Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка… (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_1534Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән «Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыпов исеме бирелде

2017 елның 18 мартында Похвистнево районының Гали авылында тугызынчы тапкыр Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» фестивале уздырылды. Нишлисең бит, шулай язган булгач, быелгысы үзеннән башка гына үтте… 

Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Быел фестиваль бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена багышланган иде. Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә 15 яшьтән – 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнашты. Һәр катнашучы Сара Садыйкова иҗат иткән җырны башкарырга тиеш иде. Алар өч — 15 яшьтән 20 яшькә, 21 яшьтән 35 яшькәчә һәм 36 – 50 яшь­кә­чә төркемгә бүленеп чыгыш ясадылар.

Фестиваль, гадәттәгечә, Похвистнево районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиоканалы һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы ярдәме белән уздырылды. Быелгысының төп иганәчесе Гали авылы кызы Дания Әсхәт кызы Тулова-Хәсәншина булды. Күптән түгел генә ул Татарстан Республикасы Президенты указы белән иң югары бүләккә лаек булды — «Фидакарь хезмәте өчен» дип аталган медаль белән бүләкләнде.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, оешманың мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина һәм башкалар бар иде.

Бәйгедә катнашучыларга Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр  жюри әгъзалары сайлап алу мәшәкатен башкардылар.

1-DSC_1410 1-DSC_1416 1-DSC_1432 1-DSC_14371-DSC_13321-DSC_1333 1-DSC_13451-DSC_13491-DSC_14001-DSC_1404 Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Анда Гали уңганнарының кул эшләре, авыл тарихы турындагы мәгълүматлар бар иде.

1-DSC_13701-DSC_1372 1-DSC_1373 1-DSC_1375 1-DSC_1377 1-DSC_1381 1-DSC_1385 1-DSC_1390 1-DSC_1391 1-DSC_1451 1-DSC_1476Сайлап алу туры узганнан соң галилеләр гала-концертка җыелды.  Жюри әгъзалары, фестивальне алып баручылар Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәләхов тамашачыларны сәламләделәр.

1-DSC_1486 1-DSC_1489 1-DSC_1492- «Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында барыбыз өчен дә яхшы таныш булган Гали авылының легендар егете Расих Мөҗәхит улы Латыйпов торды. Аның идеясе белән оешкан иҗат фестивале тугыз ел дәвамында үсте, баеды, төрлеләнде. Быел да бәйгене зурлап уздыру — аның хыялы иде.  10нчы тапкыр үтәргә тиешле фестивальгә дә планнары зурдан иде. Нишлисең бит, рәхимсез үлем Расихне безнең арадан алып китте. Гали авылы гына түгел, бөтен татар дөньясы үзенең затлы улын, бөек шәхесен, милләтпәрвәр улын югалтты…

Расих Латыпов туган авылын, туган җирен, авылдашларын хөрмәтләде, гаиләсен, туганнарын, дусларын яратты. Ул халык дип, милләт дип, Гали авылы дип яшәде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасын оештыручыларның берсе, оешманың рәисе урынбасары, I Бөтенроссия авыл Сабантуен, Похвистнево районында «Туган тел» татар җәмгыятен оештыручы, гомумән олпат шәхес Расих Латыповны бер минут тынлык белән искә алыйк әле, — дип башлап җибәрде чараны күзләренә яшьләр тыгылган Гөлназ ханым.

- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән быелдан «Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме бирелде, — дип тә өстәде алып баручы бер минутлык тынлыктан соң.

Аннан соң сүзне мөхтәрәм кунаклар — өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов — алдылар.

- Расих Латыпов — үз авылының, районының, халкының патриоты булды. Аның исеме мәңге онытылмаячак…  «Халкым минем” бәйгесенең дәвамлы булачагына да ышанасы килә, – дип белдерделәр алар һәм мәрхүмнең туганнарына сабырлык, ә башкаручыларга иҗади уңышлар теләделәр.

Александр Иванович галиле Хәйдәр Гәрәевны өлкә губернаторның Почет грамотасы белән дә бүләкләде, быелгы чараның иганәчесе Дания Әсхәт кызы Туловага дип әзерләнгән “Куйбышев – запас башкала“ күкрәк билгесен шундый олы йөрәкле кыз үстергән әнисе Наҗибә апага бирде. Юрий Федорович Рябов үз чиратында чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Расих Латыйповка тапшырылырга тиешле «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан» дип аталган күкрәк билгесен аның хәләл җефетенә бирде.

1-DSC_1496 1-DSC_1501 1-DSC_1507 1-DSC_1513 1-DSC_15191-DSC_1521

image1Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаган башкаручыларның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Халкым минем”  бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар. 15 яшьтән 36 яшькәчә лауреатлар октябрьдә Казанда үтәчәк “Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына узды. Бу исә иң зур бүләк булгандыр, минемчә.

Беренче урыннарны Самардан Розалия Наил кызы Хәкимова, Фәрзәнә Фәрхәт кызы Мәхмүтова, “Җидегән чишмә” җыры белән Гали авылыннан Алия Минсәхи кызы Әхмитова, “Йөрәк сере” җыры белән Камышлы авылыннан  Наил Хәкимов яуладылар.

image6

Розалия Наил кызы Хәкимова.

image7

Фәрзәнә Фәрхәт кызы Мәхмүтова.

image8

Алия Минсәхи кызы Әхмитова.

image9

Наил Хәкимов.

Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында Гали авылыннан Наилә һәм Камилә Хәсәновалар, “Яшьлегем эзләре” җыры белән Яңа Ярмәк авылыннан Алисә Илдар кызы Хаматшина, Яңа Мансур авылыннан Зилә Шәрәфетдинова, Мәчәләй авылының вокал ансамбле (Рауза Хәйбрахман кызы Иваева, Асия Ильяс кызы Исмәгыйлева, Бибинур Зәки кызы Газизова, Разия Салихҗан кызы Канюкаева, Зөләйха Касыйм кызы Миясарова, Жанна Арслан кызы Әмирова).

1-DSC_1531

Мәчәләй авылының вокал ансамбле җитәкчесе Жанна Арслан кызы Әмирова.

1-DSC_1534

Наилә һәм Камилә Хәсәновалар.

image5

Алисә Илдар кызы Хаматшина.

image4

Зилә Шәрәфетдинова.

Өченче дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбе укучысы Әлсинә Дәүләтбаева һәм Яңа Мансур авылыннан Зөлфия Равил кызы Арсланова  лаек булдылар.

image2 image31-DSC_1523

1-DSC_1525

Яңа Мансур авылыннан Зөлфия Равил кызы Арсланова.

1-DSC_1526

Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбе укучысы Әлсинә Дәүләтбаева.

1-DSC_1603

Беренче урыннарны Самардан Розалия Наил кызы Хәкимова (уңда), Фәрзәнә Фәрхәт кызы Мәхмүтова (сулда) алдылар. Уртада — өченче урынга лаек булган Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбе укучысы Әлсинә Дәүләтбаева.

1-DSC_1596 Гала-концертта конкурстан тыш чыгыш ясаучылар да булды. Беренче булып сәхнәгә Камышлы районы һәвәскәрләре чыкты.  Югары дәрәҗәдә халык иҗаты үрнәкләрен күрсәткән “Ак каен” фольклор халык ансамбле бәйрәмне бик матур итеп ачып җибәрде. Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп,  Казан кунакларына бавырсак та тапшырды.

- Бүген үзебезнең Иске Ярмәк авылында да якташыбыз, шагыйрь, язучы Зыя Ярмәкинең 130 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрәчәкбез. Ул бик зур әзерлек таләп итә, шулай булуга карамастан без әлеге фестивальдә дә чыгыш ясамыйча булдыра алмадык. Чөнки шушы чараның чишмә башында торучы Расих әфәнде Латыйпов — олы ихтирамга лаеклы шәхес булды, — диде “Ак каен” фольклор халык ансамбле җитәкчесе Наил әфәнде Галимуллин да.

1-DSC_1536

Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина.

1-DSC_1540

“Ак каен” фольклор халык ансамбле җитәкчесе Наил әфәнде Галимуллин.

1-DSC_1538

Яңа Мансур авылыннан Зөлфия Равил кызы Арсланова.

Яңа Мансур авылыннан Зөлфия Равил кызы Арсланова.

1-DSC_1546

Иске Усман авылыннан Гүзәл Фаил кызы Нурутдинова.

1-DSC_1548

Мәчәләй авылының вокал ансамбле.

1-DSC_1553

Яңа Мансур авылыннан Зилә Шәрәфетдинова.

1-DSC_1556

“Яшьлегем эзләре” җыры белән Яңа Ярмәк авылыннан Алисә Илдар кызы Хаматшина.

1-DSC_1559

Беренче урынны “Җидегән чишмә” җыры белән Гали авылыннан Алия Минсәхи кызы Әхмитова яулады.

1-DSC_1562

Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбе укучысы Әлсинә Дәүләтбаева.

1-DSC_1563

Фәрзәнә Фәрхәт кызы Мәхмүтова.

1-DSC_1568

Розалия Наил кызы Хәкимова.

1-DSC_1572

“Йөрәк сере” җыры белән Камышлы авылыннан Наил Хәкимов.

1-DSC_1575

Гали авылының вокал ансамбле.

Йомгаклау концерты тамашачы алкышлавы астында барды. Залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдап, аяклары тыпырдап торды. Башкарылган җырлар да тел-теш тидерерлек түгел иде. Әйтергә кирәк, катнашучыларны сайлап алганда зур таләпчәнлек куелганы да сизелә. Чөнки барчасының да башкару сәләте югары, дияргә була. Барлык җырларны да халыкка һөнәрмәнд җырчылар биеклегендә җиткерделәр.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та репертуарыннан халык күңеленә бик ятышлы җырларын башкарды. Тамашачы аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

1-DSC_1579 1-DSC_1585Рәхмәт сүзләре дә күп булды: авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ошбу яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар.

1-DSC_1593- Киләсе елга 10нчы тапкыр үтүче фестивальне Расих Латыйповның туган көнендә — 17 февральдә — зурлап уздырырбыз, дип планлаштырабыз. Расихның исемен мәңгеләштереп, аны Гали авылындагы берәр урамга да бирсәләр, татар дөньясы бик шат булыр иде,  – дип тәмамладылар тамашаны алып баручылар. Аларның бу тәкъдимнәрен зал тулы тамашачы алкышлавы белән хуплап алды. Менә шулай Расих Латыйповтан башка үткән быелгы фестивальгә нокта куелды…

Римма НУРЕТДИНОВА, «Самар татарлары» порталы редакторы.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1743

Комментирование запрещено