Татарның күренекле, абруйлы шәхесе Фатыйх ага Сибагатуллинның “Традицион татар исламы” дигән язмасын кызыксынып һәм гаҗәпләнеп укып чыктым. Кызыксындым, чөнки моңарчы беркем дә “татар исламы” дип аталган, соңгы вакытта еш яңгырый торган терминны бу кадәр төгәл итеп, чикләрен сызып аңлатып биргәне юк иде әле.
Гаҗәпләндем, чөнки язмада очы-очка ялганмаган бик күп каршылыклар очрый, хәтта ки үзен традицион татар исламында дип санаучы бик күп кешеләр, шул исәптән Фатыйх аганың әби-бабалары да аның белән килешер идеме икән? Шулай да үзләрен традиция тарафдарлары дип санаучыларның бик күбесе язма авторынча уйлый, нәкъ аның шикелле тәңречелекне кире кайтару ягын кайгырта, тик борынгы татар диненең (мәҗүсилекнең) нигезен аңлатучы китаплар булмавы гына аларны кыен хәлгә куя. Бер нәрсәне искәртеп үтик: мәҗүсилек барлык халыкларда да таралган. Без аны гарәпләрдә дә, татарларда да, чуаш һәм чирмештә дә, якут һәм кытайларда да таба алабыз. Мәҗүсилекнең асылы бер генә: Алла белән кешеләр арасында арадашчылар бар, шул арадашчылардан сорасаң, Аллаһы Тәгалә сине ишетә дигән фикергә инанып яшәү. Галәмнәр Хуҗасына турыдан-туры мөрәҗәгать итү файдасыз, күз күргән, колак ишеткән объектларга гыйбадәт кылу гына дөрес дип табыла. Фатыйх әфәнде мәҗүсиләрне тәнкыйтьли һәм “Алла һәм Аллага табынучылар арасында арадашчы булмаганлыктан, тәңречелек камилләшә алмаган”, – дигән сәер фикер әйтә. Арадашчы ни өчен кирәк, барча галәмне яраткан өстен зат сине турыдан-туры ишетә алмыймыни дигән сораулар җавапсыз кала.
“Тәңречелекнең камилләшә алмавы”, дин буларак сакланып калмавының исә сәбәбе бик гади – Аллаһы Тәгаләдән килгән, шул диннең кагыйдәләрен аңлаткан китап юк, ул китапны алып килгән илченең исеме дә мәгълүм түгел. Шуңа күрә тәңречеләр кагыйдәләр эзләп чит халыкларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Йә якут халкында каяндыр сакланып калган кагыйдәләр белән эш итәләр, яисә кагыйдәләрне өлешчә исламнан алырга мәҗбүрләр һәм моны “татар исламы” дип атау ягын каералар. Аллаһы Тәгаләдән килгән Коръән һәм аның илчесе Мөхәммәд (саллалаһу галәйһиссәләмнең) сөннәте белән гамәл кылу ихтималлыгы исә кире кагыла, чөнки гарәпнеке, димәк, безнеке, традицион түгел.
“Гарәп исламында намаз, вәгазь укучы муллалар юк”, “Гарәп исламы белән татар исламын чагыштырганда тагын бер “кызыклы” аерма: гарәпләрдә, исермәслек булсаң, аракы (шәраб) эчәргә ярый. Татар исламында исә аракыны бер тамчы да авызга алырга ярамый. Хәрам!”, “Традицион татар исламындагы хатын-кызлар намаз укый, мәчеткә йөри. Гарәп хатын-кызлары исә намаз да укымый, мәчеткә дә йөрми”, – дигән җөмләләр бик аптырашта калдыра, автор боларны каян ала дигән сорауга җавап таба алмый гаҗиз каласың. Бүген Аллаһы Тәгаләнең шәригате бер генә – Коръән, ул инде мең ел ярымга якын үзгәрешсез сакланып килә, чөнки Аллаһы Тәгалә үз китабын сакларга үзе вәгъдә бирә. Шунысы гаҗәп: татарның динсез-намазсыз катлавының күп кенә вәкилләре дә бу китапны үз өендә саклый. Һәм шундый очраклар бар: йортта янгын чыгып, бар нәрсә янып бетә, бер китап калмый, көл арасыннан берни булмаган Коръән нөсхәсе табыла. Арча районында моннан бер-ике ел элек кенә булды бу хәл.
Гарәпләрдә, әлбәттә, исламнан китеп, имансызлыкка чыккан төркемнәр, төрле секталар, социалистик һәм коммунистик агымнар бик күп, христиан гарәпләр дә шактый очрый. Тик боларның ислам белән бернинди уртаклыгы да юк, мөселман гарәпләр (әгәр монафыйк булмаса) хәмерне хәрам дип саный, аннан саклана, биш вакыт намазын калдырмый укый, уразасын тота, зәкятен түли һәм башкалар. Ә менә үзен традицион татар исламында дип санаучыларның күпчелегендә боларның берсе дә юк, тәңречелекне яклап күп язган татарлар арасында айнымас исерекләр дә бар, аз гына төшергәләп йөрүчеләре дә шактый. Дилемманы төгәл үткәрергә кирәк: тәңрече икәнсең, шул динеңне чиста тот, ислам, мөселман, дин дигән гарәп сүзләрен кулланма, үз терминнарыңны керт, үзең уйлап тапкан гыйбадәтләрне генә кыл. Алла дигән сүзгә, гарәптән булу сәбәпле, каршы икәнсең, рәхим ит, тәңре дип сөйләш, хода дигән фарсы сүзен дә куллана аласың, гыйбадәтеңне якуттан аласыңмы, башка мәҗүсиләрдәнме, анысы синең эш. Тик боларны татар традициясе дип баш катырма.
Элек-электән мәҗүси татарлар, тәңречеләр булган, алар шактый зур санлы да булганнардыр ихтимал. Тик Аллаһтан килгән хак ислам динен тотучылар да шактый күп булган, әле дә бар. Тарихи бер мизгелдә ислам идеология буларак безнең халыкта өстенлекне алган, тәңречеләр шул чакта мөселманлыкка катыштырып үз гореф-гадәтләрен дә сакларга тырышкан, икейөзлелек белән шөгыльләнгән. Хәзер инде моңа мохтаҗлык юк. Теләгән кеше үзенең тәңрече икәнлеген игълан итә ала. Исламның хаклыгын, аның җиңүле адымнарын күргән Мәккә мәҗүсиләре бервакыт Пәйгамбәр янына (салаллаһу галәйһиссәләмгә) шундый тәкъдим белән килә: “Без синең динеңне берникадәр вакыт тотыйк, син безнең динне берникадәр тот”, – диләр. Моңа җавап итеп, Аллаһы Тәгалә “Кәфирун” (“Кәферләр”) сүрәсен иңдерә, Пәйгамбәргә: “Сезнең ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын!”– дип (109:6), әйтергә куша, ягъни исламны катгый рәвештә башка диннәрдән, хәтта ки алардагы аерым гыйбадәтләрдән дә аерып куя.
Язмадан аңлашылмый: Фатыйх әфәнде нәселе белән гарәп булган Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһиссәләм) Аллаһ илчесе булуын таныймы-юкмы? “Оҗмах – әниләрнең аяк астында” дигән хәдисне татар исламының татарларга гына кагылышлы кагыйдәсе дип әйтүе белән кире дә кага сыман, кире какмый икәне ни өчен пәйгамбәрнең ул кагыйдәне татарларга дип кенә багышлаганы аңлашылмый. Чынлыкта, әлбәттә, әнине хөрмәт итүнең фарызлыгы – барлык мөселманнар өчен булган канун, туганлык элемтәләрен саклауны да Аллаһы Тәгалә үз аяте белән мәҗбүри шәригать итә.
Ә менә Фатыйх әфәнде татар тормышының кагылгысыз икенче кагыйдәсе дип санаган йола – кеше үлгәч өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү гадәте, чынлап та, исламнан түгел. Тик ул татар тәңречеләренеке генә дә түгел, руслар моны “поминка” дип атый һәм башкалар. Аллаһка, аның Китабына, аның илчесенә иман китергәннәргә ниндидер башка дин эзләргә мохтаҗлык юк, кагыйдәне якуттан да, кытайдан да алмыйбыз, уйлап та чыгармыйбыз. Күпме генә эзләсәк тә, Аллаһ сүзе кебек камилне таба алмаячакбыз.
Кешеләр ни өчен Аллаһ китабына канәгать булмыйча, башка яшәү кагыйдәләре эзлиләр, күпсанлы секталарга бүленәләр соң дигән сорауга кыска гына җавап бирик. Коръәндә Аллаһы Тәгалә Иблис белән диалогын китерә. Иблис әйтә: “…аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңнарыннан, сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбесен шөкер итүчеләрдән тапмассың”, – ди (7:17), ягъни бәндәләрнең (игътибар итик: күпчелеген) шайтан үз вәсвәсәсе белән аздыра, алар шөкер итми: Аллаһ биргән кагыйдәләргә канәгать булмыйча, башка кагыйдәләр, башка гыйбадәтләр эзли. Болар гарәпләрдә дә, татарларда да, башка халыкларда да бар. Кыямәт алдыннан бу күпчелекнең мөселманнар белән көрәше кискенләшә, Коръән шәригате тарафдарларын хурлау, кимсетү, аларны адашканнардан дип күрсәтү киң тарала, хәтта ки фетнә чыгып, каннар коела. Бу хакта пәйгамбәр үз хәдисләрендә дә кисәтә, исламның беренче куәтле чорындагы галимнәр дә әйтеп калдыра. Хәбәрләр шуны күрсәтә: тарихи бер мизгелдә иман әһеленә үләксәгә караган кебек җирәнеп карыйлар, монафыйклар (икейөзлеләр) исә хөрмәтләнә, аларның бу дөнья өчен кылган гамәлләре изгелек дип кабул ителә башлый. Без бүген күрәбез: исламны тайпылышсыз үтәргә тырышучы ихлас мөселманнар ваһһабби дип хурлана, экстремизмда гаепләнә. Хурлаучыларга гадәттә: “Кем соң ул ваһһабби?” – дип сорау бирсәң, “Белмибез”, – дип җавап бирә. Халыкның наданлыгыннан файдаланып, аннан акча саварга гадәтләнгән имамнар традицион диндәгеләр дип зурлана, аларның фикере абруй санала, аларның дәрәҗәсе үсә. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссәләм) бу хакта да кисәткән: “Өммәтем өчен Дәҗҗәлдән да куркынычрагы – адаштыручы имамнар”, – дигән. Монысы башка зур тема. Дәҗҗәл – кыямәт алдыннан чыгачак сихер һәм адаштыруның гадәттән тыш көченә ия булган ялганчы кеше, ул адәм баласы өчен бик куркыныч инде. Тик имамның белә торып мөселманнарны алдавы, аларны хаталы юлдан алып барырга тырышуы Дәҗҗәл эшчәнлегеннән дә куркынычрак. Без бу эшчәнлекне бүген күреп торабыз.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ.
“Ватаным Татарстан” (№ 175, 25.11.2016).
КОНТЕКСТ:
«В татарском исламе поощряется обогащение только через труд, как при тенгрианстве»
Просмотров: 1180