Рудольф Нуриевка багышланган спектакль

57327_125Санкт-Петербург каласында атаклы балет биючесе Рудольф Нуриевка багышланган спектакль тәкъдим ителә. “Прыжок в свободу. История Рудольфа Нуреева” дип аталган драма әсәренең премьерасы  11 февраль көнне була.

Спектакльнең төп темасы — биюченең шәхес бөеклеген күрсәтү. Үләренә санаулы мизгелләр калган вакытта да Нуриев үз дәрәҗәсен югалтмый. Сәхнә әсәрендә балет йолдызының соңгы чыгышы турында бәян ителә. Төп рольне Сергей Янковский башкара.

intertat.ru

Просмотров: 1025

Комментирование запрещено