Җәйге төндә кояш иртә тора,
Ә кояшка карап кешеләр.
Мөгерәшә инде сыерлар да,
Узып бара кебек көтүләр.
Шул тавышка әнкәм сикереп торды,
Сизмичә дә төннең үтүен.
Йөгереп чыкты йортка кабаланып,
Калмадымы, диеп, көтүем.
Ләкин вакыт иртә иде әле,
Көтү куарга да иртәрәк.
Баш яулыгын әнкәм бәйләп куйды,
Алъяпкычын куйды төзәткәләп.
Элгән җирдән чиләк барып алды,
Сыер сауды аны тутырып.
Иртән торып, газиз балалары
Ашасыннар, диеп, утырып.
Көннәр, айлар, тагын бик күп еллар
Сыер сауган, куган көтүен.
Көнне-төнгә ялгап эшләгән ул
Көткән балалары үсүен.
Замананың авыр вакытына
Туры килгән гомер еллары.
Урак урган, көлтә дә бәйләгән
Әнкәемнең җитез куллары.
Шатлык булып әткәм-әнкәемә
Балалары үсеп җиткәннәр.
Тик сырланган инде маңгайлары,
Ни арада еллар үткәннәр.
Көмеш сипкән еллар чәчләренә,
Якынайткан гомер көзләрен.
Моңнар салган аның күңеленә,
Саргайткан шул инде йөзләрен.
Әткәм-әнкәмнең без алты гөле,
Язмышының матур бизәге.
Тормыш бит ул гел шатлыктан тормый,
Өзелгәндер кайчак үзәге.
Үстергәнгә йөрoк назын биреп,
Рәхмәтләрне әйтә алсак та,
Бурычларны түли алдыкмы икән,
Әрнеп куя йөрәк кайчакта.
Бүген инде алар бакыйлыкта,
Рухларына дога кылабыз.
Бер Ходайдан бары шуны сорыйм:
Кабул булсын, диеп, догабыз.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1129