Казан бәйгесендә җиңеп кайттылар

бэйгедэ катнашучыларКазан шәһәренең “Ярдәм” мәсҗидендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узды. Бөтенроссия хатын-кызлар “Мөслимә” җәмгыяте оешмасы әлеге чараны 17нче тапкыр оештырды. Конкурс балалар арасында Коръәнне, Ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен үткәрелә.

Бөтенроссия “Мөслимә” мөселман оешмасы җитәкчесе Әлмирә ханым Әдиятуллина сүзләренә караганда, бәйгенең төп максаты – халкыбызга тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү; традицион Исламны җәелдерү; татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлешебезне кертү иде.
Бәйгедә 30 номинация булды.

Алар түбәндәгеләр: Кол Гали, Кол Шәриф,  Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәизханов, Һади һәм Садри Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин,  Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави, Ахун Хөснулла Баһаутдин һ.б.

“Ярдәм” фонды советы җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов игълан иткәнчә, күренекле татар имамнарын яшь буын арасында таныту һәм хәтерләрендә мәңгеләштерү максатында бу елны “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин”, “Габделхак хәзрәт Саматов” дигән номинацияләр өстәлгән иде.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе Татарстан Диния нәзарәте, “Ярдәм” фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, Россиянең федераль татар милли-мәдәнияте мохтарияте, “Болгар” хәйрия фонды, Татарстан язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияте, КФУ, Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге әдәбият һәм тел институты, Җыен” фонды,  Татарстанның Камера хоры,  Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрлар, Татарстан Милли музее ярдәме белән оештырылды.

Бу бәйге уздырылган мәсҗид тә заманча таләпләрне искә алып төзелгән. Өч катлы бинага ике лифт урнаштырылган, беренче катында зур намаз бүлмәсе, ашханә, төрле бүлмәләр, икенче катында кампитрлар сыйныфы, төрле тренажорлар, уку бүлмәләре, тәһарәт һәм госел урыннары, торакханә  урнашкан.

Без килер алдыннан гына монда 80-ләп  сукырлар дин гыйлемен үзләштергәннәр.

Без Казанга килеп төшү белән Кол-Шәриф мәсҗидендә җомга намазын укыгач, музейга сәяхәт кылдык. Аннары  Камал театрында “41 елның арбалы хатыннары” исемле спекталь карадык.

Бәйгене “Ярдәм” мәсҗидендә танылган җырчыбыз Илйас әфәнде Халиков алып барды. Әлеге конкурста Самар өлкәсенең  Яңа Усман авылыннан Ишкинеев Илмир, Нәбиуллин Рәдиф, Борһанов Айваз, бертуганнар — Таҗетдинов Рөстәм һәм Рифат,  Кәбиров Айдар, Иске Ярмәктән – Хөсәенов Руслан, Гиниятуллина Азалина, Храмова Виктория, бертуганнар Эльза һәм Зәмир Кәримовлар катнашып, төрле номинацияләрдә алдынгы урыннар алып, районыбызның һәм өлкәбезнең данын яклауга ирештеләр. Бөтен җиңүче балаларга бүләкләрне күренекле шәхесләребез  Илһам  Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Роберт Миңнуллин, танылган журналист Римзил Вәлиев, танылган өлкән  имамыбыз 87 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Харис хәзрәт Салихҗан тапшырдылар.

бэйгедэ катнашучылар

Бу чарага бару  чыгымнарын күтәргән кардәшләребезне дә атап үтәсебез килә. Балаларны Казанга конкурска алып баруга автобус биргән Раилә ханым Сафинага, шоферыбыз Фаил абыйга һәм матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә — Минсәхи бабай Хәлимовка, Госман абый Әхмадиевка, Илшат абый Шаһиевка, Тәвриз абый һәм Фәния апай Вәлиахметовларга, Иске Ярмәк һәм Яңа Усман мәсҗиденә, Яңа Усманнан Илгиз абый Зариповка һ.б. зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Сабыйларны куандырган өчен сезгә дә көтелмәгән җирдән шатлык ирешсен!

Киләчәк тә дә башка балаларга да әлеге бәйгедә үз гыйлемнәрен сынап катнашырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Габдулла  хәзрәт Мөхәммәдкәрим,

Иске Ярмәк авылы.

“Сәлам”.

Просмотров: 1621

Комментирование запрещено