Озайт, Ходам, бераз гомерне

iҮтте гомер, үтте яшь чакларым,
Үкенмимен яшьлек үткәнгә.
Менә шушы, хәзер рәхәт көннәр
Үтә инде ялгыз, әрәмгә.

Күңелем көзгесенә төшмәсен тап,
Сакла, Ходам, нахак, ялганнан.
Аермасын язмыш берүк мине
Алсуланып аткан таңнардан.

Салкын кышның карлы буранында
Адашырга гына язмасын.
Кайгы-хәсрәт телеп эч-бәгырьне,
Күзләремә яшьләр тулмасын.

Яшь гомерләр үтә икән гөрләп,
Бүгенгесе авыр, ямансу.
Яңгыр яуган кара, көзге төнне
Алып китсә иде агымсу.

Кипте инде сагышлардан әрнеп
Елый-елый түккән яшьләрем.
Тыныч булыр минем картлык көнем
Аяз булса туар көннәрем.

Сау-сәламәт булып аягымда йөргәч,
Иң зур бәхет шушы түгелме?
Шушы рәхәтләрдә яшәп калыйм
Озайт бераз, Ходам, гомерне.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1182

Комментирование запрещено