Үткән елны өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы калфак чигү буенча мастер-класс үткәргән иде инде. Февральдә гүзәл затларыбызны кабат җыеп, аларны изү чигәргә өйрәтергә булдык. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы һәм Идел буе “Этно-дар” яшь модельерлар конкурсы дипломанты Гөлнара Насыйрова аны үткәрүгә бик теләп алынды.
Төрле сәбәпләр аркасында чараны уздыру урыны соңгы минутта диярлек үзгәргәнгә, безне өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова үзенең шәхси “Розалина” татар кухнясы кафесына чакырды. “Барсы да бу хәбәрне ишеттеме икән, алдан сөйләшенгәнчә өлкә Халыклар дуслыгы йортына ялгыш барып, эзләп йөрмәсләр микән”, — дип дулкынлансак та, кунаклар сөйләшенгән сәгатькә “Розалина”да җыелды. Самарадан гына түгел, өлкәнең төрле төбәкләреннән (Сызран, Отрадный, Нефтегорск шәһәрләреннән, Похвистнево районы Гали авылыннан), хәтта башка регионнардан да (Оренбург өлкәсе, Татарстаннан) кырыкка якын хатын-кыз килгән иде.
“Заманча киенергә яратабыз, ә этник стильдә ясалган бизәкләр һәрвакыт модада”, — диештеләр кунакларыбыз, эш урыннарына утырышканда.
Мастер-класс алдыннан Гөлнара Насыйрова милли чигешнең тарихы, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре белән таныштырды. Алар матурлык өчен генә киелмәгән, хуҗасын күз тиюдән саклаган икән. Бизәк тә — ул үзе бер тарих, аның һәркайсына ниндидер мәгънә салынган.
Гөлнара ханым изү чигү өчен кирәк-ярак әйберләрне дә әзерләп килгән иде, һәм барысы да җиң сызганып эшкә кереште.
Очрашуны алып барган өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Айсылу апа Әбдиева чигү вакытында да күңелсезләнеп утырырга бирмәде. “Кызлар, әйдәгез әле җырлап алыйк”, — дип әле моңлы татар көйләрен сузып җибәрде, әле заманча җырлар башкарып, күңелләрне күтәрде, шәҗәрә төзү турында да бик кызыклы итеп сөйләде. Чарага килгән апалар һәм яшь кызлар да бик сәләтле булып чыктылар, Айсылу апага да кушылып җырладылар, төрле кызыклы хәлләрне искә төшереп, көлешеп тә алдылар. Ә самаралы Наилә Хөсәенова үзе язган шигырьләрне укып, таң калдырды.
Кунаклар алдында өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әзимҗан кызы Әюпова да чыгыш ясады. Оешманың эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, ул үзе чиккән ашъяулыкларны да күрсәтте. Хуҗабикәнең кул эшләре белән рухланган ханымнар сумкаларыннан үзләренең эшләрен дә чыгара башладылар. И, күрсәгез икән сез ул әйберләрнең матурлыгын! Осталар чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр, шәмаилләр! Әнә Оренбургтан килгән кунагыбыз Вәсилә Дәүләтбердинованың чиккән нәфис калфаклары милли киемнәр белән генә түгел, кичке күлмәк белән дә төрле тантаналарга киеп була.
Очрашуга башкорт, казах милләтеннән булган гүзәл затлар да килеп, үзләренең чыгышлары белән бу чараны тагын да бизәде. Сәлимә апа Краснова-Игенбәтова үз нәселенең шәҗәрәсе белән таныштырды, нәсел агачын төзү киләчәк буын өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Ул кул эшләрен дә алып килгән иде, чигешләрдә татар һәм башкорт бизәкләрен чагыштыру да бик кызыклы булды.
Мастер-класс шундый җанлы, матур барды ки, ул бер яктан элеккеге заманда аулак өйләрдә кич утыруларны хәтерләтте.
Гөлнара Насыйрова җитәкчелегендә изүләр тиз арада чигелеп тә бетте. Тик, эшләре тәмамланса да, ханымнар сөйләшеп, аралашып туймаганнар иде әле. Гаилә, оныклар турында сөйләшә-сөйләшә сүз әкрен генә татар ашлары турында китте. Аш пешергәндә һәр хуҗабикәнең үз сере бар, диләр бит, пәрәмәч пешерүнең дә үзенчәлекләре күп икән. Тиз генә татар халкының яраткан бу ризыгын пешерү буенча мастер-класс үткәреп алырга булдылар. Төрле җирләрдән килгән ханымнар һәркайсы үз ысулы белән бүлеште, рецептлар белән дә алыштылар.
Ул арада Разия ханым Әюпова кунакларны милли ризыклардан сыгылып торган өстәл артына чакырды. Сыйланып, чәй эчкән арада бу мастер-класс буенча нәтиҗәләр ясалды, киләсе очрашулар турында сөйләшенде. “Балаларны тәрбияләүгә, хатын-кызның исәнлеген саклауга багышланган темаларга да очрашып сөйләшик әле”, — дигән тәкъдимнәр күп булды. “Димәк, безнең очрашу бушка үтмәде. Хатын-кызларыбызга, аеруча шәһәрдә яшәүче гүзәл затларыбызга аралашу җитешми. Аларга бергә җыелышып сөйләшүләр, тәҗрибәләре белән уртаклашулар зарур”, — дип үз фикерен белдерде “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Айсылу Әбдиева. Туганнардай сөйләшеп-гәпләшеп утырган кунакларга карап, аның сүзләре хак булуына инанмыйча мөмкин түгел иде. Шулай, биш сәгать вакытның үткәнен дә сизми калганбыз.
Әлбәттә, бу матур очрашуны әзерләүгә күп көч куелды. Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаевка мастер-класс үткәрүне хуплап, матди ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт. Чараны оештырган өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова һәм әгъзалары Гөлнара Насыйрова, Айсылу Әбдиеваның тырышлыкларын да билгеләп үтмичә булмый.
Килгән кунаклар да, оештыручылар да бик канәгать булып, тагын очрашырга вәгъдәләр биреп, саубуллаштылар.
Гөлфия КӘРИМОВА,
мастер-классны оештыручыларының берсе, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы.
КОНТЕКСТ:
Мастер-класс по вышиванию татарских женских нагрудников — изу и головных уборов — калфак (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 2103
В Мулловке можно приобрести пшеницу озимую сортированную. Хороша для проращивания, уже на вторые -третьи сутки дает ростки. Цена — 10 рублей один килограмм. Тел: 8-937-075-8572. О пользе пророщенной пшеницы должны знать все татарские женщины, заинтересованные в своем здорорвье и здоровье своих детей, мужей и т.д. Вперед за новыми рецептами здоровой и полезной пищи.
Только для женщин !!!! Рецепты от Нагима))) Замачиваем зеленую гречку (таков ее натуральный цвет, коричневая — прожаренная), через четыре часа промываем, сливаем воду, накрываем влажной салфеткой из натуральной ткани и оставляем примерно на 8-12 часов. За это время она начинает давать ростки. По собственному выбору кладем необходимое количество проросшей гречки в стакан миксера, нарезаем туда необходимое количество сырой чищенной картошки (картофель и морковь желательно мулловский), добавляем промытый и разбухший изюм или (урюк) или сок моркови по вкусу, добавляем (если есть желание) необходимое количество цельной муки из пшеницы, добавляем немного отфильтрованной воды (или купленной питьевой или из родника). Миксером измельчаем. Затем потребляем. Вкусный и полезный завтрак — напиток. Можно одновременно с пропущенным через мясорубку промытым и высушенным арахисом, фундуком. Завершить завтрак можно также с кусочками инжира вместо конфет. Минимум времени, вкусно, полезно и питательно. Отсутствие холестерина. Картофель употребляют буддийские монахи для набора веса. Поэтому с сырой картошкой более внимательно. Прошу женщин, любителей кухнетворчества, дать оценку моим изысканиям долголетия и здоровья)))) При приготовлении пищи надо большее внимание уделять полезности, а не вкусности пищи. В 80-90 лет женщины еще должны десятикилометровки на лыжах бегать. Такие примеры есть. Ана сете белен кермесе, тана сете белен кертелмисен. Так говорит татарская пословица. Исен булыгыз кызлар)))