“Мин татарча сөйләшәм”: хәрефләр кимегән, уеннар былтырдан калган

a1f19bd42c85ba09914a7d1664448f74_M26 апрель көнне Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. 11 нче тапкыр уза торган әлеге чара быел “Чык урамга, кушыл безгә!” дигән шигаре белән үткәрелде.

Әлеге чараның төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, шәһәр яшьләре арасында туган телебезне популярлаштыру.

Бер хәреф, калганнары кайда?

Оештыручылар алдан ук хәбәр иткәнчә, быел татар хәрефләре кече архитектура формалары рәвешендә архитекторлар тарафыннан ясалырга тиеш иде. Былтыр зур татар хәрефләрен чараны оештыручылар үзләре ясады. Алар арасында зур “Ң”, “Ә”, “Җ” һәм башка хәрефләр булды. Бу хәрефләргә утырып китап укырга, чәй-каһвә эчәргә мөмкин иде. Быелгы чарада инде бу хәрефләрнең тагын да матуррак бизәлештә булуын, яхшылап эшләнелүен көткән идек. Тик, ни кызганыч, Бауман урамында “ә” хәрефе генә “басып торды”. Башка хәрефләр юк, бары тик ике эскәмиягә “яратам”, “утырам” сүзләре генә язылган иде. “Ни өчен шулай соң?” дигән сорауга быелгы хәреф, сүзләрне ясаучылар быел узган елгыны кабатламаска тырыштык, дип җавап бирә.

— Бу “ә” хәрефе чараның символы булырга тиеш иде. Шуңа күрә без аңа өстәмә функцияләр дә керттек: ул яктыртыла. “Утырам” “яратам” сүзләре язылган эскәмияләрнең төп язуы  күренми калганы турында уйламаганбыз. Быел без архитекторларны берничек тә чикләмәдек. Былтыргы хәрфләрнең берничәсе Иске татар бистәсендә, кайберләрен Татарстан район башлыклары алып киткән, – дип сөйләде безгә архитекторларның кураторы Гүзәл Гарипова.

2015 елда оештыручылар татар хәрефләре рәвешендә ясалган кече архитектура формаларын ясауга конкурс игълан итәселәр иде. Ләкин Гүзәл әйтүенчә, бәйгене оештыру өчен вакыт җитеп бетмәгән. Шуңа үзләренә таныш булган яшь архитекторларга мөрәҗәгать итеп, алар белән ясарга булганнар. “Әлеге хәрефләрне булдырганда, аларны Казан паркларына урнаштыру фикере дә бар иде. Бәлки,  Балыкчы бакчасына урнаштырылыр”, – диде куратор.

“Татар-дозор”лылар элмә такталарын игътибарсыз калдырмый

“Мин татарча сөйләшәм” кысаларында “Татар-дозор” дигән квест-уены узды. Катнашучылар арасында студентлар шактый иде.

— Без 17 апрель көнне “Татар-дозор” уенында катнашып, бөтен Казанны урап, төрле биремнәрне үтәдек. Урамнан баручы кешеләрне татарча биюгә өйрәтергә дә, җырларга куштылар. Әлбәттә, кешеләр арасында төрлесе булды, безгә бик теләп булышучылар да, вакыт юк, дип китеп баручылар да бар иде. Барлык биремнәрне уңышлы үтәп без финишка килеп җиттек. Хәзер инде нәтиҗәләрне көтәбез, – дип сөйли “Кызган пәрәмәч” командасы җитәкчесе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 2 курс студенты Фәнзил Ибраһимов.

Уенчыларга өй эшләрен дә биргән булганнар: ул да булса, элмә такталарында татарча язылышлары булу-булмау, алардагы хаталарны фотога төшерергә кирәк булган. “Хәзер инде кибет-кафеларга кергәндә, алардагы язуларга ирексездән игътибар итәсең. Мондый акцияләр генә җитми. Тагын да күбрәк чаралар уздырылсын иде”, – ди Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылы егете Фәнзил.

“Татар-дозор” уенында маршрут буенча Карл Фукс йорты, Киров, Ленин бакчасы, Мулланур Ваһитов һәйкәле, Меңьеллык паркындагы станцияләрне узарга кирәк булган. Хәер, нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Беренче урынга “Кызган пәрәмәч” белән КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан “ZAMANБИКӘ” төркемнәре лаек булды. Ә «Иң җитез команда» исеменә “Җәдитчеләр” командасы (Россия ислам институты) лаек булды.

Татар телен кемнәр ярата?

Ә мәктәп командалары арасыннан иң яхшылары дип “Тәрәзә” «IT-лицей» командасы табылды. 2-3 урынны КМТТУ – КАИның сәләтле балалар өчен инженер лицее белән 27нче номерлы гимназия бүлеште.

Шулай ук республикада “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәргән мәктәпләрне дә аерым бүләкләделәр.  Казан шәhәре Вахитов районның 27 гимназиясе, Әгерҗе районы Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Аксубай районы 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе – шундыйлар исемлегендә.

Татарстанның ике телле республика булуы беркемгә дә сер түгел. Тик, ни кызганыч, дәүләт оешмалары тарафыннан да еш кына әлеге кагыйдә искә алынмый. Татар теле белән исәпләшмәүчеләр дә билгеләнде. Быелгы антипремия республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды. Татар телен яраткан өчен рәхмәт хатына «Шәһәрдә Автомобильләрне кую урыннарын оештыручы» муниципаль бюджет учреждениесе, Республика кан үзәге, Яндекс һәм Tap Taxi лаек булды.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе, гадәттә, төрле музыкаль юнәлештә җырлаучылар белән үрелеп бара. Ни кызганыч, шушындый акциядә булса гына да татар халык җырларына, милли көйләргә, ретро җырларга игътибар итсәләр, бәлки яшьләр дә татар җырларына тартылыр иде. Ә биредә альтернатив музыкага урын түрдән иде: рок, рэп колакны яңгыратты, милли көйләр күләгәдә калды…

Рок, рэп, хип-хоп башкаручылардан тыш, төрле конкурслар да уздырылды. Шунысы кызганыч: оештыручылар быел артык уйланып, фантазиягә бирелеп тормаган. Былтыр нинди конкурслар булган, шуны гына кабатлады. Мисал өчен, чәчәкләрнең атмаларын тәрҗемә итүгә багышланган бер бәйге – былтыргы “Мин татарча сөйләшәм”нән алынган копия иде.

intertat.ru

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено