Ирем белән бик әйбәт кенә Самарда яшәп ятабыз. Ул мине кадерләп кенә тора. Балаларыбызны да бик ярата. Бер кыз, бер малай үстерәбез. Мәхәббәтебез сүнми-сүрелми. Ике яктан да әти-әниләребез гел ярдәм итеп торалар.
Мин бәхетебезнең башын 8 ел элек үзебезнең туй көнен сайлавыбыздан күрәм. 2007нче елның 7нче ае, 7нче июлендә язылыштык. Чөнки 7ле бәхет китерә, диделәр ич. Ә монда ничә җиделе?!
Дус кызларым да матур тормышыбызга безнең туй көнен сәбәп итә.
Чын исемемне күрсәтмим. Хөсетләр болай да җитәрлек. Таныган кеше таныр.
Ләйсән.
Просмотров: 1274




ошанып утыр инде шул саннарга)ахмаклар