Хөрмәтле Эльвира һәм Илнур!
Сез Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкаргансыз - никах укыткансыз. Әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз.
Сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телибез.
Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хәзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба, җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы редакциясе.
Просмотров: 1622