Авылдашыбыз, сине сагынып искә алуларыбыз дога булып иңсен… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)

e6RzCxCGBfk2 - копияШушы көннәрдә Похвист­нево районы, Гали авылының асыл кешесе, танылган эш­мәкәр Расих Латыйпов ба­кыйлыкка күчкәнгә 40 көн була.

Рәсих Латыпов эш кешесе, җитәкче, җәмәгать эшләре эчендә кайнаучы – җирле “Туган тел” җәмгыятенең юлбашчысы иде. Аның исеменең эчтәлеге дә “төпле, җитди ныклы” дигәнне аңлата шул.

Рәсих авылыбызга кайтып, әти-әнисенең нигезенә төпләнде. Сынмады, сыгылмады, сынатмады. Изге эшкә керешеп, иң беренче авылда “Хәләл” ит эшкәртү цехы ачты. Күпме халыкны эшле итте, хәләл ризыклар белән туклану мөмкинлеген булдырды. Аннан “Төсле калай” цехын ачты. Авыл халкы гына түгел, чит төбәкләрдән, тирә-юнь авыллардан килеп заказлар бирәләр иде.  Мохтаҗларга (янгынга дучар булганнарга, ятим әбиләргә) ярдәм буларак, калай бушлай да бирелде. Авыл матураеп, яңарып китте.

Рәсих авылның язмышына зур хыялый максатлар куйды, төп юнәлеше — гел алга бару иде. Учак яна-яна да, ялкыны сүнеп көлгә әйләнә, җил көлне тузгыта. Ә Рәсих үзе кабызган учакка гел җылы сулыш өреп торды, сүнәргә ирек бирмәде. Авылыбызны үстерүгә, яңартуга нинди генә ысуллар уйлап тапмады. Барысы да ул уйлаганча уңышлы килеп чыкты.

Рәсих дини гаиләдә тәрбияләнгән кеше буларак, иң олы гамәлне – хаҗны гаиләсе һәм туганнары белән бергәләшеп кылды. Әтисе йөргән урта мәсҗидкә, Мөҗәһит абый торгызган мәдрәсәгә матди ярдәмне биреп торды. Яңа килеп урнашкан имамнар да аның ихтирамында булдылар. Изге чишмәне торгызуга, тәртиптә тотуга да күп өлешен кертте. Үтенеч белән мөрәҗәгать иткән мохтаҗ кешене беркайчан да кире бормады, ярдәмсез калдырмады.

Күп күркәм мәҗлесләр, чаралар да аның катнашуы белән узды. Беренче Бөтендөнья авыл Сабантуе безнең авылда үткәрелүе дә күп нәрсәне сөйли. Рәсих бу зур бәйрәмне оештыруга күпме көч куйганын, вакыт узгач, тагын да ныграк аңлыйсың. Әзерлек барышында авылдашыбыз Тулова Дания белән берләшеп, бер теләктә янып, авылыбызны шәһәргә әйләндерделәр. Галинең уңган-кунакчыл халкын тирә-якка гына түгел, илгә таныттылар. Рәсих Казан белән ике араны тоташтырып, дуслык күпере төзеде, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызды, яңартты.

Ятим, мохтаҗ туганнарына һәрвакыт аталарча ярдәм кулын сузып торды. Минем дә беренче “Туган ягым, туган авылым” шигъри җыенытыгымны бастырып чыгаруда Рәсих, ә өченчесен — “Күңел җәүһәрләрен” чыгаруда бертуган абыйсы Мөдәрис матди ярдәм иттеләр. Мөдәрис тә, энесе кебек үк, бар нәрсәгә дә малыннан өлеш чыгара. Алар үзара бик тату, дус яшәделәр. Мөдәрис, Рәсихка авыр булган вакытта, яныннан китмәде, соңгы сулышына кадәр бергә булдылар. Аллаһы Тәгалә Мөдәрискә, кылган изге гамәлләрен бәяләп, хәерле сәламәтлек һәм гомер бирсен. Әмин!

Рәсих ачкан агротуризм үзәгендә күпме кунаклар, милләттәшләребез татар халык ашларын авыз итте! Дини мәҗлесләр, корбан ашлары, туйлар, туган көннәр, юбилей табыннары анда узды.

Казан түрәләре, җитәкчеләр, төрле төбәктән килгән кунаклар Рәсихның изге нияттән чыгып башкарылган эшләренә зур бәя бирделәр. Әмма кызганыч: Мөҗәһит абыйның асыл баласы Рәсих чәчәк кебек чагында мәңгелеккә күзләрен йомып, гомер уртасында бакыйлыкка күчте. Аның шушы соңгы 13-14 ел эчендә кылган изге гамәлләренә берничек тә бәя биреп бетереп булмый…

Исән булса, тагын күпме яңа ачышлар ясап, авылыбызны иң югары ноктага мендерер иде ул! Рәсих авылыбызны яктыртучы кояшыбыз иде. Ләкин ул иртә сүнде. Аның мәңгелек йорты якты нурга күмелсен, иманы юлдаш булсын! Кылган изгелекләре, әҗер-саваплары үзенә рухи ризык булып ирешсә иде! Без, яхшылыгын искә алып, сагынып сөйләрбез, Аллаһы кушса.

Рәсихның эш урыны минем өйдән ерак түгел, 3-4 адым гына. Аның машинасы белән килеп туктаганын, аяк атлауларын әле дә тоеп ятам кебек, гәүдәсе күз алдыннан китми. Эшчеләре дә, авыл халкы да зур югалтуны сизәләр, күңелләрендә бушлык тоялар.

Аллаһыга шөкер, Рәсихның дәвамчылары бар. Сөекле хатыны Кәүсәрия, бердәнбер кызы Гөлсинә, кияүе Радик һәм үсеп килүче ике оныгы калды. Гаиләсенең җаны яралы, күңелләре китек булса да, Рәсихнең васыятларын үтәрләр. Аллаһыга шөкер, авылыбызда Рәсих кебек горурланырлык эшмәкәрләребез дә бар. Аның эшен дәвам итәрләр, ул кабызган учакны сүндермәсләр, дип уйлыйбыз. Тик Рәсих туганыбыз гына арабызда юк, кире кайтмый. Кыямәткәчә урыны тыныч булсын, безнең догаларга күмелеп ятсын. Әмин.

Шагыйрә Саимә Әхмәдулла кызы МОРЗАХАНОВА.

* * *

Рәсих Мөҗәһит улы Латыпов соңгы 9 ел, Похвистнево районы “Туган тел” оешмасының җитәкчесе буларак, телебезне үстерүдә, гореф-гадәтләрне торгызуда, татар халкының, туган ягының исемен, дәрәҗәсен күтәрүдә бик күп изге гамәлләр кылды. Кыска гомер эчендә халкын чын күңелдән сөймәгән, туган җирен, хезмәтен яратмаган кеше ул кадәр изгелек кыла алмас иде. Аның йөрәге ашкынды… Бик тынгысыз, таләпчән, башлаган эшне җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп тәмамларга тырыша иде. Аңа изге уйлар төн йокысын бүлеп керә торган булган. Безнең белән киңәшергә, уртаклашырга ярата иде.

2008нче елны оешманы җитәкләргә тәкъдим ясалгач, ризалыгын бирерме икән, дигән сораулар туды. Рәсих шул арада Әсәкәй авылына барып, андагы оешманың җитәкчесе, оешманың Уставы белән танышып кайткач кына, нинди эшкә керешергә тиешлеген аңлагач кына, ризалыгын белдерде.

Максатны зурдан куйды: татар дөньясы, барлык Россия халкы Гали авылы барлыгын, анда тырыш, дини, бик уңган, телен югалтмаган, гореф-гадәтләрен саклап калган халык яшәгәнен белсеннәр, диде. Барлык үткәргән чараларны, кылган гамәлләрен, чыгымнарын шуңа багышланды. Рәсих малын да, вакытын да, көчен дә җәлләмәде. Үзе кебек эш сөйгән, уңган кешеләрне хөрмәт итә иде. Көчле рухы, ташып торган энергиясе белән ул барыбызны да уйланган эшне нәтиҗәле иттереп эшләргә, төгәлләргә өнди иде.

Яшь буын туган телен хөрмәт итәргә, өйрәнергә, татар халкының гореф-гадәтләрен белергә, туган авылын яратырга тиеш, дигән уйдан чыгып, төрле чаралар оештырырга омтыла иде. Мәдәният йорты гөрләп торырга, төрле түгәрәкләр эшләргә, спорт буенча ярышлар үткәрелергә тиеш, дип саный иде. Спорт ярышларын аеруча яратты. Үзе дә рәхәтләнеп катнаша иде.

Администрация бинасында музей оештырабыз дигәч, чын күңелдән ярдәм итте. Музей барлыгына горурланып яшәде.

Яшьләр арасында талантлар эзләде, аларга барлык ярдәмен күрсәтте. Яшь гаиләләргә һәрвакыт киңәшен бирде, олыларны хөрмәт итте, һәммәсенә ярдәм кулын сузды.

Беренче “Халкым минем” фестивален оештырганда, Рәсихның тәкъдиме белән, авыл гармунчыларын барладык. Аларны мәдәният йортына җыйдык. Сандыкларында онытылып яткан гармуннарын күтәреп 10 бабай репетициягә йөри башлады. 70 яшьтәге авылдашларыбыз яшәреп, дәртләнеп киттеләр. Нинди генә сәхнәләрдә, мәйданнарда чыгыш ясамадылар, бәйрәмнәрдә катнашмадылар алар! Икесе, Дәрҗиман абый һәм Исмәгыйл абый (мәрхүм), хәтта мәктәп укучыларына дәрес бирделәр. Рәсих аларның күңелләрен күрә белде, тәмле сүзен, якты йөзен җәлләмәде.

Сабантуй бәйрәмнәрендә катгый рәвештә аракы сатылмаска, бернинди дә эчемлек булмаска тиеш, диде. Халык рәхәтләнеп ял итсен өчен яхшы әзерлек, күп уеннар, ярышлар булсын, артистлар килсен, дигән киңәшен бирде. Нинди генә түрәләр килмәсен, табыннар эчемлексез узды.

Авылыбызның яшеллекә күмелеп утырганын теләде. “Йортым — минем гөл бакча” дигән ярыш оештырдык. Әниләр бәйрәме көненә багышланган концерт барышында җиңеп чыккан яшь гаиләләрне, Рәсих исеменнән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдык.

Аның уенда, күңелендә яхшы теләкләре күп иде әле. Январьнең 15ләрендә без, “Ак калфак»лылар, Рәсих һәм Кәүсәр белән очраштык. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. 2016нче ел буенча эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадык, 2017нче елга план кордык. Рәсихнең гомере өзелергә күп калмаган булган. Чиренең авырлыгын да белдек, әмма аның үлүенә йөрәк, күңел бер дә ышанмады. Чөнки ул аңа үзе дә ышанырга теләмәде…

Халык һәм авыл өчен изгелекне, онытылырга тиеш булмаган эшләрне күп кылды. Аллаһы Тәгаләм, Рәсихның урынын җәннәтле ит. Рәхмәт сүзләребез дога булып иңсен, каберең нур белән тулып торсын. Әмин.

Ветеран укытучы, тәрбия эше буенча мәктәп директорының урынбасары, “Туган тел” һәм “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләренең урынбасары Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА.

_dTBJeY-tjU_vzAypUZaM4 _vZq9CtKN8w SONY DSC 7cPP6nHmO5Y 26w1gxfD8Dc Bmt2kyBmeV8 CIMG0523 CIMG0672 CYoSyU_nalU - копия DSC_0024 DSC_0047 DSC_0154 DSC_1088 SONY DSC DSCF0101 e6RzCxCGBfk2 - копия Ev12Zhfadrs EWCvJ6ktKqc IMG_0699 IMG_0962 IMG_1472 IMG_2475 IMG_3782 lBHT-tH08NM MpmMxRHqVFonrQhmktA86EPICT0128 DCF 1.0 T2F5DlFcUMc XuPNasKpEOg расих и губернатор1Отскаrtнировано 03.04.2017 10-16 (5) 1Отскаrtнировано 03.04.2017 10-16 (7) 1Отсканировано 03.0rt4.2017 10-16 (2) 1Отсканировано 03.04.2017 10-16 (3) 1Отсканировано 03.04.2017 10-16 (4) 1Отсканировано 03.04.2017 10-16 (5) 1Отсканировано 03.04.2017 10-16 (6) 1Отсканировано 03.04.2017 10-16 (7) 1Отсканировано 03.04.2017 10-16 (8)

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru


СПРАВКА

Районное татарское культурно-просветительское общество «Туган тел» существует уже более 30 лет. Руководителем общества Латыпов Расих Музагитович был избран в апреле 2008 года. Предложила ему это дело Наталья Валентиновна Шелкаева, руководившая в то время общественными организациями Похвистневского района. В начале деятельности он стал изучать законадательные документы, ознакомился деятельностью других обществ, узнал о Всемирном конгрессе татар, вошел с ними в контакт, сплотил вокруг себя лиц, заинтересованных делами общества.

Основными целями деятельности этой организации являются:
— содействие развитию культуры татарского народа, всестороннему развитию личности средствами культурно-просветительской деятельности;
— создание условий для практического осуществления программ сохранения и возрождения традиций народного творчества, поддержки инициатив самодеятельных коллективов и содействие их реализации;
— содействие творческой профессиональной деятельности работников социально-культурной сферы;
— создание условий для сохранения языка;
— возрождение приверженности к национальным, духовно-нравственным обычаям и традициям;
Чтобы достичь целей, нужно было запланировать дела, которые заинтересовали бы людей и прошли на высоко организованном уровне. Расих решил провести национальный праздник «Сабантуй» к 5-летнему юбилею ООО «Халяль». Было приглашено много гостей, члены Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар, религиозные деятели и группа артистов. Присутствовал на празднике Ринат Зиннурович. Праздник понравился всем и люди поверили благим стремлениям Расиха.

Исполнительный комитет Всемирного конгресса татар, его руководитель Ринат Зиннурович Закиров всегда поддерживали и помогали в реализации любые начинания, идеи и замыслы Расиха Музагитовича.

Расих считал, что самое главное в деятельности общества — это выявление и поддержка талантливой молодежи, обеспечение условий для саморазвития и содействие росту самосознания молодого поколения, пробуждение и укрепление интереса молодежи к всестороннему развитию. Поэтому в школах по его инициативе ежегодно проводились краеведческие чтения «Туган як». Учащиеся изучали свой край, писали работы на родном языке. Победители награждались деньгами и призами, поездкой в музеи Г.Тукая в селе Кырлай Республики Татарстан, музей М.Джалиля в селе Мостафа Оренбургской области и в Булгары. А также выпускные классы писали работы о прошлом, настоящем и будущем села. Победители были поощрены денежной премией. Три раза молодежь участвовал в работе молодежного форума в Казани. Талантливые дети участвовали в телевезионной передаче «Жырлы-моңлы балачак», (2011г, 2014, 2015 годы) «Урмай моңнары» (2011г.), в заключительном этапе конкурса «Авыл кызы» (2012г.). При содействии общества многие выпускники продолжают обучение в вузах города Казани. Калимуллин Ислам обучается в театральном колледже.

В 2010 году была организована встреча с знаменитыми выходцами с.Алькино, где обсуждалось будущее села.

Также творческие коллективы села были гостями телепредачи «Җырлыйк әле», концертной программы народного артиста Ф.Салахова, Сабантуя села Кугарчен Республики Татарстан, неоднократно участвовали в фестивалях «Ак хисләр» (С.Асекеево, Оренбургской области), «Язгы моңнар» (г.Тольятти), «Уйнагыз, гармуннар» с. Черемшан Республики Татарстан, «Уйнагыз, Гали гармуннары» с. Камышла, в национальных праздниках г.Самара, проводимых общественными организациями.

Для сельчан организовались встречи с писателями, журналистами различных изданий Республики Татарстан (даже выписывал бесплатно газеты, журналы некоторым категориям жителей сел Алькино, Ново-Мансуркино и Мочалеевка), концерты известных артистов и другие встречи с интересными людьми.

В год учителя, на день Учителя в селе Алькино был организован праздник и чествование учителей татарской национальности школ района. А также для коллектива учителей Алькинской школы была организована поездка в город Казань. Оказана помощь в приобретении необходимой учебной татарской литературы для школ района.

Установилась крепкая связь с другими общественными организациями района. В 2014 году творческие коллективы организаций были в гостях в «Сельском уюте». Был организован праздник “Венок дружбы”. Эти же коллективы участвовали на фестивале «Халкым минем».

Ежегодно проводились спартакиада среди татарских школ, спортивные праздники для населения.

Межрегиональный творческий фестиваль «Халкым минем» стал всенародным праздником. В начале он был областным, затем стал региональным и межрегиональным. Тематика фестиваля ежегодно менялся. В 2015 году был посвящен к 70-летию Великой Победы, в 2016 году — творчеству великих татарских поэтов Г.Тукая и М.Джалиля, 2017 году – юбилею великого татарского композитора Сары Садыковой.

Латыпова Р.М. всегда понимали и поддерживали, верили ему, его начинаниям, благим стремлениям руководители администрации района и области. Именно поэтому на нашей территории с их поддержки проводились мероприятия Всероссийского масштаба:

  • Первый Всероссийский сельский Сабантуй;
  • Первые Всероссийские конные скачки;
  • Межрегиональные, региональные мероприятия: религиозная конференция “Проблемы исламского образования, пути их решения”;
  • Конкурс “Авыл кызы”;
  • Выездное заседание съезда крупных татарских предпринимателей.

Особое место в деятельности общества занимало проведение религиозных праздников “Курбан-байрам”, “Ифтар киче”, “Маулет байрам”, “У родника “Бабкай чишмасе”.

Женщины-активистки были делегатами II, III, IV Всемирного форума татарских женщин. Недавно создана своя женская организация «Ак калфак», проводились мероприятия, составлен план работы. Цель этой организации активизация деятельности женщин по сохранению языка, семейного, духовно-нравственного, религиозного воспитания подрастающего поколения. В 2016 году мероприятия проводились совместно.

Музей «Гали», находящийся в помещении администрации поселения, был отремонтирован и открыт на средства Р.М.Латыпова.

 Отчет

о проделанной работе культурно-просветителького общества «Туган тел» муниципального района Похвистневский Самарской области за 2016 год

1. В сентябре провели спартакиаду между командами общественных культурно-просветительских организаций района в селе Алькино.

2. В марте провели межрегиональный ежегодный фестиваль «Халкым минем», посвященный юбилеям великих татарских поэтов Г.Тукая и М.Джалиля.

3. В апреле провели ежегодные краеведческие чтения «Минем населем» («Мои корни»). Для победителей 2015, 2016 годов в октябре организовали поездку в древний город Булгар.

4. В августе на базе «Сельского уюта» был проведен первый районный народный праздник-фестиваль «Мы едины — мы непобедимы».

5. В июле организовали и провели конкурс рыболовов.

6. 9 мая чествовали ветеранов ВОВ.

7. Участвовали в организации и проведении праздников Сабантуй.

8. В марте создали татарскую женскую общественную организацию «Ак калфак». Выбрали актив организации и составили план работы.
Совместно провели следующие мероприятия:

- в апреле — мастер класс по украшению женского головного убора — калфак;

- в мае в «Сельском уюте» — конкурс между девушками 9-11 классов «Токмач җәю» (приготовление домашней лапши);

- в июне организовали и провели «Ифтар мәҗлесе»;

- в октябре в медресе «Гали»  — для учителей и учащихся 8-11 классов «Корбан мәҗлесе»;

- в декабре в медресе «Гали»  — для учителей и учащихся 8-11 классов «Мәүлид бәйрәме»;

- конкурс среди молодых семей «Самый образцовый дом». Победителей наградили во время концерта, посвященного ко Дню матери.

- 4 декабря на базе «Сельского уюта» провели «Каз өмәсе». Были приглашены представители-женщины общественных татарских организаций «Ак калфак» г.Самара, Камышлинского района, сел Н-Мансуркино и Мочалеевка.

 

НАГРАДЫ Р.М.ЛАТЫПОВА:

123

Дата Вид награды От кого За что
15.02.2016 Памятная медаль Заместитель премьер министра Республики Татарстан, полномочный представитель Республики Татарстан в РФ Ахметшин Р.К. В память о 110-летии со дня рождения Мусы Джалиля
20.02.2015 Нагрудный знак Губернатор Самарской области Меркушкин Н.И. За труд во благо земли Самарской
25.04.2011 Медаль Решение попечительства совета фонда регионального развития «Перспектива» Грибачев Б.В. За заслуги в бизнесе
Знак Всероссийская общественная организация героев, Кавалеров государственных наград и лауреатов государственных премий «Трудовая доблесть России» Трудовое отличие
25.02.2010 Медаль Президент Республики Татарстан Шаймиев М.Ш. В память 1000-летия Казани
21.04.2016 Памятный знак Губернатор Самарской области Меркушкин Н.И. «Куйбышев – запасная столица»
15.03.2014 Медаль Башкарма комитет Рәисе Закиров Р. Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен
17.03.2009 Диплом Председатель Самарской Губернской Думы В.Ф. Сазонов За значительный вклад в развитие пищевой отрасли промышленности Самарской области и в связи с 80-летием со дня образования Муниципального района Похвистневский
2010 Почетная грамота Губернатор Самарской области В.В. Артяков За активное участие в подготовке и проведении Всероссийского сельского Сабантуя в рамках празднования 400-летия с. Алькино Муниципального района Похвистневский Самарской области
14.07.2012 Благодарственное письмо Председатель Самарской Губернской Думы В.Ф. Сазонов За активное участие в организации конно-спортивных соревнований среди татарских сел Российской Федерации на кубок Всемирного конгресса татар
04.12.2012 Рэхмэт сузе Президент Республики Татарстан Р.Н. Миннеханов Татарстан Республикасы белән мәдәни һәм икътисади элемтәләрен үстерүгә, милләтара һәм конфессияра татулыкны ныгытырга зур өлеш кертүе, татар халкының рухи кыйммәтләрен һәм үзенчәлеген саклап калуда актив катнашуы өчен
24.01.2012 Благодарность Самарской Губернской Думы Председатель Самарской Губернской Думы В.Ф. Сазонов За вклад в развитие местного самоуправления, активную общественную работу среди населения Самарской области
2013 Благодарственное письмо Заместитель Председателя Правительства Самарской области – министр сельского хозяйства и продовольствия Самарской области В.В. Альтергот За многолетний добросовестный труд в развитие сельскохозяйственного производства
10.11.2012 Благодарственное письмо Шейх – уль – Ислам Талгат Сафа Татжуддин Верховный Муфтий Председатель ЦДУМ России За большое внимание духовно-нравственному возрождению, благородный труд и действенную поддержку отечественным общественно-политическим начинаниям
2011 Диплом Председатель оргкомитета Премии, Президент Фонда Регионального Развития «Перспектива» В.В. Грибачев Лауреат премии общественного признания «Золотой Фонд Регионов»
2010 Диплом Председатель общественного совета областной общественной акции «Народное признание», вице-губернатор руководитель аппарата правительства Самарской области А.И. Бендусов Лауреат областной общественной акции «Народное признание» 2010 года в номинации «Сострадание и Милосердие»
2008 Благодарственное письмо Секретарь политического совета Самарского регионального отделения Всероссийской политической партии «Единая Россия» В.Ф.Сазонов За активное участие в прошедших избирательных компаниях и значительное содействие в победе кандидатов от «Единой России»
2014 Благодарственное письмо Заместитель председателя правительства Самарской области – министр сельского хозяйства и продовольствия Самарской области В.В. Альтергот Победитель Областного конкурса «Лучший объект сельского туризма Самарской области» в номинации «Лучший проект в сфере сельского туризма»

КОНТЕКСТ:

Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка… (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Татар дөньясы зур югалту кичерә

* * *

Фидакарь милләттәшебез Рәсыйх Мөҗәһит улы ЛАТЫЙПОВ вафат булды… / Окончил свой земной путь Расих Музагитович ЛАТЫПОВ…

* * *

Организация «Ак калфак» села Алькино подвела итоги 2016 года и построила дальнейшие планы

* * *

Расих Латыпов награжден Почетным знаком Губернатора Самарской области «За труд во благо земли Самарской» / Зур хезмәткә — зур бәя

* * *

Николай Меркушкин: «Мы будем активно развивать агротуризм в Самарской области» (ФОТОРЕПОРТАЖ И ВИДЕОСЮЖЕТ) / Николай МЕРКУШКИН: “Самара өлкәсендә агротуризмны актив үстерәчәкбез”

* * *

Областные власти поддерживают развитие агротуризма в Алькино

* * *

Сыерларга сохари кем ашата? / ВСЕРОССИЙСКИЙ СХОД ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ В АЛЬКИНО

* * *

Әле дә син бар әле дөньяда

* * *

В планах — стабильность и движение вперед OОО «Халяль» — 10 лет

Просмотров: 1729

Комментирование запрещено