Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ: «Милләт өчен зур эшләр башкарып йөрүче шәхесләр үзләренең чыгышларын рус телендә ясаганга йөрәк түзә алмады»

dsc_07522016 елның 18-20 ноябрендә мәгърифәтле, мәгърур, XX гасыр башында татар зыялыларының да мәркәзе булган Башкортостан Республикасының башкаласы Уфа-Өфө шәhәрендә  Рәсәйнең бөтен төбәкләреннән (Мәскәү, Сарытау, Пермь, Ульян, Ырынбур, Самар, Магнитогорск, Сембер якларыннан, Уфаның үзеннән, шулай ук Кырымнан) һәм хәтта Кытайдан килгән 100дән артык делегат, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты галимнәре катнашында  «Бөтенрусия татар туган якны өйрәнүчеләр җыены» үтте. 

Күркәм Уфа каласында безне «Берлек» төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы зурлап каршы алды һәм бик тә затлы “Атолла” исемле кунакханәгә урнаштырды. Самар өлкәсеннән бу чарага дүрт кеше – мин үзем, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы төбәк тарихчылары оешмасының шура әгъзасы Шамил Хәйдәр улы Галимов,  өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдинов һәм өлкә “Сәлам” гәҗитәсе хезмәткәре Фәрит Мөхәммәтнур улы Шириязданов — чакырулы идек.

Форум эшлекле рәвештә, югары дәрәҗәдә үтте. Иң әүвәл Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләм хәер-фатихасын бирде, милләтебезнең сөйкемле балалары, шигъри түгәрәккә йөрүче кызлар бөек Габдулла Тукайның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Аннан сүзне бу чараны оештыручыларның берсе, “Берлек” төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы рәисе Рөстәм Рафаил улы Гыйлметдинов алып, үз чиратында тәбрикләп, форумның уңышлы үтүен теләде. Моннан соң галимнәр-тарихчылар төрле мәсьәләләр буенча чыгышлар ясадылар.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты мөгаллиме Дамир Мәүләви улы Исхаков татарларда туган якны өйрәнүнең четерекле яклары, алдыбызда торган максатлар, бурычлар турында сөйләп, киләсе елның мартында Казан шәһәрендә бу чараның зуррак күләмдә үткәреләчәген белдерде. Киләчәктә илебез буенча татар авылларының тарихларын берләштергән китап чыгару максатын да ассызыклап үтте ул.

Аннан соң сүзне бик күп китаплар авторы, галим Фәрит Ядкәр улы Уразаев дәвам итте. «Туган якны өйрәнү — татар мәдәниятенең тарихи хәтере» дигән темага кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш ясады ул. Татарстан Фәннәр академиясенең доценты, ТР ФА Тарих иституты каршындагы «Татар-болгар цивилизациясе» бүлеге җитәкчесе, галим-археолог Альберт Әхмәтҗан улы Борханов та төбәк тарихын өйрәнүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде.

Шулай ук чыгышлар ясаучылар арасында — тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы, Сарытау өлкәсенең төбәкне өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Фрид Гайни улы Рәшитев,  тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА ТИ «Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы» бүлеге җитәкчесе Айдар Илсур улы Ногманов, Магнитогорск шәһәре туган якны өйрәнү җәмгыятенең шура әгъзасы Равил Гатаулла улы Хөснетдинов, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең шура әгъзасы, 100 якын тарихи китаплар авторы Гариф Гыйматдин улы Нурулла,  Ырынбурның туган якны өйрәнүчеләр клубы әгъзасы, теолог, “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Хәзирә Гыйззәт кызы Әбделмәнева.

Төмән шәһәренең туган якны өйрәнүчеләр клубы әгъзасы, фольклорчы Луиза Рәис кызы Сөрмәтева Себер татарларының җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре турында чыгыш ясады. Бу темага язылган китабын да презентацияләп, халыкка тәкъдим итте. Катнашучылар соравы буенча мөнәҗәтләр һәм мишәрләрнең диалектында аерым сөйләм белән матур җыр башкарды.

Безнең төбәктән килүчеләр арасыннан Самар өлкә татар тарихчылары оешмасы рәисе Шамил Хәйдәр улы Галимов та төбәгебез буенча аерым шәхесләргә истәлек такталары куелу турында сөйләп, Самар шәһәренең архивларында төрле төбәкләрнең тарихи, кыйммәтле мәгълүматлары саклануы турында белдерде, галимнәрне үзебезгә кунакка чакырды.

Бу чара барча халыкның аягүрә басып, күмәкләп халкыбызның милли гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкарлары белән тәмамланды.

dsc_0752dsc_0765 dsc_0769 dsc_0777Гомумән, җыелыш — бик тә кирәкле һәм файдалы, дип әйтеп булыр иде. Тик күңелне борчыган, бу җыелышка бераз моңсулык өстәгән нәрсәгә дә тукталып үтмичә булмастыр, ахрысы. Күңелне төшергәне шул булды: милләт өчен зур эшләр башкарып йөрүче кайбер шәхесләр үзләренең чыгышларын рус телендә ясаганга йөрәк түзә алмады, мин кисәтү ясадым:

- Без бит бирегә телебез, мәдәниятебез, чал тарихыбыз югалмасын дип, борчылып килгән затлар! Залда һичбер башка милләт кешесе булмаганда да кемнәр өчен без башка телдә чыгыш ясыйбыз соң?!  Бу эшләрнең башында торган затларның үз ана телебезгә хөрмәте булмаса, без бит хыянәтчеләр булабыз. Без, милләт өчен кайгырып йөрүчеләр, үз-үзебезгә карата тагын да кырысрак таләпләр куярга тиешбез! Үзебез бу эшне үрнәк итеп башламасак, ничек без «телебез бетә, аны саклап калыйк» дип чаң суга алырбыз икән?! Шул турыда уйланыйк әле, җәмәгать! -  дигәч, залдагы халык дәррәү кубып алкышлап, сүзләремне хуплап алдылар.

Арабыздан бер яшь егет кенә:

- Әгәр кешенең үз телен өйрәнергә мөмкинчелеге булмаса? Яисә ул урыслар арасында яшәгәндә татар телен онытып бетергән булса?» — дигән сораулар бирде.

Мин моңа каршы:

- Монда аклануга һичбер сәбәб юк. Безнең милләттәшләр хәтта Австралиягә, Кытайга китсәләр дә, үз телләрен, гореф-гадәтләрен, диннәрен онытмаганнар бит, бары тик «бии белмәгән аюга гына урын тар», — дип җавап кайтардым.

Уйланырлык, моңсуланырлык хәл шул, җәмәгать… Шулай да төрле милли чараларда катнашучыларга, бигрәк тә аларны оештыручыларга чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. «Өметсез бары тик шайтан» диләр, киләчәккә якты өметләр белән яшик…

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Уфада тарихчылар татар авыллары тарихын көнүзәк мәсьәлә дип атады / В Уфе проходит форум татарских краеведов России – 200 ученых из 25 регионов

Просмотров: 1423

Один комментарий

  1. СубханАллах! Хазрят афарин! Башка суз остяргядя киряк тугел дип уйлыйм Аллахынын рахмятляре яусын