Анда мөселманнар да күмелгәндер…

мемориал…Иске Ярмәк авылының сабантуйлары Юкәле тау башында әүлияләр кабере янында уздырылганда, ел саен диярлек авылны урап узучы Сок елгасында берәр бала батып үлә иде. Ә хәзер, Сабан туе урынын авыл башына күчергәннән соң, андый хәлләр юк диярлек…

63.ru интернет-сайтында Самараның Юрий Гагарин исемендәге балалар ялы паркында үткән гасырның 30-40нчы елларында репрессиягә дучар ителеп, җәзалап үтерелгән гөнаһсыз якташларыбызның күмелүе турындагы тема кабат күтәрелде. Ел саен шунда гөрләтеп сабантуйлары үткәрүче Самара татарлары да моңа битараф түгел, әлбәттә. Шуңа күрә дә бу мәкаләне татарчага тәрҗемә итеп, үзебезнең дә комментарийларны өстәп, “Бердәмлек”тә бастырырга булдык.

Самараның Юрий Гагарин исемендәге балалар ялы паркы 1976 елда ачылган иде. Шәһәрнең кайсы ягыннан да килергә уңай булган бу бакча тиз арада куйбышевлыларның яраткан ял урынына әверелеп китте. Чыр-чу килеп төрле аттракционнарда әйләнгән, таганнарда атынган балаларга карап, ата-аналар да ял итәләр анда.

Ә үзгәртеп кору елларында парк эчендә күпсанлы кафелар, сыра эчү урыннары барлыкка килгән иде. Төне буе эчеп-исереп йөргән яшьләр нәрсәләр генә кыланмагандыр анда. Аллага шөкер, хәзер паркта кабат тәртип урнашты, исерткеч эчемлекләр сатылмый башлады. Кышын халык рәхәтләнеп чаңгыда, тимераякта шуа, ә җәен, элеккечә, балалар таганда атына, ә олыраклар йөгерәләр, спорт күнегүләре ясыйлар. Хозурлык!..

2012 елда, татарларның Сабан туе үткән урыннан ерак та түгел, “XX гасырның 30 – 40нчы елларындагы репрессия корбаннары истәлегенә” дип язылган таш куелды. Аның янында уйнаучы балаларның да, һава суларга килгән олыларның да күпчелеге бу ташны гади һәйкәл дип беләләр. Ә ул бит, чама белән әйткәндә, Совет Армиясе урамыннан башлап паркның үзәгенә кадәр күмелгән меңләгән репрессия корбаннары истәлегенә куелган. Аларның бер өлешен парк уртасындагы ишеп йөзү каналын төзегәндә табып алганнар һәм башка урынга илтеп күмгәннәр. Ә паркта ятып калган мәетләр, алар өстендә ял итүче ваемсыз халыкны күреп, рәнҗеп ятадыр, бәлки.

Тарихчылар әйтүенчә, 1930 -1940 елларда биредә НКВД хезмәткәрләренең дачалары булган. Алар репрессия корбаннарын шунда алып килеп атканнар һәм шунда ук күмеп тә калдырганнар, дип сөйлиләр. Икенче версия буенча халык дошманнарын башка урыннарда үтергәннәр, ә биредә күмгәннәр генә.

Самара язучысы һәм крайны өйрәнүче Евгений Бажанов, биредә мемориал ясарга кирәк, дигән фикерне алга сөрә. “Һәйкәл тирәсендәге зур гына урынны койма белән тотып алырга һәм һәр ягында “Мемориаль зона” дигән белешмәләр элеп чыгарга”, — ди ул. Паркның ул ягындагы аттракционнарны да икенче урынга күчерергә һәм мемориал урынында тынлык урнаштырырга кирәк, дип саный Евгений әфәнде.

Бәлки шулайдыр да. Әнә, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының сабантуйлары Юкәле тау башында әүлияләр кабере янында уздырылганда, ел саен диярлек авылны урап узучы Сок елгасында берәр бала батып үлә иде. Ә хәзер, Сабан туе урынын авыл башына күчергәннән соң, андый хәлләр юк диярлек.

Ләкин Евгений Бажанов инициативасына каршы килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Алабин музееның тарих бүлеге мөдире Ирина Лазарева паркта әлеге истәлек ташының булуы да җитә, дип саный. “Зурга китеп, бөтен паркны да мемориалга әверелдерергә мөмкин”, — ди ул. КПРФ партиясеннән губерна Думасы депутаты, өлкә партия комитетының беренче секретаре Алексей Лескин да каршы. “Мемориал ташы куелган бит инде. Һәр нәрсәнең чамасын белергә һәм вакытында тынычланырга кирәк”, — ди ул.

Мәетләр өстендә тамаша кылу, әлбәттә, ярый торган эш түгел. Тарихчы, крайны өйрәнүче, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимовның бу проблемага карашы ниндирәк икән?

- Миңа 1992 -1993 елларда өлкә ФСБ (Федераль куркынычсызлык хезмәте) архивларында казынырга, пенсиягә чыккач, репрессия кәтүге астында калган кешеләрне аклау белән шөгыльләнүче “Мемориал” оешмасы әгъзасы Валерий Куренев белән аралашырга туры килде. Шуны гына әйтә алам: Гагарин паркы урынындагы бакчада меңләгән кеше күмелү турындагы документларны күрмәдем, Валерий Константиновичтан андый мәгъ­лүматны ишетмәдем. Бел­мим, бәлки, ул вакытта бу мәгълүмат ябык булгандыр.

Ә паркта мәетләр күмелгән икән, мәсьәләне принципиаль рәвештә хәл итәргә кирәк. Йә аларның барысын да казып алып зиратка илтеп күмәргә, йә паркны тотып алырга һәм мемориал ясарга…

Бер уйлап карасаң, без­нең шәһәрнең күп урыннарында зиратлар өстенә заводлар, өйләр төзелгән бит. XIX гасырда яшәгән рәссам, краевед, археолог Константин Головкин язмаларына караганда, Комсомольская һәм Фрунзе урам­нары урынында да, вокзал янындагы Кабельләр заводы уры­нында да, судоремонт заводы, «Динамо» стадионы урынында да XIX гасырга кадәр зиратлар булган. Шулай булгач, бү­ген Самара халкы мәетләр өс­тендә бии дә, эшли дә, яши дә…

Бу хәлдә, чыннан да, ике генә юл бар: йә биредә мемориал ташы кую белән чикләнергә, йә әхлак нормаларына, шәригать, христиан дине кануннарына таянып, уртак карарга килеп, бөтен зиратларның урынын мемориалга әверелдерергә. Тик моңа кем алыныр да, кем акча бирер икән?

Ә менә үзебезнең өскә гөнаһ алырга теләмәсәк, Сабантуй урынын башка урынга күчерүне булдыра алабыз. Мәсәлән, Победа паркы нәрсәсе белән ярамый?

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек». 

КОНТЕКСТ:

Парк Гагарина превратят в кладбище?

* * *

Скорее всего, «исламских контрреволюционеров» похоронили в общих ямах в саду НКВД (ныне парк имени Юрия Гагарина)

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено