Сәйдә Мөхәммәтҗанова Татарстан Президенты биргән акчага беренче альбомын чыгарган / Вышел в свет первый альбом участницы телепроекта «Голос. Дети» Саиды Мухаметзяновой

399Россия күләмендә үткән “Голос” балалар телебәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнеп беткән. Бу хакта Yammy Music продюсерлык үзәге хәбәр итте.

“Мин “Голос” телебәйгесендә катнашып, өченче урынны алганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа 300 мең сум акча бүләк иткән иде. Беренче альбомымны шул акчага чыгардык. Әле тагын костюмнар тектерергә дә җитте ул, мин Президентыбызга бик рәхмәтле”, — диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Балачактан килми китәсе” дип аталган әлеге альбомны яздыру өч ел дәвам иткән. Җыентыкка татар, гарәп, төрек, инглиз, рус телләрендә башкарылган 18 әсәр кергән. Алар арасында – Сәйдә Мөхәммәтҗанованың даими репертуарында булган “Су буйлап”, “Күгәрчен”, “Сахралар”, “Әллүки” һәм башка татар халык җырлары, швед башкаручысы Махер Зейн нәшидләренең кавер версияләре, Сәйдәгә “Голос” телебәйгесендә популярлык китергән Ya Illahi җыры һ.б.

“Җыентыкка керәчәк җырларны әтием, әнием һәм продюсерым Илдар Кәрим белән сайладык. Төрле телләрдәге җырларны кертүебез дә очраклы түгел – минем иҗатымны яратучылар арасында төрле милләт кешеләре бар, бөтенесенең дә күңеленә хуш килердәй җыентык булсын дип теләдек”, — диде Сәйдә “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Альбомны тәкъдим итү кичәсе 12 август көнне Казанда “Туган авылым” комплексында үтәчәк. Җыентыкның электрон нөсхәләре исә интернетка инде урнаштырылган, диде Yammy Music продюсерлык үзәгенең җитәкчесе Ильяс Гаффаров.

Белешмә өчен. Сәйдә Мөхәммәтҗанова – Казан кызы. 5 яшьтән җырлый башлаган, Күпсанлы халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты. Репертуары башлыча татар халык җырлары, нәшидләр, мөнәҗәтләрдән тора.

* * *

Увидел свет первый альбом участницы телепроекта «Голос. Дети» Саиды Мухаметзяновой. Об этом сообщил продюсерский центр Yummy Music.

«После успешного участия в телепроекте «Голос» Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов подарил мне 300 тыс. рублей. Первый альбом мы выпустили на эти деньги. На оставшиеся деньги мы сшили костюмы, я очень благодарна нашему Президенту», – рассказала Саида Мухаметзянова корреспонденту ИА «Татар-информ».

Запись альбома под названием «Не хочу уходить из детства» продолжалась в течение 3 лет. В сборник вошли 18 песен на татарском, арабском, турецком, английском и русском языках.
Среди них такие произведения в исполнении Саиды Мухаметзяновой, как «Су буйлап», «Күгэрчен», «Сахралар», «Эллүки» и другие татарские народные песни, кавер-версия нашидов шведского исполнителя Махер Зейн, песня «Ya Illahi», которая стала популярной в рамках телепроекта «Голос» и др.

«Песни для альбома мы выбирали вместе с родителями и моим продюсером. Мы не случайно выбрали песни на разных языках, ведь среди любителей моего творчества есть люди разных национальностей. Мы хотели, чтобы наш альбом понравился всем», – сказала Саида.

«Презентация альбома пройдет 12 августа в Казани в национальном комплексе «Туган авылым». Электронную версию альбома мы уже разместили в интернете», – рассказал руководитель продюсерского центра Yummy Music Ильяс Гаффаров.

Саида Мухаметзянова родилась в Казани. Начала петь в 5 лет. Является лауреатом многочисленных конкурсов-фестивалей. Ее репертуар состоит, прежде всего, из татарских народных песен, нашидов, мунаджатов.

«Татар-информ».

Просмотров: 1090

Комментирование запрещено