Самар өлкәсенең татар авылларындагы мәктәпләрдә туган телебезне укытуга барлыгы ничә сәгать бирелә?
Бүгенге көндә җир йөзендә 6000 тел бар, дип исәпләнә. Һәркемнең туган теле үзенә газиз дә, кадерле дә бит. Ләкин, кызганычка, хәзерге вакытта безнең татар телебезгә бетү куркынычы яный. Ә аны саклап калу өчен нишләргә соң?! Менә шушы соравыма җавап алыр өчен мин Шенталы районындагы Денис авылы мәктәбендә гомер буе татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче, Халык мәгариф отличнигы Гөлсинә Зәйнулла кызы Хәйруллина белән әңгәмә кордым.
Гөлсинә Зәйнулла кызы белән аралашкач, башка райондагы татар авылларына телефон аша шалтыратып, татар телен укытуга барлыгы ничә сәгать бирелүе турында кызыксындым.
– Гөлсинә ханым, иң элек мәктәбегез белән таныштырып үтегез әле.
– 1968 елда безнең мәктәпкә беренче нигез ташы салынган. Бүгенге көндә аның белән Рәфыйк Әбрар улы Минһаҗев җитәкчелек итә. Биредә 86 укучыга 19 югары белемле укытучы белем бирә. Дөрес, берничә бала Татар Әбдекие, Карабикол авылларыннан килеп укый. Аларны автобус иртән алып килә, дәресләр тәмамлангач, өйләренә илтеп куя.
Шунысы шатлыклы – 2014 елда мәктәпкә, зур спорт залына капиталь ремонт, ишек алдында җәйге спорт мәйданчыгы һәм стадион ясалды. Мәктәптә укыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган.
– Татар теле дәресенә зур игътибар биреләме? Ул ничә сәгать укытыла? Әти-әниләр бу фәнгә каршы түгелме?
– Федераль дәүләт стандартлары буенча безгә өч вариант арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Без, әти-әниләр белән киңәшләшкәч, татар телен атнасына өч сәгать укытуда тукталып калдык.
Хәзерге вакытта Гөлшат Минхәерова башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Ул беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр өч сәгать татар телен укыта. Беренче сыйныф укучылары ана телен үзләштерүне «Әлифба»дан башлап җибәрәләр. Гөлшат ханым сүзләренә караганда, өченче сыйныф укучылары арасында: Муса Садыйков, Айгөл Минһаҗева, Диләрә Идиятуллина, Руслан Шәйхетдинов татар теле дәресендә бик тырышып укыйлар.
Мин үзем татар теленнән бишенче сыйныфтан җиденче сыйныфка кадәр – өч сәгать, ә сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучыларына, элеккеге программа нигезендә, бер сәгать белем бирәм. Унынчы, унберенче сыйныфларга килгәндә, берничә ел элек аларга тел өйрәтү бөтенләй туктатылды. Шуны әйтеп үтәсем килә: федераль дәүләт стандартлары буенча, ана телен укыту ел саен бер сыйныфка өстәлә бару нигезендә, киләсе елда инде ул сигезенче сыйныфта, тагын бер елдан соң, тугызынчы сыйныфта, өчәр сәгать укытыла башлаячак.
Әти-әниләргә килгәндә, алар балаларына татар теле дәресләрен укытуга бер генә дә каршы түгелләр, киресенчә, яңа укыту стандартларын бик теләп кабул иттеләр.
– Укучыларга яңа укыту стандартлары буенча белем бирә башлагач, алга китеш сизеләме һәм, гомумән, мондый программалар нигезендә укыту файдалы эш-гамәл дип саныйсызмы?
– Аллаһыга шөкер, мин дә, укучыларым да бик канәгатьләр. Чөнки укыту программасын үзем төзим, аны тулысынча өйрәтү һәм үзләштерү өчен вакыт җитәрлек. Мин хәзер атнасына ике сәгать – татар теле, бер сәгать әдәбият укытам. Укучыларым тел өйрәнүне бик яратсалар да, матур әдәбиятка, күренекле язучыларыбыз әсәрләренә гашыйклар. Менә яхшы укучыларымның исемлеге. Бишенче сыйныфта: Алия Ногманова, Юлия Гыйльманова, Алия Хәлимова, Айсылу Гыймранова. Алтынчы сыйныфта: Айдар Фәләхов. Җиденче сыйныфта: Алсу Сарымова, сигезенче сыйныфта: Регина Гыйлаҗетдинова, Алсу Бәдретдинова, Ринат Мингалимов, Рамил Хәмзин. Тугызынчы сыйныфта: Алсу Нуретдинова, Лилия Камалетдинова, Нурия Хәкимова. Шушы укучылар укуда гына түгел, бик актив рәвештә төрле чараларда да катнашалар. Алар матур итеп шигырьләр дә сөйлиләр, җырлыйлар да, бииләр дә. Унынчы сыйныфта татар теле дәресләре укытылмаса да, Алия Сарымованың, Әдилә Гыйльманованың, Наил Хәммәтшинның, унберенче сыйныфтан Алия Гарифуллинаның, Чулпан Бикмөхәммәтованың, Әдилә Гыйләҗеваның, Дамир Фәләховның, Раил Исмәгыйлевның мәктәптә һәм авыл Мәдәният йортында үткәрелгән чаралардан читтә калганнары юк. Әйтергә кирәк, бөтен кичәләр һәм бәйрәмнәр татар телендә үтә. Без мәктәп һәм авыл китапханәсе белән бергәләп эшлибез.
– Гөлсинә ханым, гасырлар буе сакланып килгән ата-бабайлар телен югалтмас өчен ниләр эшләргә кирәк, дип саныйсыз?
– Ата-бабайларыбыздан безгә мирас буларак күчеп килгән телебезне саклау һәм аны киләчәк буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Моның өчен сабый баланың теле саф татарча: «әти-әни», дип ачылырга, ата-аналар гаиләдә үзара гел ана телендә генә аралашырга, ә иң мөһиме – мәктәптә татар телен укытуны туктатмаска һәм аны өйрәтер өчен җитәрлек сәгатьләр бирергә кирәк, дип уйлыйм.
– Мәктәптә тәнәфес вакытында һәм, гомумән, балалар татарча сөйләшәләрме?
– Безнең мәктәптә балалар гел татар телендә генә аралашалар иде. Быел Карабикол авылыннан укырга килүче укучылар русча гына сөйләшеп йөри башлагач, хәзер укучыларның үзара русча аралашканнары да ишетелгәли. Менә монысы инде мәктәпләрне оптимальләштерүгә килеп тоташа. Шуның өчен мәктәпләрне берләштергәндә, мондый нәрсәләрне дә күз уңыннан ычкындырмаска киңәш итәр идем.
– Башка милләт балалары татар теле дәресләрендә ни эшлиләр соң?
– Мин алар өчен аерым программа төзеп, тел өйрәтүдә читтә калдырмыйм. Чөнки күптеллелекнең әлегә кадәре зыян китергәне булмады.
– Татар телен яхшы үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар арасында югары казанышларга ирешүчеләр булдымы?
– Укучыларыбыз төрле чараларда, өлкә һәм Татарстанның Казан шәһәрендә үткәрелгән татар олимпиадаларында актив катнашып, мактаулы урыннар яулый торалар. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Алия Галиуллина, Лилия Фәтхетдинова, Ләйлә Сатдарова, Алия Хәбирова, Илдар Гатауллин, Рушания Минхәерова призлы урыннарга ия булдылар. Ә 2013 елда Лилия Галиуллина биредә татар теле буенча үткәрелгән Халыкара олимпиадада икенче урынны яулау бәхетенә иреште.
– Шушы фәнне үзләштерү өчен китаплар җитәрлекме соң?
– Миңа, делегат буларак, 2009 һәм 2014 елларда Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтендөнья съездында катнашу бәхете насыйп булды. Менә шул чагында мин аннан китаплар алып кайттым да инде. Аннан соң Татарстанда яшәүче кызым Гөлназ да алып кайтып бирде, – дип әңгәмәбезне тәмамлады Гөлсинә ханым.
Мин Гөлсинә Зәйнулла кызы белән аралашкач, башка райондагы татар авылларына телефон аша шалтыратып, татар телен укытуга барлыгы ничә сәгать бирелүе турында кызыксындым. Хәзер укучыларыбыз игътибарына менә шуны тәкъдим итәм.
Похвистнево районындагы Подбельск авылы мәктәбенә беркетелгән Иске Мәчәләй авылының тугызъеллык филиалында татар телен укытучы Зөләйха Касыйм кызы Мияссәрова:
- Безнең мәктәбебездә татар теленә атнасына ике сәгать бирелә. Мин балалар бакчасындагы нәниләргә дә бер мәртәбә ана телен өйрәтәм. Биредә башка милләт балалары укыса да, алар бик теләп татар телен үзләштерәләр. Дәрестән тыш, 6 нчы, 7 нче сыйныф балаларына бөек татар халкының матур гореф-гадәтләрен, милли йолаларын өйрәтү буенча эш алып барам. Шулар югалмасын өчен, язын авылыбызда район күләмендә «Нәүрүз» бәйрәме үткәрергә уйлап торабыз.
Ә укучыларга килгәндә, балалар коллективыннан торган кашыкчыларыбыз, бик теләп, авыл Мәдәният йортында, мәктәптә үткәрелгән чараларда чыгышлар ясыйлар, – дип үз эшләре белән таныштырды.
Камышлы авылындагы унберъеллык мәктәп җитәкчесе Айсылу Хәлил кызы Каюмова:
– Татар теленә нибары бер сәгать вакыт бирелә. Алар чиратлашып укытылалар. Бер атнада тел өйрәтелсә, икенче атнада әдәбият укытыла. Шушы фәннән иң югары квалификацияле укытучыларыбыз – Тамара Фәнзел кызы Хисмәтова белән Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы Гарипова белем бирәләр. Үткән елда татар теле дәрес буларак укытылса, быел ул факультатив буларак кабул ителә. Шулай булса да, ул һаман дәрес буларак укытыла. Татар теле атнасына бер сәгать өйрәтелүгә карамастан, укучыларыбыз төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар һәм югары урыннар яулыйлар. Алар арасында шигърияткә гашыйклары да бар. Үткән елда мәктәптә өлкә күләмендә үткәрелгән олимпиадада шигырь сөйләп, беренче урынга ия булучы укучыларыбыз да булды.
Ә татар телен укытуга килгәндә, без, әти-әниләр белән уртак фикергә килеп, аңа бер сәгать вакыт та җитә, дигән карар кабул иттек. Чөнки татар теленнән имтихан бирелми, ә калган фәннәрне яхшырак өйрәнергә күп игътибар таләп ителә бит.
Камышлы мәктәбенә беркетелгән Балыклы авылындагы тугызъеллык филиал җитәкчесе Тәүхидә Назах кызы Абсаттарова:
– Әлфия Әхәт кызы Усманова факультатив рәвештә беренче сәгатьтә – татар телен, ә икенче сәгатьтә әдәбиятын укыта. Шулай булса да, телне өйрәнү буенча күрсәткечләребез бик әйбәт. Укучыларыбыз һәм әти-әниләр канәгать. Без төзелгән программа нигезендә укытабыз. Әгәр дә сәгатьләр санын арттырсалар да, һаман да шулай ук тырышып эшләячәкбез.
Камышлы районының Яңа Усман авылындагы унберьеллык мәктәп җитәкчесе Гүзәл Камил кызы Маннапова:
– Әти-әниләр арасында татар телен укытуга риза булмаучылары да бар. Һәм аз да түгел. «Гел «5»ле билгеләренә генә укыган балабызга татар телен үзләштерү авырга туры килә», диләр алар. Укучылар арасында башка милләт балалары да бар. Дәрес вакытында аларны урамда чаптырып, тегендә-монда сугылдырып йөртмибез, дәрескә кертәбез. Алар тыңлап булса да утыралар. Ләкин телне үзләштермиләр. Чуваш балаларының теле татар теленнән бик ерак түгел бит. Алар татарча да аңлыйлар.
Әйтергә кирәк, Гөлфия Мәрдгали кызы Таҗетдинова – бик әйбәт, югары белемле укытучы. Ул тырышып белем биргәч, укучыларыбыз да яхшы укыйлар. Ә татар теленә килгәндә, ул атнасына нибары бер сәгать кенә укытыла. Имтихан бирергә булмагач, моның белән ризалашырга туры килә инде. «Әлифба» икенче сыйныфтан өйрәтелә башлый. Телне өйрәтү тугызынчы сыйныфка кадәр дәвам итә. Үткән уку елында ул 10-11 сыйныфларга да укытылган булса, быел, яңа план буенча, укытылмый инде. Аллаһыга шөкер, ата-бабаларыбыз телен өйрәнер өчен бөтен шартлар да булдырылган, китапларыбыз да җитәрлек.
Челно-Вершины районындагы Совет Иглае авылының тугызъеллык мәктәбендә гомер буе татар теленнән белем бирүче югары категорияле укытучы Фәридә Насыйх кызы Маняпова:
– Мин озак еллар татар телен укыту дәверендә шуны аңладым: әти-әни теле беркайчан да туйдырмый бит ул. Ләкин сәгатьләр аз бирелү сәбәпле, мин укучыларыма икенче сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр бирелгән ике сәгатьнең беренчесендә – татар телен, ә икенчесендә әдәбиятын укытам. Мәктәп җитәкчесе Марат Фәттах улы Мәүлетов мәктәбебез яшәсен, биредә тел өйрәтелсен өчен, көчен кызганмыйча, хезмәт итә. Әти-әниләр дә риза, алар өйдә балалары белән гел татарча гына аралашканга күрә, дәресләр дә уңышлы гына үтә. Һәм безнең укчыларыбыз төрле чараларда, олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Тик шунысы бераз уңайсыз, авылыбызда нәниләр өчен бакча юк. Әгәр дә ул булса, тагын да әйбәт булыр иде, – дип үз фикерләрен җиткерде.
Мин менә шушы язмамны яздым да, уйга калдым. Дөрестән дә, әти-әни теле барыбыз өчен дә якын да, изге дә бит ул. Ләкин моны еллар уза барган саен ныграк аңлыйсың икән шул. Кайбер әти-әниләрнең ныгытып русча белмәгән килеш, аның «кул-аягын» сындырып, русча сөйләшергә тырышуларын аңлап та бетермим мин хәтта. Без нихәтле генә русча сөйләргә тырышсак та, барыбер рус була алмыйбыз бит инде. Рус халкы да безне үзләренеке итеп кабул итми.
Ә тарих битләренә күз салсаң, йөрәк әрнеп куя. Хәзер берничә мисал китереп үтәм. Күренекле язучыбыз Фәүзия Бәйрәмованың «Баһадиршаһ» исемле китабында Батырша хәзрәтнең язмышы беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Телебез, динебез өчен телен киссәләр дә, кул-аякларын богаулап, зинданга ыргытсалар да, хәләл җефете Зөлхәбирәне ике кызы белән чиркәүгә ябып куйсалар да, ул татар милләтеннән булуыннан ваз кичми. Киресенчә, үзенең һәм татар халкының бөеклеген раслап, үз гомере белән түли.
Явыз Иван Казан шәһәрен көлгә әйләндереп, аның халкын көчләп, рус итәргә тырышса да, татар халкы әлегә кадәр яшәп килә, телебезнең югалганы юк.
Ә хәзер язмамны Наҗар Нәҗми шигыре белән тәмамлыйсым килә:
«Фәннән сине аерса да
Гасырларның афәт җиле,
Аксакаллардай олпат,
Акыллы син, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле!»
Киләчәк тормышта гел шулай ата-бабайларыбыз безгә васыять итеп калдырган телебезгә, динебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга тугры булып, аларны өйрәнеп, балаларыбызга тапшырып яшәргә язсын иде. «Теле барның – иле бар», – дип юкка гына әйтмәгәндер инде халык.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел
Просмотров: 1517
Олимпиада, конкурс, бәйге дигән нәрсәләр өстәмә кызыксындыру уяту чарасы гына. Нигезне ныгытырга кирәк. Артка чигенеп укытуны киметергә түгел, киресенчә арттырырга тиеш без. Үз-үзебезне, күрсәткечләр яхшы диеп, юандырып һәм тынычландырып утырырга ярамый.