Елховка районының Тупли авылында бүгенге көндә ике сугыш ветераны яши. Шуларның берсе – 1926 елгы Лотфулла Габделхалик улы Латыйпов.
Лотфулланы сугышка 17 яшеннән алалар. Үзе кебек үк, дары иснәмәгән малайларны товарный поездга төйиләр дә, 14 тәүлек буе каядыр алып баралар. Килеп төшкәч, карасалар, 250 чакрым ераклыктагы Барыш станцасына гына барып җиткәннәр икән. Анда еллыгына аларны төркемнәргә аера башлыйлар. Авылдашы Хуҗаҗан Сафинны «минометчик» дип бер якка, Лотфулланы «пехота» – дип икенче якка аералар. Тик Лотфулланың дустыннан аерыласы килми шул. Ул командирның читкә борылганын көтеп кенә тора да, Хуҗаҗан янына килеп баса. Пехотаны саный башлыйлар – берәү җитми, ә минометчикларда берәү артык. Командир артык бәйләнеп тормый инде: «Ярар, теләге бар икән, минометчик булсын!» – дип елмая.
Егетләрне яшәү шартлары бик начар булган Суслонгер лагерена укырга җибәрәләр. Анда ничек интеккәннәре турында Лотфулла ага миңа сөйләмәде, әлбәттә. Ләкин хәзер Интернет дигән бик яхшы әйбер бар бит. «Отечество» газетасында М. Черепанов исемле корреспондент бу лагерь турында болай дип яза: «Суслонгер лагеренда рус телен белмәгән татар, башкорт һәм башка милләт халыкларын пулемет взводлары командирлары булырга әзерләгәннәр. Ә иң мөһиме – аларны русчага өйрәтү булган.
Суыктан, авырулардан призывниклар бертуктаусыз үлеп торганнар. Аларны станциядәге зиратка
исемсез генә күмеп барганнар, ә туганнарына «Хәбәрсез югалды» — дип язып җибәргәннәр. Бу хәлләр турында ишетеп, 1943 елда тикшерү белән килгән Климент Ворошилов гаеплеләрне каты җәзага тарта, ә лагерьны яба.
Ә безнең героебыз шушы җәһәннәм утының соңгы ярты елына туры килгән булса кирәк. Суслонгердан котылгач, Лотфулла әле мотоцикл йөртергә дә өйрәнә һәм шуннан соң гына, 1944 елда, Бобруйск үзйөрешле аерым танк бригадасының фельдегерь службасына беркетелә.
Берлинга да, шул мотоциклына атланып, барып керә ул. Фашистлар Германиясе капитуляция игълан иткәч, аларның бригадасын Дрезденга күчерәләр һәм Латыйповка һәм аның иптәшләренә әле тагын биш ел буе Германиядә яшәп, фашистлар баш калкытмасын өчен Ватанга хезмәт итәргә туры килә.
- Ходай саклады, кеше үтерергә, корал күтәрергә туры килмәде. Хезмәтем бик мәшәкатьле булып, серле документлар йөрттем мин. Ләкин барысы да вакытында һәм кирәк кешегә тапшырылып торды, – дип сөйли ветеран.
Дрезденнан ун көнлек ялга кайткач, өйләнергә дә өлгерә әле ул. Бу хәл бик кызык килеп чыга. Әтисе исән-имин кайткан малаена сокланып: «Улым, өйләнергә вакыт инде сиңа», – дип әйтә. «Өйләнер идем дә бит, сөйгән кызым мине көтмәгән, кияүгә чыгып куйган», – дип уфтана егет. Моңа каршы Габделхалик абзый: «Әнә күршеләргә кереп кара әле, улым, матур гына кунак кызы кайткан түгелме? Үзе эшчән, үзе ипле», – дип, улын күршеләргә кертеп җибәрә.
Хуҗалар – кызның апасы Минзада белән аның ире Кашаф абзый, эшнең нидә икәнен аңлап, яшьләрне икәүдә-икәү калдырып, өйдән чыгу җаен табалар. «Карыйм, кыз, саф чиста бриллиант кебек, сокланып туймаслык. Мин ниятемне яшермичә, аның кулын сорадым, кыз оялып кына ризалыгын белдерде. Унбиш минуттан, кулга-кул тотынышып, әти-әни хозурына чыктык. Безнең бу килешү барысына да ошаган күрәсең. Башланды ыгы-зыгы – кем мунча өлгертә, кем өстәл кора, кем мулланы эзләп йөгерә… Кичен мулла никах укыды да, шуннан бер-беребезгә авыр сүз әйтмичә, беркайчан оршышшмыйча 61 ел яшәдек, җиде балабызны үстереп, олы тормыш юлына чыгардык»….
Кабат Дрезденга барып, хезмәтен тутырып, туган авылына кайткач, Лотфулла Латыйповка ике көн ял да бирмиләр, Тупли сельмагына кибетче итеп эшкә чыгуын сорап киләләр.
«Ник сатучы?» – диярсез. Чөнки Лотфулла 6 яшендә күршедәге рус теле укытучысы янына йөреп, рус телен өйрәнә. Шул вакыттан башлап, русча бер кәлимә сүз белмәгән әтисе белән әнисе баланы үзләре белән базарга йөртә башлыйлар. Шунда ул бик оста итеп сатулашырга өйрәнә. Лотфулла бу эшкә шул кадәр остарып китә ки, хәтта даны бөтен авылга тарала. Шулай булгач, сельмагка аны алмый, кемне алсыннар? Хатыны Минкамал да, ире кибет директоры булып киткәч, шунда ук сатучы булып эшли башлый.
Милләтләр арасындагы тотрыксыз вазгыятьне күздә тотып: «Сугыш вакытында полкташлар арасында милләтләргә бүленеш, бер-береңне кыерсыту булдымы?» дип сорадым. Ветеран: «Дрезденда биш ел буе хезмәт иттем. Миңа бер дә «татарин» дип үртәп әйтүче булмады. Бу партия сәясәте иде, һәм аны бозардай кеше табылмады», – дип җавап бирде.
Латыйповларның зур һәм дус гаиләсендә кырык ике кеше санала – җиде бала, киленнәр һәм кияүләр, оныклар һәм туруннар… Кызганычка, Минкамал апа, сөйгән ярын ялгыз калдырып, 2011 елда бакыйлыкка күчкән. Ләкин Лотфулла абыйга күңелсезләнергә вакыт юк, ишеге һәрвакыт ачык аның. Йә балалар, йә оныклар, йә туганнар бертуктаусыз кереп, ветеранның хәлен белеп торалар. Ни дисәң дә, туксанны тутырып килә бит. Ләкин Лотфулла ага картлыкка бирешми әле, элеккегечә таза һәм матур күренә. Әнә, корреспондент килгән дип тә тормады, вакыты җитү белән, торып, гафу үтенде дә, мәчеткә өйлә намазына җыена башлады.
Саубуллашып, акрын гына мәчет юлыннан атлап баручы бабайлар артыннан карап: «Шундый куркыныч сугыш аша үтеп тә, чебенгә дә зыян китермәгән бу картларның догалары кабул булып, илебезгә сугыш афәте килә күрмәсен иде», – дип, кул болгап калдым.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Самар татарлары» журналы, №1 (10), 2015 ел.
Просмотров: 1759