Милли бәйрәмнәребез кызыклы үтсен өчен

34552_i_gallerybig

Халыклар дуслыгы йорты

Самараның Халыклар дуслыгы йортында татар иҗтимагый оешмалары активистларының гомумҗыелышы булып үтте. Көн тәртибенә, һәр елдагыча, татар балалары фестивален һәм өлкә Сабан туен уздыру мәсьәләләре куелган иде.

Быел егерменче мәртәбә уздырылачак балалар фестиваленә төрле елларда чыгыш ясаган ансамбльләрне, аерым катнашучыларны чакыру турында фикер алышу булды. Бәйрәмдә шулай ук Самараның “Яктылык” татар мәк­тәбе үзешчәннәре һәм Казан артистлары чыгышлары да каралган. Бу фестиваль апрель ахырларында, чама белән әйткәндә, 22 -24 апрель тирәләрендә үткәреләчәк.

Өлкә Сабан туен кызыклырак итү өстендә дә эш алып барыла. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов тәкъдиме буенча районнарда һәм шәһәрләрдә татар футбол командалары арасында оештырылган турнирларның финал уеннарын өлкә Сабан туенда үткәреп, тамашачыларга онытылмаслык тамаша ясарга була. Шулай ук элек тапшырылып килгән “Самара өлкәсенең мәшһүр татары” бүләге урынына танылган җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, журналист, имам Мөхәммәтфатыйх Мортазин исемендәге премия булдыру һәм аның белән милли мәгариф, иҗат, спорт өлкәләрендә казанышларга ирешкән якташларыбызны бүләкләү мөмкинлеге тикшерелде. Бу тәкъдимнәр әле расланмаган, фикер алышу дәвам итә. Нәтиҗәләре белән укучыларыбызны киләсе саннарда таныштырырбыз.

Билгеле булганча, быелгы Сабан туе Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең түгәрәк юбилейларына багышлап уздырылачак.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1774

Комментирование запрещено