«Сәфәр кылыгыз, гыйбрәт алыгыз»

%d0%ba%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d0%bdИске Ярмәк авылы мәсҗиденең әһелләре һәрвакыт үз тарихларына, киләчәк буынны милли үзаңда тәрбияләү мәсьәләсендә, шулай ук, балаларны Аллаһы йортына җәлеп итү өчен, төрле алымнарны кулланалар.

Тарихыбызны өйрәнү һәм тарихи ватаныбызны үз күзләре белән күрсеннәр өчен, балалар һәм ата-аналар өчен, елдагыча, Казан шәһәренә сәяхәт оештырылды.

Зур уңай автобуста 56 кешедән торган төркемебез Казан шәһәренә килеп җитү белән, Галиәсгар Камал театры буендагы Кабан күле буена тукталды.

Монда яшүсмерләр һәм ата-аналар әйләнә-тирәдәге хозурлыкны караган арада, Роза ханым Маслахова һәм мин Казан риваятьләрен, Кабан күле һәм башка тарихи вакыйгалар турында сөйләдек.

Аннан Казан шәһәренең 1000 еллык милли паркында булып, мөселман кибетләреннән кирәкле әйберләрне алгач, Казан кирмәненә (кремленә), Кол-Шәриф мәсҗиде янына килеп җиттек.

Төркемебезгә бу мәсҗиднең тарихы, Кол-Шәриф турындагы мәгълүмат белән беррәттән милли каһарманыбыз Муса Җәлил турында да сөйләнде.

Казан ханбикәсе исемен йөрткән Сөембикә манарасы янында төрле риваятьләр, Казанны яулап алганда кирмәннең диварларын ничек итеп җимереп, шәһәрне басып алулары турында тыңладык.

Казан ханнарының каберләре янына барып, алар турында да мәгълүмат бирелгәч, “Туган авылым” күңел ачу йортына юнәлдек. Анда бөтен халык мичтәге табада пешкән кайнар коймак белән сыйланып, күмерле самавырда кайнаган чәй эчте.

%d0%ba%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d0%bdБалалар биредәге төрледән-төрле карусельләрдә озак итеп күңел ачтылар.

Расулебез: “Сәфәр кылыгыз, гыйбрәт алыгыз”, дигән бит. Без дә аның васыятен үтәргә тырыштык.

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1419

Комментирование запрещено