Самараның “Чайка” Мәдәният йортында оештырылган татар рәссамнарының күргәзмәсе 16 декабрьга кадәр генә эшләячәк!
Танылган профессионал рәссам, Россия Рәссамнар берлегенең Самара бүлеге әгъзасы Нурхәтим Бикуловның бу күргәзмәгә 8 эше куелган иде. Аның хатын-кызлар портретларына сокланмыйча мөмкин түгел. Шулкадәр тере, җанлы булып күренәләр алар! Ә менә “Балачак хатирәләре” дип аталган рәсемдә атка атланган малайлар су буенда атларын коендыра. Аларга карап, балачакның күңелле мизгелләре искә төшә. Ат коендыру уен гына түгел, яшьләрне чыныктырган, зур тормышка әзерли торган мөһим чараларның берсе дә бит. Бикуловның “Яз килде” рәсеменә карагач, күңелдә шатлык хисләре туа, күңел күтәрелә. Җәйге матур көн, табигать һәм кешеләрнең бердәмлеге рәссамның тагын бер эшендә тасвирланган.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы, ә күңелендә — рәссам Вагыйз Хәйруллов коллегаларының портретларын ясаган. Милли киемдәге чибәр кызлар, спорт белән шөгыльләнүче егет образларын иҗат иткән Вагыйз әфәнденең безнең “Яктылык” мәктәбенең укытучысы булып эшләве белән бәйле икәне аңлашыла.
Дилә Кәбирова Самараның опера һәм балет театрында рәссам- декоратор булып эшли. Аның һәм Наил Мифтахетдинов рәсемнәрендә чәчәкләр үскән болыннарга карап, дөньяның матурлыгына сокланасың һәм үзеңдә яшәү көче артканын сизәсең.
Мин дә күргәзмәгә үземнең эшләремне куйдым. Аларда туган авылым Камышлы, Идел буе табигате, әткәй һәм әнкәйнең портретлары…
“Остается прикрывать” дип аталган картинамда немец-фашистлар концлагереннан тоткыннарның биек таулар аша качуы сурәтләнгән. Иптәшләре булса да качып котылсын өчен, бер батыр аларны сакларга дошманга каршы чыга.
Туполев исемендәге конструктор бюросының Самара филиалында бергә эшләгән бик яхшы дустым Евгений Корчевский “Туполев А.Н. на летном поле” рәсемен ясый башлаган иде. Ул кинәт кенә вафат булгач, картинаны мин тәмамладым.
Балачактан ук рәссам булырга хыяллана идем. Сугыш елларында мәктәптә рәсем дәресләре укытылмады, Шуңадыр да рәссам булырга хыялым көчле булса да — сәнгать институтына керә алмадым, билгеле. Тик башка уку йортын тәмамлап, авиаинженер булып эшләгәндә дә бу хыялым сүнмәде, көчәйде генә. Шуңа күрә Мәскәүдә командировкаларда булганда төрле күргәзмәләргә йөри идем. Третьяковка — минем сәнгать училищесы, ә табигать үзенең бай палитралары белән минем өчен академия булды.
Самараның “Чайка” Мәдәният йортында бу күргәзмә 16 декабрьга кадәр эшләячәк. Без — биш рәссам, иҗат җимешләребездән тамашачылар илһам, шатлык алырлар, дип өметләнәбез.
Самараның татар рәссамнары күргәзмәсен оештырып, иҗатыбыз белән милләттәшләребезне таныштырырга мөмкинлек биргән өчен, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка рәхмәтлебез. Киләчәктә башка рәссамнарны да бергә җыеп, мондый күргәзмәләрне зурлап оештырасы иде, дигән теләктә калабыз.
Азат НАДИРОВ,
рәссам, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы.
* * *
Напоминаем, с 15 ноября по 16 декабря в Доме культуры «Чайка» (г.Самара, пос.Управленческий, ул. Сергея Лазо, 21) пройдут Дни татарской культуры. В рамках мероприятия с 23 ноября по 16 декабря (10.00-20.00) в ДК будет организована выставка живописи четырех татарских авторов - члена Союза художников России Нурхатима Зарифовича Бикулова, члена Союза художников «Палитра», аксакала СОТО «Туган тел» Азата Камиловича Надирова, учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова, художника по декорации Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой.
В экспозиции будут представлены совершенно разные по своим художественным направлениям произведения - от реалистических до экспериментальных. И все же будет нечто общее, отличающее экспозицию, — обращение к татарской теме в большинстве работ.
На выставке будет представлено многообразие жанров, однако ведущее место займут пейзажи. Жанровые картины с элементами пейзажа — один из главных направлений творчества Нурхатима Зарифовича Бикулова, который принимает активное участие в областных, зональных выставках, в выставках в Москве, Ленинграде и Болгарии. В основном, на полотнах художника действия происходит в сельской местности, и очень легко догадаться, что это его родимое Ново-Мансуркино Похвистневского района. Среди персонажей этого необъятного цикла и родные Нурхатима – мать и отец на картине «В поле», и односельчане, присутствующие на «Встрече стада». Сюжетов много, и они разнообразны, как сама жизнь.
Азат Камилевич Надиров так же большое предпочтение отдает пейзажам: холмистая Камышла, дали Волги с высокого берега, просто мгновения жизни не всегда приметных, но неизменно прекрасных мест в разные времена года.

Портрет Анвара Кашаповича Бульхина, председателя Совета директоров ЗАО «Самарская кабельная компания». Автор работы — Азат Камилевич Надиров.

Картины учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова.

Картины учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова.
На выставке можно будет пообщаться с художниками, насладиться разнообразием жанров изобразительных работ и даже приобрести понравившуюся картину в частную коллекцию.
Просмотров: 4000
Здравствуйте! Рисунки замечательные.