
Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова форумда катнашучылар арасында.
Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының башкарган эшләренә йомгак ясау һәм киләчәк турында уйланулар, фикерләр
Өлкәбездә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы менә ике елдан артык эшләп килә инде. Байтак шәһәрләребездә, авыл-районнарыбызда аның бүлекләре дә ачылды.
Эшләгән эшләребез турында Казанга Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятенә без даими рәвештә исәп-хисап ясап торабыз. Үткән елда башкарган гамәлләребез хакында да тәфсилләп язып җибәрдек. Ел дәвамында үткәрелгән чаралар турында яраткан “Бердәмлек” газетабыз битләрендә дә, “Самар татарлары”, “Дуслык” интернет сайтларында да язмалар гел урнаштырылып барылса да, өлкәбезнең милли-мәгълүмат чараларында, шул исәптән, “Бердәмлек”тә дә эшләнгән эшләребез турында яңадан искә төшереп узсак, дөрес булыр, дип уйлыйм.
Үткән елда Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан кайткач та, анда күтәрелгән мәсьәләләрне тормышка ашыра башладык. Анда безгә бүләк итеп бирелгән “Тәрбия баскычлары” видеофильмын әби-бабайларны, ата-аналарны җыеп күрсәттек, фикер алышулар оештырдык. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез турында сөйләүче, балаларыбызны милли рухта тәрбияләргә чакыручы бу фильмны алга таба мәктәпләрдә дә пропагандаларга планлаштырабыз.
Өлкә “Ак калфак” оешмасы төрле темаларга яшьләр белән очрашулар, мастер-класслар да үткәрә. Мәсәлән, кечкенә генә татар кафебызда активистларыбызны кулъяулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары чигәргә өйрәткән идек. Шуннан озак вакыт та үтмәгәндер, бу мастер-класста катнашучылар безгә үзләренең кул эшләрен, чигүләрен алып килә башладылар. Алардан күргәзмә сыманрак чара оештырырга булдык. Анда читләре челтәрләп эшләнгән берсеннән-берсе матуррак аллы-гөлле калфаклар, изүләр, кулъяулыклар урын алды. Шунда ук безнең оста хатын-кызларыбыз Гөлфия Кәримова белән Алия Канюкаева яңа чигү ысулын күрсәттеләр. Аларның ленталар белән чиккән чәчәк бәйләме барыбызга да ошады һәм күпләр шул ысул белән чигүне үзләштерергә алынды.
Ә бит бу әйберләр якыннарыбызга менә дигән бүләк булачак. Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та юкка гына үз кулларыгыз белән эшләнгән әйбердән дә кыйммәтрәге юктыр, дип әйтмәгәндер шул.
Шуңа да “Ак калфак”ка йөрүче хатын-кызларыбыз без уздырган чараларга үзләренең кызлары-оныкларын да алып килә торган булдылар. Без аларга үзебезнең милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез, аш-суларыбыз турында сөйләп кенә калмыйча, чигеп тә, тегеп тә, пешереп тә күрсәттек. Алар үзләре дә бу эштә тырышлыкларын, булдыклыкларын күрсәттеләр. Аллаһыга шөкер, тырышсак үзебез дә, балаларыбыз да, оныкларыбыз да — барыбыз да булдырабыз икән.
Ә инде безнең өлкә “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзалары (җитәкчеләре дисәк тә ярый) — Самарадан Айсылу Әбдиеваның, Кошки районының Иске Фәйзулла авылыннан Рәфисә Миңнебаеваның Татарстанның Актаныш районында уздырылган халыкара семинардан алып кайткан тәҗрибәләре оешмабызга бер яңарыш булып, тагын да яхшырак эшләргә этәргәч ясады.
Безнең өлкә оешмабызның урыннарда оештырылган бүлекчәләрендә Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) авылында Рәфисә Миңнебаева, Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында Бибинур Газизова, Похвистнево районының Гали авылында Илһамия Кәримова, соңрак Сызран шәһәрендә Гөлшат Йосыпова беренче көннәрдән үк яхшы итеп эшләп киттеләр. Аларның барсы да өлкә оешмасы үткәргән барлык чараларда актив катнашалар, үзләрендә дә төрледән-төрле бәйрәмнәр, күргәзмәләр, мастер-класслар уздыралар. Мәсәлән, күпләр бик матур итеп Каз өмәләре, Ифтар мәҗлесләре, ветераннар белән очрашулар уздырдылар.
Мин Гали авылы хатын-кызларын аерым билгеләп үтеп, алар турында безнең горурлыгыбыз дияр идем. Быел анда үткәрелгән Каз өмәсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бу турыда “ТНВ-Планета” каналында бик шәп тапшыру күрсәтелде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова форумда катнашучылар арасында.

«Ак калфак» әгъзалары татар милли аш-сулары пешерү тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Безнең өлкә оешмабызда һәм урыннарда үткәрелгән чаралар турында сөйләп китсәң, сөйләп бетерерлек түгел. Чәк-чәк, шигърият бәйрәмнәре, милли аш-су күргәзмәләре, Ифтар, Корбан мәҗлесләре, ветераннар белән очрашулар — болар барсы да истә калырлык итеп үткәрелделәр. Үткән җәйдә өлкә Сабан туенда, мәсәлән, оешмаларыбызның актив әгъзалары — “Бердәмлек” газетасының күренекле журналисты Эльмира ханым Шәвәлиева һәм шагыйрә Наилә Хөсәенованың инициативалары буенча беренче мәртәбә “Сөлге җыю” йоласын яңадан кайтардык. Халыкка бу бик ошады. Киләсе бәйрәмнәрдә дә махсус чигелгән сөйлгеләрне, кулъяулыкларны җыеп, аларны Сабан туе җиңүчеләренә тапшыруны дәвам итәчәкбез.
Бу эшләребездә без үзебезнең Самарадан — Әминә Ибәтуллина, Сызраннан Фәния Башаева кебек активистларыбызга таянабыз. Ә менә Самараның “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара ханым Насыйрова турында да аерым әйтеп үтәсем килә. Безгә аны хөрмәт итәргә, булышырга кирәк. Аның ательесын зуррак бүлмәләргә күчерә алсак, эшләргә мөмкинлекләре дә артыр иде. “Ак калфак” оешмасы анда милли киемнәр тегәргә, чигәргә өйрәтү буенча мастер-классларны даими рәвештә оештырып торыр иде. Минемчә, “Яктылык” татар мәктәбенә бирелгән өстәмә бинада моның өчен урын табып булыр иде, дип уйлыйм.
Әнә, Ульян өлкәсендәге туган авылым Зур Чирекле мәктәбенә чыгарылыш класслар укучылары кичәсенә кунакка баргач, анда тегү-чигү, башка төрле кул эшләре белән шөгыльләнү өчен яхшы итеп җиһазландырылган бүлмәләрне күреп, хәйранга калган идем. Биредә укучыларның үзләренә дә, аларның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары булган әниләренә дә эшләү мөмкинлеге бирелә икән. Бу мастерской (һөнәрханә) җитәкчесе Гүзәл Рәшит кызы Гафарова (кыз фамилиясе Йосыпова) минем белән бергә укыган дус кызым Фәхриянең кызы икән бит. Без аның белән бер партада утыра идек һәм ул гел “бишле”гә генә укый иде. Нәкъ шул чакларда без аның белән альбомга шигырьләр, җырлар язганда (бу модада иде) кырыена матур чәчәкләр ясап куя торган идек. Ә аннан аларны кулъяулыкларга чигәргә дә өйрәндек.
Шул балачак дустым Фәхрия Зыятдин кызының улы Рамил Рәшит улы Богапов хәзер мәктәпнең директоры, математика укытучысы икән. Фәхрия ханымның кызлары, мин әйтеп узган Гүзәл Гафарова белән Галия Мәүлетова да биредә укыталар. Беренчесе — рус һәм татар теле, икенчесе — химия укытучысы. Галия Рәшит кызы авылдагы “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе дә икән әле.
Менә бит безнең ут күршеләребез — Ульян өлкәсендә шундый сокланырлык эшләр башкарып яталар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйтүләренчә, Ульян милли-мәдәни берләшмәсе дә, аның “Ак калфак” оешмасы да Россиядә иң яхшылардан санала.
Мин үзем Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасын җитәкләгән кыска гына вакыт эчендә берникадәр күзәтүләр ясарга да өлгердем, һәм кайбер фикерләр дә туды.
Минемчә, милли-мәдәни оешмаларга җитәкчеләрне сайлаганда аларның бай булуына карап эш йөртергә кирәкмәс иде. Җитәкче үз милләте өчен чын-чынлап янып-көеп йөрүче, киң белемле, рухи җитлегү алган шәхес булырга тиеш!
Бай спонсорлар белән уртак тел табып эшләүче милли оешмалар җитәкчеләре бар алар. Ерак барасы да юк. Ут күршеләребез — Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Фәрук улы Сафинны атау да җитә. Ул милләтпәрварларны бер йодрыкка туплап, татар эшкуарлары һәм губерна җитәкчеләре белән бер юнәлештә эшли белә. Шуңа оешманың уңышлары да күзгә күренерлек.
Безгә, самаралыларга да, күршеләребездән үрнәк алып, әлегә бүленгән оешмаларыбызны бер үзәккә берләштереп, җиң сызганып эшкә алынырга күптән вакыт. Милли оешмаларны бергә туплый алырлык җитәкчеләребез бездә дә бар. Шуларның берсе — Самара төбәгенең бөтен милли оешмалары белән уртак тел табып эшләүче Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев. Мин шушы булдыклы җитәкче канаты астында берничә ел эшләп, шуңа инандым.
Ә бу шактый озынга сузылган язмамны үзебез яраткан “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Безгә, һичшиксез, берләшергә кирәк. Шул вакытта гына безне хөкүмәтебез дә, эшкуарларыбыз да танып, ярдәм итә башлаячак. Ә гөрләп эшләп торучы милли оешмалары, матбугат чаралары, мәктәпләре булган татар халкын беркем дә җиңә алмаячак”.
Бу бик дөрес, хак сүзләр, минемчә. Бердәмлектә — көч, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1409