Сумо мине сабырлыкка өйрәтте…

Наҗия Хәсәнова

Наҗия Хәсәнова

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне

Халыкта хатын-кызны нәфис һәм көчсез зат итеп санарга күнегелгән. Әмма шушы гүзәл затларыбыз арасында да ирләрдәй көчле, ташып торган энергиялеләре бихисап. Андыйлар кече яшьтән үк үзләрен физик эш белән чыныктыра, спорт белән дуслаша. Аларга Аллаһы Тәгалә тарафыннан, зифа буй-сынга һәм мөлаемлыкка өстәп, зирәклек, максатчанлык һәм кыюлык бирелә. Әлеге нәфис затлар, бернидән курыкмыйча, зур уңышлар яулаячакларына ышанып яшиләр, һәм, әлбәттә, бик күпкә ирешәләр дә.

Камышлы районының Балыклы авылында туып үскән Наҗия Хәсәнова нәкъ шундыйлардан. Аның армрестлинг, гер күтәрү, сумо буенча 30лап медале бар. Соңгысы буенча Наҗия Россия җыелма командасына кертелгән, күптән түгел спорт мастеры исемен дә яулаган.

- Наҗия, спорт дөньясына ничек килеп кердең? Гаиләгездә спортчылар тагын бармы?

Гомумән, бөтен гаиләбез спорт белән дус безнең. Спортка алып килгән иң беренче остазым да әнием – Илсөяр Фәрдиева. Ул 34 ел инде мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Камышлы районында үткәрелгән Сабан туе, Яшьләр көне кебек массакүләм чараларда армрестлинг, гер күтәрү бәйгеләрендә катнашып, хатын-кызлар арасында беренче-икенче урыннарга ия булып тора, район спорт ярышларында Балыклы авыл җирлеге өчен көрәшә.

Абыем Раил дә әниебез юлыннан китеп, укытучы һөнәрен үзләштерде. Ул кул көрәше белән шөгыльләнә, аның буенча спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булды.

Сеңелем Вәсимә — Самара дәүләт Мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты, спортта югары казанышларга ирешмәсә дә, төрле тренажер залларына, фитнес-үзәкләргә йөри, үзенең физик сәламәтлегенә нык әһәмият бирә. 

Ә менә әтиебез Рәшит спорт белән бик дус түгел. Ул күбрәк иҗат кешесе — авылыбызның Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып хезмәт итә, шигырьләр дә яза. Шулай да безнең мавыгуны хуплый, ярышларга, җыеннарга барганда һәрвакыт дәртләндереп, безнең өчен җан атып тора.

- Улың спорт белән кызыксынамы?

- Исламга әле алты гына яшь, ул — минем горурлыгым, шатлыгым. Малаем саф һавада, актив уеннар уйнарга ярата. Футбол белән дә кызыксына, минем белән гер күтәрүдә сынаша. Киләчәктә нинди дә булса спорт төренә кызыксыну уянып, Ислам аның белән шөгыльләнә башласа – мин, һичшиксез, шат булачакмын.

 Наҗия, ә сумо белән кайчан кызыксына башладың? Ул бөтенләй ирләр спорты, минемчә.

- Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Кинель-Черкассның медицина көллиятенә укырга кердем. Биредә волейбол, җиңел атлетика спорт секцияләре булса да үземне сумода сынап карарга булдым. Тренерыбыз Олег Коновалов үзе дә ирекле көрәш буенча спорт мастеры, сумоның бөтен нечкәлекләренә төшенгән кеше. Безгә, үзенең шәкертләренә дә, япон көрәшенең серләрен өйрәтте. Олег Иванович кул астында егермегә якын спортчы шөгельләнә, ул байтак спорт мастеры һәм мастерга кандидатлар тәрбияләгән тренер. Мин дә бүген алар арасында булуыма чиксез шатмын.

Сумо – хатын-кыз спорты түгел”, — диючеләр белән мин риза түгел. Гүзәл затларның футбол, хоккей, көрәш, авыр атлетика кебек спорт төрләренә килүе бүген гадәти күренеш.

Сумо борынгыдан Япониядә авыр веслы ир-атлар спорты дип саналса, да Һәвәскәр сумо барлыкка килгәч вәзгыять үзгәрде, шин-сумо – хатын-кыз сумосына кызыксыну көннән-көн арта. 2001 елда Япониядә бу спорт төре буенча беренче хатын-кызлар дөнья чемпионаты үткәрелә.

- Шулай да, хатын-кызга мәйданда көрәшергә җиңел түгелдер…

 Һәр спортның үз кыенлыгы бар. Сумо — көч һәм гайрәт тәлап итә. Минем дә зур уңышларга ирешүем җиңел генә бирелдмәде. Җиңелү ачысын   татыган   мизгелләр дә,   җиңү   шатлыгыннан   күзгә   яшьләр килгән вакытлар да булды.

- Көч күп кирәк булгач, туклану да ныктыр инде? Фигураңны шулай матур итеп ничек саклый алдың?

- Махсус диета тотмыйм, бары тик зарарлы ризыклардан баш тарттым. Гомумән, күпләр: “Бу спорт төрендә юан кешеләр гына көрәшә”, — дип уйлыйлар. Чынбарлыкта, сумода спортчылар авырлыклары буенча өч категориягә бүленеп көч сынаша. Мин аларның беренчесенә — җиңел (хатын-кызлар – 65, ир-атлар 85 килограмм авырлыкка кадәр) категориясенә керәм.

- Сумо сине нәрсәгә өйрәтте?

- Япониядә сумода көрәшчеләр мәйданга киемсез, маваси дип аталган махсус билбаудан гына чыгалар. Бу аларның коралсыз, гадел көрәшкә әзер булуын күрсәтә, көндәшләр дә бер-берсен тоеп, ипләп көрәшә. Сумо мине һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, сабырлыкка өйрәтте.

- Син күптрөле ярышларда катнашкансың. Аларның иң истә калганы кайсы булды?

- 2013 елның мартында Удмуртиядә сумо буенча Россия чемпионты узды. Биредә мин 95 килограммга кадәр авырлыкта да, абсолют авырлыкта да өченче урыннарны алдым. Бу җиңү миңа спорт мастеры кандидатына чыгарга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, бу зур казанышка ирешү булды.

- Көллитяне тәмамлап, кулыңа диплом да алгансың икән. Спорт белән шөгыльләнүеңне ташламадыңмы?

- Әйе, бүген Тольяттиның шәһәр хастаханәсендә неврология бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт итәм. Спорт белән шөгыльләнергә, кызганычка, вакыт аз, мөмкинчелек тә юк. Өлкәбездә спортка игътибар артып, яңа спорт заллары, секцияләр ачылса да анда даими шөгыльләнү кыйбатка төшә. Шәфкать туташының эш хакы, үзегез беләсез, бик күп түгел. Шуңа да өйдә генә шөгельләнергә туры килә.

Тренировка вакытында

Тренировка вакытында

 

Наҗия Хасанова тренеры Олег Канавалов белән( уңда)

Наҗия Хасанова тренеры Олег Канавалов белән( уңда)

Ислам саф һававда уйнарга ярата

Ислам саф һававда уйнарга ярата

Вәсимә, Рәшит, Раил (алда), Илсөяр Фәрдиева һәм Наҗия Хәсәнова улы Ислам белән

Вәсимә, Рәшит, Раил (алда), Илсөяр Фәрдиева һәм Наҗия Хәсәнова улы Ислам белән

Наҗия Хәсәнованың улы Ислам

Наҗия Хәсәнованың улы Ислам

Наҗия, бүгенге яшьләргә нинди теләкләр теләр идең ?

- Яшьләр спорт белән дус булсыннар, актив тормыш алып барсыннар иде. Моның өчен махсус клуб яисә зал да, кыйбатлы спорт җиhазлары да кирәкми бит. Иртәләрен саф hавада йөгер, зарядка яса, җәй көне йортта иптәшләрең белән футбол уйнасаң, кышын чанада, чаңгыда шу….

Бүген ата-аналар балаларын аракы эчү, тәмәке тартү, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрдән ничек сакларга белми. Мин аларга кызларын-малайларын берәр спорт секциясенә бирергә киңәш итәр идем. Чөнки, спорт белән шөгыльләнгән кеше исәнлеге турында кайгырта һәм бозылып йөрми, аның моңа вакыты да калмый. Аннан соң: Спорт – ул сәламәтлек кенә түгел, тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, кыенлыклар алдында каушап калмаска да өйрәтә”, — дип юкка гына әйтмиләр, мин моңа үз мисалымда да инандым.

  Спорт мастеры Наҗия Хәсәнова — бар нәрсәдә дә мастер, дисәк, хата булмас. Ул тормышта да, спортта да сынатмаска өйрәнгән. Аңа спорт белән бергә үрелгән тормышында күбрәк гүзәл мизгелләр, сөенечле көннәр, уңышлар теләп калабыз.

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел

Просмотров: 1834

Комментирование запрещено