Рания УРАЗМӘТОВА: «Теләгән һөнәрне үзләштерү — минем өчен зур бәхет»

2Студент булып йөргән вакытлар һәркем күңелендә кабатланмас матур мизгелләргә әйләнеп, күңел түрендә уелып кала бит. Менә шушы матур яшьлекнең гүзәл чоры онытылмаслык булып калсын өчен нишләргә? Гомумән, хәзерге заман студенты нинди булырга тиеш? Ул нинди өмет-хыяллар белән янып яши? Менә шундый сорауларны мин Похвистнево районындагы Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә югары белем үзләштерүче Рания Равил кызы Уразмәтовага бирергә булдым.

– Рания, син кайсы уку йортында укыйсың? Һәм кем булырга җыенасың?

– Мин Самар дәүләт медицина университетында медико-профилактика факультетында белем алам. Быел шушы факультетның икенче курсын тәмамладым. Төп максатым – киләчәктә укуымны “яхшы” билгеләргә генә тәмамлап, кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә Федераль күзәтү хезмәтендә эшләү. Минемчә, хәзерге заманда авыруны булдырмау, эш зурга киткәнче туктату хәерлерәк.

– Бу теләк синдә кайчан барлыкка килде соң?

– Моңа әнием – Фатыйма Миргалифән кызының гомере буе медицина өлкәсендә хезмәт итүе сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм. Чөнки балачагымнан ук аның кешегә беренче ярдәм күрсәтүен, кеше гомерен саклап калу өчен кулыннан килгән кадәре тырышып эшләвен күреп үстем. Менә шул чагында миндә шушы һөнәргә карата хөрмәт уянды, минем дә, аның кебек, кирәкле һөнәр иясе, мохтаҗларга карата файдалы һөнәр иясе буласым килде. Авыл мәктәбен тәмамлагач, үзем теләп шушы уку йортын сайлап алдым да инде.

– Студент тормышы кайсы ягы белән ошый сиңа?

– Биредә мин зыялы, укымышлы кешеләр белән таныштым. Яңа дуслар табып, алар белән  рәхәтләнеп аралашуы миндә шатлык хисе тудыра. Әйтергә кирәк, лекцияләрдә, семинарларда үзләштергән белем, Студентлар көнендә, олимпиадаларда һәм башка чараларда катнашу, булган белемебезне кулланып, хастаханәдә үткәрелгән практик эшләрдә тәҗрибә туплау – болар барысы да миңа бик ошый. Күңелсезләнеп утырырга вакыт та калмый.

– Бүгенге заман студенты нинди булырга тиеш, дип саныйсың?

– Минемчә, ул тырыш, максатчан, үзлшәтерә торган һөнәрен ихтирам итәргә, аңа зур хөрмәт белән карарга, интернетны яхшы белергә, яңа технологияләрдән артка калмаска, дөресен әйткәндә, заман белән бергә атларга тиеш.

3– Буш вакытларыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Студентның буш вакытлары бик күп булмаса да, мин әдәби әсрләр укырга, кинотеатрларга, концертларга йөрергә тырышам. Бертуган апам Гүзәлия белән Самар шәһәренең истәлекле, тарихи урыннарында булырга яратам. Җәйләрен авылга кайткач, гаиләбез белән җыелышып, табигать почмагында ял итәбез. Җиләк-җимеш җыябыз. Ә кышларын ачык һавада чаңгы шууны да
кире какмыйм.

– Раниякәй, тормышта авыр мизгеләр дә булгалыймы?

– Әйе шул. Кайчакта укырга бик күп булуы, вакыт җитеп бетмәве эчне пошыргалый. Бер корпустан
икенче корпуска йөгергәндә күп вакыт сарыф ителүе дә ошамый. Шулай булса да, мин бернинди авырлыклар алдында сыгылып төшәргә теләмим, чөнки шушы вакытта: мин бит үзем теләгән, яраткан һөнәрне үзләштерәм, дип уйлап куйгач, миңа күңел тынычлыгы иңеп, канатланып киткәндәй булам. Һәм мин бернигә дә карамый, тагын да тырышып, үз алдыма куйган максатарыма ирешә барам. Минемчә, болар – барысы да студент өчен зур бәхет.

– Ихлас күңелдән биргән җавапларың өчен зур рәхмәт, Рания туташ. Мин сиңа бары тик уңышлар гына телим!

Әңгәмәдәш – Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

Просмотров: 1577

Комментирование запрещено