Кайсы гына ата-ана баласының сәламәт булуын теләми икән? Шәһәрдә төрле спорт сарайлары, фитнес заллары булса, авыл җирендә күп урыннарда балаларга спорт белән шөгыльләнергә мондый уңайлыклар юк диярлек.
- Балаларның сәламәтлеген саклауга һәм үстерүгә физкультура дәресләре дә ярдәм итә, — дип сөйли Камышлы районының Балыклы авылында 28 ел буе (ә аның хезмәт стажы 34 ел тәшкил итә) физкультура дәресләрен укытучы Илсөяр Фәрдиева.- Бүген мәктәптә уку чынлап та бик авыр. Балалар көненә 5 — 6 сәгать парта артында утырырга мәҗбүр, өйдә дә алар күп вакытны компьютер артында үткәрәләр. Ә хәрәкәтсезлек төрле авыруларга китерә. Шуңа да мин дәресләремдә хәрәкәтләндерә торган спорт төрләрен күбрәк кулланырга тырышам, бу укучыларыма да бик ошый. Башлангыч сыйныфларда дәресне уен формасында, эстафеталар, ярышлар белән бәйләп алып барганда ул аеруча кызыклы булачак.
Илсөяр Әсгать кызы укучылары белән дәрестән тыш чаралар да үткәреп тора: кышын чаңгы шуалар, язын – волейбол, футбол уйныйлар, ГТО нормаларын бирергә әзерләнәләр. Балыклы мәктәбе укучылары район күләмендәге спорт ярышларында да актив катнашып, призлы урыннар яулап торалар. Укытучы үзе дә Сабан туе, Яшьләр көне кебек массакүләм чараларда армрестлинг, гер күтәрү бәйгеләрендә катнашып хатын-кызлар арасында беренче-икенче урыннарга ия була, район спорт ярышларында Балыклы авыл җирлеге өчен көрәшә.
Илсөяр ханым ире Рәшит белән үз балаларында да спортка карата мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Уллары Раил – булачак физкультура укытучысы, күптән түгел кул көрәше буенча спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булган. Кызлары Наҗия Хәсәнованың да армрестлинг, гер күтәрү, сумо буенча 30лап медале бар. Соңгысы буенча ул Россия җыелма командасына кертелгән, спорт мастеры исемен яулаган.
Төпчекләре Вәсимә — Самара дәүләт Мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты, спортта югары казанышларга ирешмәсә дә, физкультура белән даими шөгыльләнә. Алар өчесе дә — әти-әниләренең горурлыгы.
- Укытучы буларак минем өчен иң зур бүләк — укучыларымның рәхмәте, һәм аларның сау-сәламәт булуы, — дип елмая Илсөяр Фәрдиева. Таләпчән булуына карамастан, балалар да аны бик яраталар, хөрмәт итәләр.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1604