Халкыбызда “Тырышкан баер, тырышмаган тиз картаер”, дигән матур мәкаль бар. Милләттәшебез Гарифулла углы Рәшит Хәйруллинга бу мәкаль бик тә туры килә. Аның үз тырышлыгы белән булдырган уңышлы бизнесы да бар, ул илле җиде яшендә әле егетләрдәй төз гәүдәле, дәрманлы да.
Рәшит әфәнде – Самар регионында Honda автомобильләренең бердәнбер рәсми дилеры, Московское шоссеның 19нчы километрында урнашкан “Honda” үзәген оештыручы һәм аның генераль директоры.
Гадәттә, шушындый югары вазифалардагы кешеләрнең тәкәббер булу ихтималын күздә тотып, яннарына дулкынланыбрак барасың. Тик Рәшит Хәйруллин бик тә гади, ачык йөзле, аралашучан кеше булып чыкты. Ә аның күзләреннән мәрхәмәтле нур бөркеп тора.
Рәшит әфәнденең әти-әнисе тумышлары белән Ульян өлкәсенең Зирекле Куак авылыннан. Ул үзе Ташкентта гади эшчеләр гаиләсендә туа. Аңа 4 – 5 яшьләр булганда алар Куйбышевка күченеп киләләр.
Братьев Коростылевых урамында урнашкан хосусый (частный) йортларында Рәшит балачагыннан эшкә күнегеп, хезмәт сөючән булып үсә. Ә оныкларын үстерүдә катнашкан әбиләре аңарга татарлык орлыкларын сала. Ана телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтә. Малайда милли сыйфатларыбызны тәрбияли. Рәшит әфәнде әти-әнисенең, әбисенең үгет-нәсыйхәтләрен гомере буе исеннән чыгармыйча, аларны әлегә кадәр йөрәге түрендә саклап яши.
132 санлы мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач, егет Куйбышевның энергетика техникумында төзүче белгечлеген үзләштерә. Гитарада уйнаучы Рәшитне шунда ук ансамбльгә алалар. Бу музыка коралында ул үзлегеннән уйнарга өйрәнә.
Рәшит Хәйруллинның хезмәт юлы техникумда укыганда ук башлана. Унбиш яшьлек малай төзү отрядында акча эшләп йөри. Алар төрле җирләргә барып, авыр төзелеш эшләрен башкаралар. Хәтта Кострома шәһәрендә сөт заводын төзүдә катнаша Рәшит.
Техникумнан соң егетне армиягә алалар. Ул Казанга эләгә. Биредә дә аны ике куллап ансамбльгә алалар. Яхшы хезмәте өчен Хәйруллинны командирлары хөрмәт итәләр. Хәтта аңа Куйбышевка әһәмиятле документларны илтәргә ышандыралар. Шулай ул хезмәт дәверендә унөч тапкыр өенә кайтып килә!
Армиядән соң Рәшит Куйбышевның төзү институтына читтән торып укырга керә. Һәм “Куйбышевнефть” оешмасына техник булып урнаша. Ә бер елдан соң Себергә эшкә китә.
- Яхшы киенәсе, ул вакытта модага кергән бик кыйммәтле джинс чалбар да аласы килә иде. Әти-әнинең хезмәт хаклары кечкенә. Үз кулларым белән акча эшләргә теләдем, — дип исенә төшерә ул елларны Рәшит әфәнде.
Ә бит яшь егет өчен Себернең климат шартлары бик авыр була. Эше дә җиңелдән түгел. Алар бораулау (буровой) скважиналарында нефтьчеләр өчен яшәү шартлары булдыралар. Юлларны төзекләндерү, бер урыннан икенче җиргә вагончыкларны күчерү, мунча ясау…
- Себердәге эш минем өчен яхшы тәҗрибә булды. Балта остасымы син, бетончымы, электрчымы, ташчымы – аермасы юк, һәрберебез төрле хезмәтне башкарырга тиеш идек. Ягъни барыбызның да бөтен эш тә кулыбыздан килә иде.
Тәртип ягыннан да анда бик каты булды. Хәмер-шәраб эчү катгый тыелды. Гәрчә мин үзем дә тарту-эчүгә каршы.
Анда тәҗрибәле эшчеләрдән күп нәрсәгә өйрәндем. Бригадабыз бик дус булды. Эшем миңа бик ошый иде. Хезмәт хакы да яхшы булды, — дип сөйли 11 ел Себергә барып йөргән Рәшит абый.
Өйләнеп, баласы тугач, аңа бу эшен ташларга туры килә.
Хатыны Рәшидә белән алар 28 ел бергә гомер итәләр.
- Үземнең татар компаниясе белән Яңа елны каршы алганда бер егетебез күрше урамда татар кызлары бәйрәм итүен исенә төшерде. Гыйнварның 1ндә без аларга кунакка бардык. Шунда Рәшидә белән таныштык. Озак та очрашып йөрмәдек, өйләнештек, чөнки мин шунда ук йөрәгем белән аның миңа Аллаһыдан бирелгән хәләл җефетем булуын сиздем. Һәм моңа беркайчан да үкенмәдем.
Рәшидә мине һәрвакыт аңлап, хуплап тора. Минем күп вакытым эштә узганлыктан, балаларыбызны үстереп тәрбияләү дә күбрәк аның җилкәсенә төште. Аллаһыга шөкер, улларыбыз акыллы, тәртипле булып үстеләр. Мин хатыныма моның өчен бик рәхмәтлемен. Ул һәрвакыт гаилә учагын саклап яши, — ди Рәшит әфәнде.
Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган егерме җиде яшьлек уллары Әмир “Honda” үзәгендә әтисенең урынбасары булып эшли.
Егерме бер яшьлек кече уллары Рафат план институтында белем алган. “Сбербанк”ның үзәк офисында кредит бирү буенча инспектор булып хезмәт итә.
Икесе дә үз гаиләләре белән яшиләр. Хәйруллиннарның ике оныклары – Әдилә белән Әминә бар.
Рәшит әфәнденең Себердәге эшеннән китүе 90нчы елларга туры килә. Кооперативлар, бизнес чәчәк аткан чак була бу. Ул да югалып калмый. Кулыннан күп нәрсә килгән Рәшит Хәйруллин үзенең төзү кооперативын булдыра.
Халыкта “Тырышканга Ходай бирер” дип әйтелгәнчә, хезмәт сөючән, уңган, максатка омтылышлы Рәшит әфәнденең бу эше уңышлы булып чыга. Күп заказлар, яхшы объектлар аның бизнесын үстерәләр.
Рәшит әфәнде сүзләренчә, төзүчелек аның канына сеңгән. Ике йортын да, “Honda” үзәге бинасын да ул үзе төзегән бит.
Шулай да бер ир-ат та машиналарга битараф түгелдер. Менә Рәшит әфәнде дә 1997 елда Honda автомобильләрен сату бизнесын ачып җибәрә һәм бүгенге көнгә кадәр шуның белән шөгыльләнә.
“Honda” үзәгенә Рәшит әфәнде белән әңгәмә корырга баргач, минем биредәге чисталык-пөхтәлеккә исем китте. Идәннәренә кадәр бар нәрсә дә искиткеч булып ялтырап тора.
- Без Мәскәүдәге япон дистрибьюторлары белән эшлибез. Безнең гаризалар буенча алар Япониядә, Америкада урнашкан заводларына заказлар бирәләр һәм безгә машиналарны китерәләр.
Хезмәткәрләребез даими рәвештә үз белемнәрен камилләштерәләр. Японнар Мәскәүдә алар өчен тренинглар үткәрәләр. Үзебез хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча без алар белән киңәшләшәбез. Шатлыкка, мондый очраклар сирәк була. Без Honda моделе буенча рәсми дилерлар өчен генә билгеле булган бөтен программаларга ия.
Шөкер, японнар безне хөрмәт итәләр, кадеребезне беләләр. Самар өлкәсе буенча алар бу бизнеска башкаларны кертмиләр, гәрчә Honda автомобильләре белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны күп иде. Әгәр дә кеше аларны канәгатьләндерә, ышанычларын аклый икән, японнар аның белән генә күп еллар эшлиләр, — дип сөйли бизнесы турында Рәшит Хәйруллин.
- Ә ни өчен Сез нәкъ Honda моделен сайладыгыз?
- Бу автомобиль – югары сыйфатлы. Әйтик, Америкада ул сатылу буенча беренче урында тора.
- Заказ бирүчеләрегез күпме?
- Аллаһыга шөкер, җитәрлек. Honda автомобиленә өстенлек бирүче күп клиентларыбыз белән инде күп еллар эшлибез. Кемнеңдер гаиләсендә берничә машина. Кайберәүләр 3 – 4 автомобиль алмаштырдылар.
Әлбәттә, Рәшит әфәнде үзе дә Honda машинасында йөри.
“Honda” үзәгендә өч юнәлештә эш алып барыла. Биредә гади автосервис, аварияләрдән соң машиналарны төзәтү цехы һәм сату бүлеге бар.
Рәшит Хәйруллинның татар җанлы булуы аның үзәгендә күп милләттәшләре эшләвеннән дә яхшы күренә.
Сату бүлеге җитәкчесе Әмир Абдрахманов, сервис хезмәте җитәкчесе Айдар Асадуллин, баш бухгалтер Мөнирә Ишмеева. Рәшит әфәнденең бертуган абыйсы Ринат та биредә генераль директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып хезмәт итә.
- Милләттәшләремнең яхшы эше булсын. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Шулай да бөтен хезмәткәрләремә дә мин бертөрле карыйм. Аларны милләт буенча аермыйм. Зур акчалар белән эш итәргә туры килгәнгә, зур җаваплылык кирәк. Шуңа күрә барысына да бертигез таләпләр куела. Шөкер, 100 кешедән торган коллективыбыз бик дус безнең. Хәтта кризис вакытында бик азларны гына кыскартырга тырыштык. Алар инде башка эшкә урнашкан булсалар да, безгә килеп, мөмкинлек барлыкка килсә, яңадан сезгә кайтабыз, диләр. Бездә кешеләр күп еллар эшлиләр, китәргә теләмиләр, — дип шатланып сөйли Рәшит абый.
- Тормышта нинди дә булса девизга, принципларга таянып яшисезме?
- Иң беренче чиратта, әдәпле кеше булырга. Мин кешеләрне рәнҗетмәскә тырышам. Үземнең бәхетле яшәвем һәм якын-тирәдәгеләремнең дә тормыштан канәгать булуы мөһим миңа. Кешеләрдә намуслылыкны, гаделлекне югары бәялим, үземнән дә шуны ук таләп итәм.
Рәшит абыйның мәрхүм әтисе Гарифулла “Куйбышевнефть” оешмасында шофер булып эшләгән. 82 яшьлек әнисе Гөлҗиан үз фатирында яши. Ул гомере буе трамвай идарәсендә хезмәт иткән. Рәшит әфәнде аның турында яратып сөйли. Даими янына барып, хәлен белә, аңарга ярдәм итеп тора.
Рәшит абыйның гаиләсендә татар мохиты хөкем сөрә. Ул үзе татар телен яхшы белә.
- Армиядән кайткач, безнең татар компаниясе бар иде. Егетләр белән очрашканда без гел ана телебездә генә сөйләшергә тырыштык. Бу миңа бик яхшы практика булды. Ә олы улыбыз балалар бакчасына барганда рус телендә бер генә сүз дә белми, туган телебездә генә сөйләшә иде. Ярый әле тәрбияче татар хатыны булып чыкты, — дип көлеп исенә төшерә Рәшит әфәнде.
Рәшидә апа дини укулар тәмамлаган, намазда. Коръән укый белә. Хәйруллиннар дини мәҗлесләрен дә үткәрәләр, корбанын да чалалар. Татар чараларына, концертларга да йөрергә тырышалар.
Мул тормышта, татар, динебез Ислам мохитында бәхетле, тыныч тормыш кичерәләр алар. Ә моның нигезендә тырышлык, хезмәт сөючәнлек ята. “Тырышлык бәхет китерер”, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.
Просмотров: 1934