Бәйрәм кайтавазы: Дәүләтколда хатын-кызларга багышланган концерт

Рәшит Дәрҗеманов һәм Рәйхана Мөхетдинова

Рәшит Дәрҗеманов һәм Рәйхана Мөхетдинова

Дәүләткол авылы клубында үзешчән артистларыбызның концерты булып узды. Ул концерт кадерле хатын-кызларыбызга, газиз әниләребезгә багышлап куелды. Бәйрәм концертын Зөлфия Дәрҗеманова башлап җибәрде. Ул барлык хатын-кызларыбызны котлап, аларга сәламәтлек, шатлык, бәхет теләде. Кичәне ачып теләкләрен ўиткергәннән соң, беренче сүзне авыл идарәсендә эшләүче, үзебезнең авыл егете Рәфис Гиззатовка бирде ул.

Кая гына илтсә дә юлларым

Үз авылымны мактап сөйләрмен,

Сайрар кошларымның моңнарыдай

Җырларымны сезгә җырлармын.

Менә шундый матур шигырь юллары укып сәхнәгә бер-бер артлы җырчыларны, биючеләрне дәште Зөлфия. Авылыбызның моңлы сандугачлары Мөдәрис Гиззатов, Талига Галәлетдинова, Рәйхана Мөхетдинова, Алсу Шәймәрданова, Лилия Вахитова, Мөнирә Сәгыйдуллина, Нәсимә Сәфиуллина авылдашларыбызга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Аларның һәр чыгышын авылдашларыбыз алкышларга күмде. Талига Галәлетдинова, Алсу Шәймәрданова, Мәрьям Сәгыйдуллина һәм Гелия Бикметова башкаруындагы биюләр дә күңелләргә хуш килде. Авылда гармунсыз бәйрәм булмый. Бу яктан без бәхетле, безнең Рәшитебез бар. Аның моңлы көйләрен тыңлап хозурланабыз. Кичә бик ўылы һәм матур үтте. Концертыбыз тәмамлангач та халык тиз генә таралышмады, бию көйләренә рәхәтләнеп биеште.

Безнең чын күңелдән әйтәсе сүзебез шул. Әлегә безне хөрмәт итеп үзләре белән безне ияртеп йөрүче клуб мөдире Нәсимәгә һәм аның ярдәмчесе Зөлфиягә зур рәхмәтләр әйтәсе килә.80 яшьтән узып барсак та, безне бер концерттан да калдырмыйлар. Алар эшләп торсалар, без дә аларга кушылып концертларда катнашачакбыз, Алла боерса. Аларга уңышлар телибез.

Олы үзешчән артистлар исеменнән Талига апагыз ГАЛӘЛЕТДИНОВА.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1253

Комментирование запрещено