30 января в Татарской государственной филармонии имени Г.Тукая состоялся праздничный концерт, посвященный 60-летнему юбилею художественного руководителя Татарской государственной филармонии и Государственного ансамбля фольклорной музыки РТ, заслуженного артиста России, народного артиста Татарстана Айдара Файзрахманова.
Юбилейный концерт под названием «Яшэу барыбер кызык!» прошел с аншлагом. Артиста поздравили государственные и общественные деятели, коллеги и друзья.
Министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин в своем поздравлении поблагодарил юбиляра за радость, которую он дарит зрителям на протяжении всего своего творчества, и вручил Айдару Файзрахманову государственную награду – медаль «За доблестный труд». Затем он зачитал Благодарственное письмо первого Президента Татарстана, Государственного Советника РТ Минтимера Шаймиева, в котором тот поблагодарил артиста за сохранение и развитие татарской культуры, искусства, песенного творчества и музыкального достояния татарского народа.
В праздничный вечер прозвучали песни, написанные Айдаром Файзрахмановым на стихи Илдара Юзеева, Гарая Рахима, Илсияр Иксановой, Рафиса Курбанова, Роберта Ахметзянова, Гамиля Авзала, Наки Исанбета, Мударриса Аглямова, а также народные песни.
Как сообщают организаторы, в праздничном концерте приняли участие Государственный ансамбль фольклорной музыки РТ под руководством Айдара Файзрахманова, ансамбль татарской музыки Казанской государственной консерватории «Татарика» под руководством заслуженного деятеля искусств РТ Рината Халитова, популярные исполнители Республики Башкортостан: народные артисты РБ Вахит Хызыров и Халит Фатыхов, лауреат международных конкурсов Айнур Фатыхов, Руслан Сайфутдинов, заслуженные артисты РТ Илнур Нуриев и Гульшат Шарапова, молодые исполнители Сирина Зайнутдинова, Ильшат Хамадиев, Рустам Насыбуллин, Гузель Зиганшина, мастер пародий Данир Сабиров.
* * *
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка – 60 яшь. Шул уңайдан җомга көнне аның “Яшәү барыбер кызык” дип аталган юбилей концерты аншлаг белән узды. Татар дәүләт филармониясенең концерт залында барган тамаша барышында юбилярны республиканың дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре, дуслары котлады.
Аерым алганда, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күренекле иҗатчы Айдар Фәйзрахмановка үзенең сәнгатьтәге юлында тамашачыларга шатлык китерүе өчен рәхмәт белдерде, юбилее белән котлап, аңа дәүләт бүләге — “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укыды: анда ул татар мәдәнияте, сәнгате, татар халкының җыр һәм музыкаль мирасын саклауда һәм үстерүдә хезмәте өчен рәхмәт белдерә.
Юбилей концертында исә Айдар Фәйзрахмановның Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләм, Гәрәй Рәхим, Илсөяр Ихсанова, Рәфис Корбан, Гамил Авзал, Нәкый Исәнбәт шигырьләренә иҗат ителгән һәм халык җырлары яңгырады. Кичәдә ТРның Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” татар музыкасы ансамбле, Башкортстан Республикасының танылган башкаручылары – БРның халык артисты Вахит Хызыров һәм Халит Фатыйхов, халыкара конкурслар лауреатлары Айнур Фатыйхов, Руслан Сәйфетдинов, шулай ук ТРның атказанган артистлары Илнур Нуриев, Гөлшат Шәрәпова, яшь башкаручылардан Сиринә Зәйнуетдинова, Илшат Хәмәдиев, Рөстәм Насыйбуллин, Гүзәл Җиһаншина, пародияләр остасы Данир Сабиров катнашып, Казан тамашачыларына һәм башкала кунакларына милли музыка һәм җыр үрнәкләренең матур үрнәкләрен бүләк итте, бәйрәм кичәсен онытылмас итте.
Просмотров: 1704



25 апрельдә Айдар Фәйзрахманов юбилей концертын кабатлады. тагы да җырлар язган. булса булыр икән кешедә моң. Концерттагы көйләр башта йөри, җырындагы кебек: «һич котылып булмый…» шатланам
әй матур да булды инде концерт! Хызыров булмады анда. дөрес язылмаган. тере тавыш, сәхнә бизәлеше, нык матур булды! ул җырлар, моңның да моңы. Айдар Фәйзрахмановка тазалык бирсен ходай! татарда шундый талантищелар күбрәк булсамы, без бик зәвыклы булыр идек тә бит…