якшәмбе мәктәпләре җитәкчеләре һәм укытучылары, милли-мәдәни үзәкләр вәкилләре һәм башкалар катнашуында туган телләрен, туган ягыбызның тарихи-мәдәни мирасын ничек итеп яклау һәм саклау мәсьәләләре турында зур сөйләшү булды. Бигрәк тә Самарада инде күп еллар дәвамында эшләп килүче “Як­тылык” мәктәбендә ничек итеп укучыларга татар теле, әдә­бияты һәм тарихы укытылуы турында аның директоры Радик Газизовның үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашуы зур игътибарга лаек булды.

Икенче көнне төрле тө­бәкләрдән килгән кунаклар һәм укучы балалар катнашында Самара шәһәренең “Эврика” дип аталган мәктәбендә “Туган тел көне”нә багышланган чара региональ фестиваль буларак дәвам итте.

Иң элек үзләренең булдыклылыкларын хуҗалар – самаралылар күрсәтте. “Ак жол” региональ казах милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче “Айгөл” ансамбле кызлары казах телендә күпләргә яхшы таныш булган “Солнечный круг” җырын башкардылар, һәм аларны бөтен зал рус телендә күтәреп алды. Бу коллективның биюләре дә бик җылы каршыланды.

Аннан соң Самара шә­һәренең “Светоч” украин як­шәмбе мәктәбе укучылары баш­каруында украин телендә шигырьләр, җырлар яңгырады. Аларны сәхнәдә башкорт як­шәмбе мәктәбе каршында оештырылган “Ләйсән” ансамбле кызлары алыштырды. Юлия Кучаеваның инде онытылып барган уен коралы кубызда башкорт көйләрен яңгыратуы да күпләрдә зур кызыксыну уятты. Барсы да кубызны кулларына тотып-тотып карадылар. Русларда да мондый уен коралы бар икән бит һәм ул варган дип атала.

Чуваш теле турында, бу халыкның йолалары, гореф-гадәтләре, милли киемнәре турында Самараның 80 санлы мәктәбе каршында оештырылган чуваш якшәмбе мәктәбе укытучысы Людмила Павлова сөйләде. Ә аннан аның укучылары чуваш җырларын һәм биюләрен башкардылар. Татарларның мәдәният-сән­гате белән Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары таныштырдылар, бер матур халык биюен дә биеп күрсәттеләр.

Чит шәһәрләрдән килгән күршеләребез дә тик кенә утырмадылар. Ульяновскиның 69 санлы мәктәбе укучылары эрзя-мордваларның теле турында сөйләделәр, берничә җыр да җырлап алдылар.

Казанның 18 һәм 161 санлы мәктәпләрендә, Яшел Үзән шәһәренең 3 санлы гим­на­зиясендә, Болгар шә­һә­ренең 2 санлы мәктәбендә уку­чы­лар да үз чыгышларында би­редә яшәүче төрле милләт ха­лыкларының сәнгатен, мә­дә­ниятен тулырак, матуррак итеп тасвирларга тырыштылар.

Фестиваль төрле милләт халыкларының телләре, җыр­лары, биюләре илебезнең зур байлыгы икәнлеген күрсәтте. Аның эшендә катнашучылар да, тамашачылар да моңа тагын бер тапкыр инанып, зур канәгатьлек хисе кичерделәр.

Сәлимә ВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1080

Комментирование запрещено