Камышлы районындагы Яңа Усман авылы Урал таулары итәгенә сыенып утырган. Авылны икегә бүлеп Сок елгасы ага. Табигать-ана, читтән килгән кешегә могҗизаларын күрсәтеп калырга ашыккандай, тирә-юньне алтынсу-сары төсләргә буяп куйган. Менә шундый матур көннәрнең берсендә Яңа Усман авылының җирлек башлыгы Айдар Зариповның урынбасары Раилә Маннапова белән шушы авыл тормышы турында сөйләшеп утырабыз…
- Телдән-телгә күчеп килгән мәгълүматларга караганда, Яңа Усман авылы 1600 елда барлыкка килгән, диләр. Картлар сүзенә караганда, Иске Усман авылына нигез салучы Усман исемле ир-ат, югалган атларын эзләп йөргәндә, шушы җирләргә килеп чыккан һәм биредәге табигатьнең гүзәллегенә, талгын гына агып ятучы Сок елгасына, горур тауларына сокланып, өч улы белән бергә шушында күчеп утырган. Тора-бара бирегә мордва, чуваш, рус кешеләре дә килеп урнаша башлый. Без бүген дә бер гаилә кебек аралашып, дус һәм тату яшибез.
Бүген авылыбызда барлыгы 1495 кеше гомер итә. Унберьеллык мәктәбебез хәзер укыту үзәге дип атала. Заманча җиһазландырылган, компьютерлаштырылган мәктәптә үзебезнекеләр белән бергә тагын Иске Усман, Неклюдово, Никиткино авыллары укучылары да белем ала. Аларны көн саен автобус белән китереп куялар, алып китәләр. Ике катлы балалар бакчасында 70ләп бала тәрбияләнә. Үткән елда гына авылыбызда егерме сабый бала дөньяга аваз салды.
Биредә элемтә үзәге дә, интернет та бар. Сбербанк, банкомат, янгын сүндерү бүлеге эшләп тора. Табиб офисында Риф Гыйбадуллин авыруларны дәвалый. Шулай ук даруханә, фельдшер-акушерлык пункты, теш табибы кабинеты, сигез кибет бар. Шуларның берничәсе супермаркет дип атала.
Зур Мәдәният йортында Рузия Тягаева җитәкчелегендә бию ансамбле эшләп тора, өлкә һәм район күләмендә уздырылган төрле чараларда катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Клубта еш кына бәйрәм кичәләре дә үткәрелә. Кыскасы, авыл халкына җигелеп эшләр һәм рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Рифкать Фәрзетдинов җитәкчелегендәге музейда авылыбызның тарихы, сугыш вакытында авылдашларыбыз күрсәткән батырлыклар турында материаллар, халкыбызның күңел җәүһәрләре саклана.
Быел бездә яңа спорт мәйданчыгы да ачылды. Киләчәктә тагын спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәтләнү үзәге төзергә дә исәплибез.
Авылыбыз район күләмендәге бәйгеләрдә катнашып тора. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмендә өйләрне, урамнарны бизәү конкурсында һәм “Яшәү шартлары әйбәт” акциясендә катнашып, беренче урыннарны яулаган идек. Урамнарыбызга асфальт җәелгән, кайберсенә таш түшәлгән. Юл проблемасы юк бездә.
Колхоз таркалуга карамастан, кешеләр күңелләренә ошаган эш табарга тырышалар. Бездә өй җиһазлары ясау осталары да, терлекчеләр дә, умартачылар да, нефть чыгаручылар да, Байком-сервис” җәмгыятендә эшләүчеләр дә байтак. Җирле крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гыйниятов элеккеге колхоз җирләрен эшкәртергә алынды, шулай ук терлекчелек фермасы да бар. Аның әтисе Минәсгать Гыйниятов сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.
Ә өлкән яшьтәгеләргә социаль үзәгебездә эшләүче 25 кеше хезмәт күрсәтеп килә. Әби-бабайларыбыз алардан бик канәгать.
- Проблемалар да бардыр инде?
- Алар беркайчан да бетми инде. Мәсәлән, 1985 елда төзелгән суүткәргечләребез күптән искергән. Шуңа күрә дә кайберәүләр суга түләргә ашыкмыйлар. Элек су җитешмәү проблемасы да бар иде. Ә хәзер, “Исток” торак-коммуналь хуҗалыгы төзелгәч, бу проблема хәл ителде. Без өлкә ”Авылны үстерү” программасына кереп, балалар өчен уен мәйданчыгы ясаткан идек. Хәзер инде тагын икене булдырырга исәплибез. Мәктәп юлына яңа асфальт салырга да кирәк.
Өстәрәк теш дәвалау кабинеты бар, дип әйтеп узган идем бит. Кызганычка, анда эшләү өчен теш табибыбыз юк. Чөнки авылыбыз табибларга вәгъдә ителгән уңайлыкларны булдырып бетерә алмый шул әле.
Шунысы кызганыч: авылыбыздагы йорт хуҗалыкларында нибарлыгы 46 сыер калды. Авыл халкы мөгезле эре терлек асрауны елдан-ел киметә бара. Уйлап карасаң, бәлки, дөрестер дә. Хәзер бит печәнне генә түгел, саламны да сатып алырга туры килә. Фураж бәясе дә бик кыйммәт.
Бу проблемалар авыл хуҗалыгы продукциясенең тиешенчә бәяләнмәвеннән килә торгандыр. Ит, сөт продукциясен сатудан яхшы керем алып булса, салам бәясендә генә тормаслар иде.Тук та яшибездер инде. Кайберәүләр үзләренең бәрәңге бакчаларын да чәчми башладылар бит. Урыны-урыны белән кеше биеклегендә үскән чүп үләннәре авылның ямен алып торалар. Кипкән үләннәр янгын чыгу куркынычы да тудыра бит әле.
Шундый уңайсызлыкларга карамастан, халкыбыз берсеннән-берсе калышмаска тырышып, яңа өйләр сала, көнкүрешләрен яхшыртырга, җитешле шөгыль табарга, тормыштан артта калмаска тырыша.
Күптән түгел авылыбыздагы иске йортлардан күчерү өлкә программасы нигезендә баракларда яшәүчеләр өчен икешәр фатирлы 26 өй төзелде. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, вафат булганнарның тол хатыннары, сугыш вакытында тылда эшләгәннәр дә картлык көннәрен яңа өйләрдә каршылыйлар…
…Раилә ханым сөйләгән сүзләр бер яктан сөендерсә, икенче яктан көендерә. Күпчелек авыл халкы күмәк хуҗалык вакытындагы тормышны әле дә сагынып искә ала. Дөрестән дә, ул вакытларда тормыш башкачарак иде шул. Колхозчыларга хезмәт хакына өстәп печән, бодай, фураж, теләсәң күпме салам бирелә иде. Бәйрәмнәр вакытында уңган терлекчеләрнең һәм икмәк үстерүчеләрнең данын күтәреп ял йортларына юлламалар, бүләкләр тапшырылганын да хәтерлибез. Ә хәзер, кара инде, инвесторлар кырлардан салам алырга да рөхсәт итмиләр, тапап-турап җиргә салып калдыралар. Бәлки, бу яңа технологияләр югары уңыш алуның нигезен тәшкил итә торгандыр. Ә сыер абзарларына нәрсә җәяргә соң? Салам булмаса, терлекләрне асраудан асрамавың хәерлерәк. Шундый вак кына нәрсә дә авыл хуҗалыгы эшенең мөһим бер чылбыр буыны булып хезмәт итә. Ә хәзер тормыштан төшеп калганнар бихисап.
Крестьян халкының борчуларын кем аңлар, кем аңа ярдәм кулы сузар?! Актыккы сыерларыбыздан да колак каккач, авылларыбызның исемнәрен “град” сүзенә тәмамлана торган итеп алыштырырга калмагае.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 2323
Туган авылым белэн ГОРУРЛАНАМ!!!