12 ноябрьдә, 12 сәгатьтә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә озак еллар Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәгән күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китабын тәкъдир итү чарасы уздырыла.
Татарлар күпләп яшәгән авыллардан һәм шәһәрләрдән китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар чакырулы. Якташыбызның иҗатына битараф булмаган, мөкиббән кешеләрне дә шулай ук шушы кичәдә катнашырга чакырабыз. Анда сез китапның эчтәлеге белән танышырсыз, мәктәп укытучылары, үзешчән артистларыбыз башкаруында шагыйрьнең шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңларсыз.
Рәхим итегез! Сезнең яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килүегезне көтеп калабыз.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, китапның авторы һәм төзүчесе.
КОНТЕКСТ:
Китапны ябарга ашыкмыйк
* * *
“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”
* * *
«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге
Просмотров: 1442