Яраткан эшенә җанын-тәнен бирә ул!

1Олы юл читендә, узып баручы кешеләрне үзендә күңел ачарга чакырып торгандай, Шенталы районындагы Денис авылы уртасында ике катлы, зур Мәдәният йорты басып тора. Аның тарихына килгәндә, ул 1987 елда төзелгән. Беренче җитәкчесе итеп Әкъдәс Әһлиулла улы Хәйруллин билгеләнгән. Ул озак еллар биредә тырышып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккач, Рәфис Рәмис улы Шәфигуллин аның эшен дәвам итәргә алынган. Ә Минәхсән Идиятуллин мәдәни оештыручы булып хезмәт итә.

Мәдәният тормышы казаны кайнап тора биредә. Чөнки бер бәйрәм дә үткәрелми калганы юк, түгәрәкләр эшләп тора, даими рәвештә төрле спорт ярышлары да үткәрелә.

2002 елда Рамилә Хәниф кызы Хәбирова мәдәният җитәкчесе булып эшкә керешкән. Мин аның белән мәдәният дөньясының серле ишеген ачып кереп, биредә ниләр булганлыгы турында сөйләшеп утырдым һәм шушы әңгәмәбезне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдым, хөрмәтле укучыларым.

Рамилә ханым Шенталы авылында туып-үскән. Ул мәктәптә татарча уку бәхетеннән мәхрүм булып
үссә дә, яраткан әнисенә ияреп, татар җырларын җырлап үсә. Денис авылындагы Әхәт исемле егеткә тормышка чыккач, ул авылның Мәдәният йортына килеп, бәйрәм концертларында рәхәтләнеп җырлый башлый. Ә тиздән шушы эшкә алынгач, Рамилә ханым, читтән торып, Самар шәһәрендә белемен үстерү бәхетенә ирешә. Бүгенге көндә аның карамагында «Чулпан», «Мизгел», «Тамчы», «Чишмә», «Ветеран» фольклор ансамбльләре. Барлыгы йөзгә якын кеше. Йөз кеше – йөз язмыш. Барысына да ярарга, үпкәләтми, матур сүзләр табарга, профессиональ яктан үсәргә ярдәм итәргә, җыр-моң, бию дип аталган сихри матурлыкка ия булган дөньяның серләренә төшендерегә дә кирәк бит әле. Ә авыл хатын-кызының санап бетереп булмаслык мәшәкате барлыгы беркемгә дә сер түгел.

– Тормыш иптәшем Әхәтем гомере буе авыр Себер табигатенә чыдап, вахта методы белән биредә
эшләп, хәзер инде лаеклы ялга чыкты, – дип сүзен башлады Рамилә ханым.

– Ә мин каенанам Мөнәвәрә белән (әнкәй хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахның түрендә булсын), йорт хуҗалыгындагы эшләрне башкарып, яраткан хезмәтемне алып бардым, – дип дәвам итә ул.

– Өч балабыз – Лилияне, Алмазны, Рәгыйдәне ул тәрбияләп үстерешмәгән булса, тагын да авыр булыр иде. Хәзер кызыбыз Лилия сөйгән егете Рөстәмгә тормышка чыгып, уллары Робертны тәрбияләп үстерәләр. Улыбыз Алмаз армия сафларында хезмәт итеп кайтты һәм нефтьче булып эшли башлады. Кечкенә кызыбыз Рәгыйдә мәктәптә укый.

Шунысын әйтеп үтәсем килә: мәдәният өлкәсендә эшләгәч, чит җирләргә барып, концертлар куеп, яки шәһәрдә үткәрелгән чараларда катнашып, өйгә кайта алмый калган чаклар да булгалый иде. Менә шундый вакытларда әнкәй сыерны савып, көтүгә куа, сабыйларыбызны тәрбияләп, карый иде. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Дөрес, Әхәтем читтә эшләп йөрсә дә, һәрчак ярдәмчем, киңәшчем булды. Авыр чакларымда берүземне тормыш юлы читендә ташлап калдырмады, авырлыктан чыгу юлын күрсәтте, сабыр булырга өндәде. Менә шушы якын кешеләрем булганга күрә, мин мәдәният дөньясына үз өлешемне кертә алдым да инде. Ә ансамбльләргә килгәндә, биредә биш яшьлек сабыйлардан алып, тугызынчы дистәне ваклаган кешеләр белән эшлим, – дип, сүзен тәмамлады Рамилә ханым.

Әйтергә кирәк, менә шушы ансамбльләрнең ирешкән уңышларын санап китсәң, барын да әйтеп бетереп булмас иде. Әле күптән түгел алар Камышлының 25 еллык юбилеена карата үткәрелгән бәйрәмдә катнашып, җырлы-биюле күренеш тәкъдим иткәннәр.

Бу турыда язмам герое:

– Бәйрәмнән бик матур тәэсирләр белән кайттык, Камышлы «Ак каен» ансамбленең осталыгына сокландык. Ә күргәзмәдә борынгы татар халкының көнкүреше тасвирланган күренешне ошаттык. «Халкым минем» тапшыруын алып баручы Ләйсәнә ханым Садретдинова белән дә аралашу бәхетенә ирештек. Аннан соң, Самар шәһәрендә үткәрелгән «Сандугач» исемле конкурста катнашырга чакырылдык, – дип, үз шатлыклары белән уртаклашты.

Мин аларның уңышлары турындагы сүземне дәвам итеп, шуны әйтәсем килә: Рамилә Хәниф кызы җитәкләгән ансамбльләр 2013 елда Камышлы авылында үткәрелгән «Әйлән-бәйлән» регионара татар милли бию фестивалендә чыгыш ясап, «Мизгел» ансамбле – икенче, ә «Тамчы» өченче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнгәннәр. Тольятти шәһәрендә «Язлар моңы» фестивалендә катнашып, рәхмәт хатына лаек булганнар. Үткән елда Мордовия Республикасында уздырылган Сабан туенда чыгыш ясаганнар, Самар шәһәрендә «Түгәрәк уен» фестивалендә, «Сөмбелә» бәйрәмендә дәрәҗәле урыннар яулаганнар.

«Мизгел» ансамбленә аерым тукталып үткәндә, ул балалар һәм яшүсмерләр арасында уздырылган өлкә иҗат фестивалендә ике мәртәбә медаль белән бүләкләнгән. Ә Айгөл Әсхәт кызы Гыйльманова инвалидлар көнендә «Талантлы йолдызчыклар арасында» милли татар биюен күрсәтеп, мактау кәгазенә лаек булган һәм башкалабыз – Мәскәү шәһәренә чакырылган.

Безнең авылыбыз талантлы, бөек шәхесләргә бай. Бәйрәм чаралары үткәрергә туры килсә, бер дә
аптырыйсы юк, чөнки Мәдәният йортында дүрт оста гармунчы бар. Айрат Абзалов, Фәрит Хәйруллин һәм Фоат Төхвәтуллин Казан шәһәрендә «Фәйзулла Туишев» исемендәге конкурста лауреат исеменә лаек булганнар. Ә Камышлыда «Уйнагыз, Гали гармуннары!» исемле фестивальдә дәрәҗәле урыннар яулаганнар. Расих Сабиров – күп яшьләрне гармун уйнау серләренә өйрәткән остаз. Мәдәният йортында бер генә чара да аңардан башка узмый. Төрле авылларга барып, концертлар куеп йөрергә дә ул һәрвакыт әзер. Рамилә Хәниф кызы сүзләренә караганда, алар, үз авылларының гармунчыларын туплап, башка авыллардан да чакырып, алар арасында бәйге үткәрергә уйлап торалар икән.

«Чулпан» ансамбле турында сөйли башласаң, шушы коллективта барысы да – хезмәт кешеләре. Алар көне буе эшләп, арып кайтуларына карамастан, кичен Мәдәният йортына ашыгалар. Иҗат эшенә гашыйк кешеләргә әйтерсең лә канатлар үсеп чыга: алар ару-талуларын онытып, рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә.

Форсаттан файдаланып, Мәдәният йортының беренче җитәкчесе Әгъдәс абый Хәйруллинга Рамилә ханым һәм денислеләр исеменнән олы рәхмәт белдерәсе килә. «Чулпан» ансамбле – аның иҗатының җимешләре, дип әйтсәм, ялган булмас. Чөнки ул җитәкче булып эшләгән елларда оешкан ансамбль әле дә яшәп килә һәм зур казанышларга ирешә. Аның хәләл җефете Гөлсинә Зәйнулла кызы да мәдәният дөньясына зур өлеш кертеп калдыручы буларак билгеле.

12 3 56«Чишмә» ансамбле мәктәп укучыларыннан тора. Алар мәктәптә «яхшы» билгеләргә генә укыйлар, бәйрәмнәрдә катнашырга да вакыт табалар.

«Ветеран» фольклор ансамбле үз эченә өлкән яшьтәге кешеләрне туплаган. Аларның берсе – Фатыйма Хәмидуллина тугызынчы дистәне ваклаган. Аның уңышларына сокланырлык. Зөлхыя Хәертдинова, Хаҗәр Мусина, Саимә Мостафиналар да – мактаулы һәвәскәрләр. Хәниф Вилданов –
оста гармунчы.

Ә Рәгыйдә Бәдыйкова дини мәдәниятне күтәрү өстендә зур эшләр башкара. Ул оештырган бәйрәмнәрдә мөнәҗәтләр, догалар укыла, бәетләр әйтелә. Мәдәният йортында әледән-әле Ифтар, Корбан, Мәүлет мәҗлесләре дә үткәрелә. Шушы мәҗлесләрдә 150 авылдашыбыз катнаша. Әлфия Җалакова укучыларына гарәп графикасын өйрәтә, Ислам нигезләре белән таныштыра.

Әлфия Баһаутдинова биредә бик оста тегүче булып санала. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, ул бушлай костюмнар тегү белән мәшгуль.

– Проблемаларга килгәндә, Мәдәният йортындагы музыкаль аппаратуралар, костюмнар һәм читекләр җитешеп бетми, үзебезгә аерым транспорт кирәк, – дип үз борчулары белән уртаклашты
әңгәмәдәшем.

– Дөрес, Самар өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин белән Самар Дәүләт Думасы депутаты Владимир Анатольевич Меркушкин матди яктан ярдәм иткәч, шушы акчаларга берничә пар читекләр һәм костюмнар тектердек. Ирем Әхәт тә тик ятмады, ул да костюмнар тектерүдә булышты. Ансамбльләребездә кеше саны күп булгач, барысына да җитештерергә кирәк бит.

Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: авыл башлыгы Әлфәт Һади улы Җалаков һәм Шенталы районы администрациясенең җитәкчесе Александр Михайлович Лемаев белән кулга-кул тотынышып эшлибез без. Аларга олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Чөнки авыр чакларыбызда җитәкчеләребез – таянычыбыз, ярдәмчебез, – дип, әңгәмәбезне тәмамлады Рамилә Хәбирова.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (14), 2016 ел.

Просмотров: 1694

Один комментарий

  1. Браво !! Молодцы , что не забывают свои традиции и продолжают их Пока на селе есть такие оптимисты СЕЛО ЖИВЕТ !!!!!!