
Поселение җитәкчесе Заһит Сафин (уртада) дәүләтколлылар арасында.
«Камышлы хәбәрләре» газетасында районыбыз авылларында халык җыеннары узуы турында мәгълүматлар биреп барабыз. 21 март көнне халык җыеннары Балыклы, 27- Дәүләткол, ә 28 — Бозбаш авылларында узды. Элек мондый җыеннар елына бер тапкыр үткәрелеп, кайбер авылларда кычкырыш-талашлар, сүз көрәштерүләргә кадәр барып җитсә, хәзер бу очрашулар ике яклап та киңәшләшү һәм бер сүзгә килү белән тәмамланып, гамьле әңгәмәләр төсен алды.