Саимә МОРЗАХАНОВА: «Артист булсаң, үрнәк бул»

469314Кайбер татар “йолдыз­ла­ры”ның киенүләрен тән­кыйть­ләп моннан берничә ел элек “Бердәмлек”тә язган идем инде. Менә тагын язарга булдым әле.

Татарстанның “Яңа гасыр” телеканалын яратып карыйм. Аеруча татарча концертларны калдырмаска тырышам. Күп җырчыларның моңы белән чын күңелдән ләззәтләнсәм, кайберләренең сәхнәдә тотышы, киенүе күңелемне кайтара. Иң кызыгы — сүзем яшь буын җырчылары турында түгел. Кайбер 50-55 яшьлек “йолдызлар” сәхнәгә ярымшәрә чыга башлады. Әллә үзләрен шулай яшәртәселәре киләме, әллә шуның белән тамашачыларны җәлеп итәргә телиләрме? Син кыска итәк, ачык түш белән түгел, моңлы тавышың, җырны үзенчәлекле башкаруың белән тамашачыны таң калдырсаң, булыр идең җырчы!

Залда түбәтәйле абыйлар, бабайлар утыра. Акча түләп кергәч, аларга да тартынып торырга түгел: “Сеңелем, башка вакытта сәхнәгә киенебрәк чык!” - дип әйтергә кирәк. Бәлки бу ханымнар оялырлар иде бераз.

Бу тәртипсезлек дингә ышан­маудан да килә, минемчә. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваны карагыз әле. Аны берсе дә сәхнәгә ярымшәрә килеш чыгара алмас, чөнки ул тыйганнан тыелып яшәүче дин кешесе.

“Йолдызлар”ның күбесе: “Алла сакласын”, “Бисмилла”, — сүзләрен кыстырып сөйләгән була, ә чынбарлыкта үзләре диннән ерак. Алар кыйммәтле машиналары, зур-зур йортлары белән мактаналар. Акчаларын кая куярга белмәгәннәргә, бәлки, бераз хәйрия белән шөгыльләнергә кирәктер?! Әҗе­ре үзләренә булыр иде. Яраткан җырчым Айдар Галимов бер балалар йортына ярдәм итеп тора икән. Моны ишеткәч, мин аны артист буларак кына түгел, кеше буларак та хөрмәт итә башладым. Һәр артист аңардан үрнәк алырга тиеш, минемчә.

Ә әлегә кайбер җырчы­ларыбызның киемнәре, кыланмышлары өчен без, тамашачылар, оялып утырабыз.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1330

Комментирование запрещено