
«Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре (сулдан уңга) беренче рәттә — Алия Арсланова, Фатыйма Әһлиуллина, Рәфгать Әһлиуллин, Эльмира Варфоломеева, Гөлнур Рыбакова, икенче рәттә — Гөлгенә Сәлахова, Әминә Мортазина, Зәйнәп ӘҺЛИУЛЛИНА, Нурсинә Хәкимова.
25 апрельдә “Бердәмлек” газетасының беренче саны чыгуга 26 ел тула
Үткән 2015 елда шаулатып “Бердәмлек” газетасының егерме биш еллык юбилеен билгеләп үткән идек. Күз ачып-йомганчы бер ел вакыт узып та киткән. “Бердәмлек” быел егерме алтынчы язын каршы ала.
Авыр заманалар аны төрлечә сынап караса да, Аллаһыга шөкер, ул бирешмәде, яши, көн үзәгендә, тарих үзәгендә булырга тырыша. Басманың гомер озынлыгы аның баш мөхәррире Рәфкать Нәбиулла улы Әһлиуллинга бәйле. Газета укучыларына өлкәдә булган бөтен милли эшләр буенча мәгълүмат җиткерү, беренче тапкыр каләм чарлап караучы милләттәшләребезгә мәйдан бирү, аларның талантын ачып халыкка күрсәтү өчен ул үз-үзен дә, хезмәткәрләрен дә аямыйча бөтен көчен куя. Фидакарь хезмәте өчен ул “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган иде. Бу аның эшенә зур бәя. Читать полностью →