Уртак булсын түрегез!

БашаровыАдәм баласын ризыгы һәм язмышы йөртә, диләр. Менә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туып-үскән Сания Фәтхи кызы Бәшәрова да, үз авылында паспорт ала алмагач (ул вакытта яшьләрне шулай авылда калдыру сәясәте алып барылган), абыйсы янына Карагандага китеп бара. Дөрес, анда да аңа паспорт алу бәхете тәтеми. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа күбрәк тә бирә — гомерлек яры Миргарифан белән очраштыра.

Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы егете Миргарифан Закир улы армиядән соң Караганда шахталарының берсенә барып эшкә урнашкан. Чит җирдә бер-берсен табышкан яшьләр кавышып, матур итеп яши башлыйлар. Уллары Илдус гаиләнең бәхетен арттырып дөньяга килгәч, шатлыкларының иге-чиге булмый.

Шулай да, туган яклар сагындыра, үзенә тарта бит. Миргарифанның әнисе дә ялгыз яши. Ә әтисе сугыш кырларында ятып калган. Шуңа күрә олыгаеп барган әнисен ялгыз итмәс өчен яшь гаилә авылга кайтып төпләнә. Эшчән, ачык йөзле киленне каенанасы да, авылдашлары да яратып кабул итә. Сания дә бу авылны үз итеп, ире белән бер арбага җигелеп тормыш йөген тарта башлый. Миргарифан терлекчелектә, Сания колхоз кырында көне-төне эшлиләр. Бераздан үзләренә йорт корып керәләр, Илдус янына иптәшкә уллары Илшат һәм кызлары Гөлшат тугач, тормышлары түгәрәкләнә.

Башаровы

Аларның бер-берсен хөрмәт итеп яши башлауларына 50 ел гомер сизелмичә генә үткән дә киткән. Дөнья өч көнлек, дип юкка гына әйтми бит халык. Бүген Миргарифан ага һәм Сания апа уллары Илдус, киленнәре Гүзәлия һәм оныклары белән бергә яшиләр.

- Нужаны күп күрдем инде. Әнкәй җиде яшемдә дөнья куйган, ә әткәй мин туганчы ук сугышта вафат булган. Олы агаларыма эштән кайтуларына ашарга пешереп, ипи салып куя идем. Тормышны яшьтән аңлап, ятимлектә үскәнгә күрә мин бик сабыр булдым. Каенанамны тәрбияләп, бәхиллеген алып, мәңгелеккә озаттык. Хәзер киленем Гүзәлия белән үзара килешеп, тату яшибез, - дип сөйләде Сания апа. Аның шушы сүзләреннән соң Гүзәлия каенанасына һәм каенатасына багышлап иҗат иткән шигырен укыды:

Илле ел узып киткән,

Сизми дә, сизелми дә.

Тормыш юлын сезнең кебек

Матур үтәр кем генә?!

Ике агач озак яна

Учак сүнми, күрегез!

Олыгайган көнегездә,

Уртак булсын түрегез!

- Әткәй белән әнкәй — бик әйбәт кешеләр. Без бик дус яшибез. Әткәй 25 ел инде атлар асрый. Абзар тулы терлегебез, өч бәрәңге бакчабыз бер гектар җир били. Без аны әнкәй белән бергә эшкәртәбез. Ул әле дә тик тормый, йон тетә, эрли, бәйли. Капка төбендәге эскәмиядә утырып ял иткәндә дә бәйләвен алып чыга. Җәй көне аның белән җиләккә, гөмбәгә йөрибез.

Килененә кушылып, Сания апа да: “Аллаһыга шөкер, дару эчкәнем юк. Физик эш ныгыта, ә кул эше тынычландыра. Эшнең исәнлеккә файдасы бик зур”, - дип өстәп куйды.

Аның болай сөйләве тикмәгә генә түгел, күптән түгел уллары Илшатны җирләгәннәр. Сания апа моны искә төшергәч елап та алды. Кызы Гөлшат та гаиләсе белән авылда яши. Сания апа Аллаһыдан бөтенесенең бергә яшәүләрен сораган икән. Менә догасы кабул булган, барысы да Яңа Мансурда яшиләр, хәтта Илшатның кабере дә шушында.

Тормыш сукмагыннан ярты гасыр буе янәшә атлаган Миргарифан ага белән Сания апага калган гомерләрендә дә шулай ук балалары һәм оныклары игътибарын, яратуын тоеп, бик озак яшәргә насыйп булсын иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

РӘСЕМДӘ: Яңа Мансур авылында яшәүче Миргарифан һәм Сания БӘШӘРОВЛАР уллары Илдус, кызлары Гөлшат, киленнәре Гүзәлия һәм оныклары белән.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1374

Комментирование запрещено