«Сөмбелә» бәйрәменә (чара 7 ноябрьдә Самар шәһәренең Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узачак) килүче тамашачылар әлеге картиналарның бер өлешен карый алачаклар. Күреп калырга ашыгыгыз!
«Җир — ана», - милләттәшләребез шулай ди. Шушы җирдә тырыш, уңган халкыбыз ни генә үстерми. Ямь-яшел уҗым басулары, алтын төстәге арыш, бодай кырлары, җилдә дулкын-дулкын чайкала торган башаклар… Сары башлы көнбагыш мәйданнары… Нинди матур алар! Кешеләр булдырган могҗизалар!
Ач-ялангач хатын-кызлар, картлар, фронттан яраланып кайткан ирләр һәм без — балалар, мәктәп укучылары - сугыш елларында Камышлы авылы кырларында тырышып эшли идек. «Икмәк — фронтка» — бөтен нәрсә дә шушы шигарьгә буйсынган иде.
Әнкәй белән икәүләп сыерыбызны җигеп, ындыр янына салам ташый идек. Озын саплы өч япле агач сәнәк белән өскерт өстендәге бер картка салам күтәреп бирү миңа бик кызык тоела иде..
Әле дә колагымда эшләп торган «молотилка» тавышы яңгырый… Олырак егетләрнең учак өстендәге калайда кыздырган бөртекләре дә бик тәмле була торган иде…
Без — мәктәп балалары — карлы кырларда урак, пычак белән көнбагыш кисә торган идек әле, салам өскертләренең җилләтә торган куышында карлы җилләрдән яшеренеп, жылынып ала идек. Шунда бервакыт колхоз безгә шундый зур кисәк ипи биргән иде, сугыш елларында беренче мәртәбә мин туйганчы икмәк ашаган идем…
Шулай да ул авыр еллар ачлык белән түгел, ә эшнең кызык, рәхәт булуы белән хәтеремдә сакланган. Һәм кырларның, табигатьнең матурлыгы мәңгегә күңелемә кергән. Кара «тарелкадагы» радиодан яңгырап, дәрт, илхам, көч, өмет биреп торган «Священная война»ны, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова җырларын хәтердән һич кенә дә сызып ташлап булмастыр. Кыр эшләреннән соң озын арбаларга утырып, егетләрнең гармунга кушылып жырлап кайтулары да гел исемдә һәм әлеге хәтирәләр һаман да шатландырып тора әле.
Монысы инде сугыштан соң булган хәл. Йолдыз-Камышлы арасындагы урман аланында зур төркем печән чаба. Алар янына мине ике туган энем, оста гармунчы Рәшит Каюмов ияртеп алып барды. Ул биредә халкыбызның көйләрен уйнап, печән чабучыларга дәрт бирде. Гармун тавышы чалгылар чыжылдавына кушылып, бер оркестр килеп чыкты! Матур кояшлы көн чын бәйрәмгә әйләнгән иде.
Кызганычка, Рәшит туганым 80 яшен дә тутырмыйча, вафат булды инде, аның гаиләсе Киевта яшәп калды…
Сугыш елларында ташландык, чәчелмәгән җир юк иде. Шуңа да хәзерге чүпкә баткан басуларны, чүплеккә ташлаган икмәк кисәкләрен күрү — йөрәккә бик авыр… «21нче ачлык елларында үлем хәлендә булган кешеләр: «Ипи кисәге булмаса, берничә бөртек булса да бирегез әле», — дип ялварганнар», — дип сөйли торган иде әнкәй…
Сүз уңаеннан, Камышлының язгы кырларында көздән калган башакларны җыючылар күп булгандырмы — белмим, без әнкәй белән бер тапкыр гына барган идек. Бәлки, әнием аларның агулы икәнен вакытында ишеткәндер…
Камышлы авылы кырларында кар күбрәк җыелсын өчен безне кар тотарга да (снегозадержание) җибәрә торган иделәр. Кышкы салкында каткан карны көрәкләр белән зур-зур кисәкләргә кискәләп, аларны күтәреп, коймалар һәм чокырлар ясый торган идек. Аннан соң шуларны — хәрби ныгытмаларга, көрәк сапларын мылтыкка тиңләп, «дошманнарга» каршы ут ача идек…
Студент елларымда, аннан соң авиаинженер-конструктор булып эшләгән чорда барыбызны да язын-көзен бер-ике атнага колхоз кырларына төрле эшләр башкарырга җибәрәләр иде. Миңа, авыл кешесенә, ул эшләр җинел, рәхәт булып тоела иде. Матур, киң кырлар, якындагы яисә ерактагы урман-әрәмәләр шатландыра иде үземне.
Татарстанда яшәгәндә-эшләгәндә Нурлат кырларындагы шикәр чегендерен җыярга жибәргәннәр иде, шул культурадан ясаган квастан тәмлерәге һәм яхшырагы юктыр шул….
Тик шунысы күңелсез иде: Куйбышев авиазавод эшчеләренең арасында еш кына аракы белән мавыгуычылар бар иде. Шуңа да куркыныч, ямьсез хәлләр дә булгалады. Ул гына да түгел, безнең коллективка бүленеп бирелгән җирне колхоз трактористы тизрәк сөрсен-эшкәртсен, башка төркемгә китмәсен өчен парторг һәм профсоюз җитәкчесе аңа эш вакытында, руль артында, «фронтовые 100 грамм» һәм колбаса кисәге биреп тордылар. Шуннан соң тракторист белән нәрсә булырга мөмкин? Ул авылда берәр нәрсәгә бәрелә, берәр нәрсәне җимерә һәм таптый… Шушы ямьсез күренешләрне рәсемнәргә төшереп, завод стенгазетасына урнаштырган идем мин…
Инде сугыш, ачлык еллары артта калган вакытлар… Ашлык кырын яңгыннан коткарырга маташканда һәлак булган тракторист егетне «Комсомольская правда» үрнәк буларак күрсәтеп, үзен бик мактап, «герой» дип атап язып чыккан иде. Редакциягә: «Герой дип атадыгыз үзен, ярар, шулай булсын. Әмма ул трактористан үрнәк алыргамы соң? Хәзер ачлык еллары түгел бит, кемгә дә андый корбаннар кирәкми. Яшьләрне батырлыкка гына өндәү дөрес булмас, аларны сак булырга да өйрәтергә кирәк, — дип хат юллаган идем.
Колхоз кырларында эшләгәндә тагын шуңа игътибар иттем: тракторист эше — бик авыр хезмәт. Тузан тракторның бөтен җиренә тула, машина дерелди-калтырый, аның тавышы көчле…
Илебезне, кырларыбызны дошманга — немец фашистларына бирмәс өчен милләттәшләребез (алар арасында минем туганнарым да бар) батырларча сугыштылар. Аларның кайсылары шул басуларда ятып калды, кайсылары исән-имин, ә инде кайберәүләре имгәнеп кайттылар…
…Мин ясаган рәсемнәрнең күбесендә кырлар, уҗым басулары тәсвирланган. «Сөмбелә» бәйрәмендә (чара 7 ноябрьдә Самар шәһәренең Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узачак) әлеге картиналарның бер өлешен тамашачыларга күрсәтергә уйлыйм.
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Кәмил улы НАДИРОВ.
Азат Камил улы Надировны Самарада да, өлкәбездә дә белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу олуг шәхесне безнең якларда гына түгел, Казанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә хөрмәт итәләр. Өлкәбезнең атаклы Камышлы авылында туып-үскән Азат әфәнде Казанда югары белем алганнан соң гомере буе Самарның авиация заводында инженер булып эшли. Балачагыннан ук рәсем ясау белән дә мавыга. Беренчеләрдән өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә әгъза булып керә дә, калган тормышын татар милли хәрәкәтенә багышлый.
Картиналарының барысында да урман-кырлар, елга-сулар, җир-күк, рәссамның туган авылы Камышлының гүзәл табигате тасвирлана. Самар шәһәре янындагы урманнарның каен-наратлары да үзләренең урыннарын тапканнар. Җәйнең челлә эсселәре дә, язның котырып аккан ташкын сулары да, кышның җирне калын юргандай каплаган ак карлары да – барысы да аның картиналарының рамнарына сыйган.
КОНТЕКСТ:
Картины аксакала СОТО «Туган тел» А.К.Надирова, посвященные 70-летию Победы в ВОВ (ФОТОГРАФИИ)
* * *
Мечты сбываются (видеорепортаж ГТРК «Самара» о ветеране СОТО «Туган тел» А.К.Надирове)
* * *
Тот, в ком живет мечта
Просмотров: 2070
Бик матур сурятляр!
Душевные, как русские говорят…