8 март – Халыкара хатын-кызлар көне
Гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Гаиләдә ул — уңган хуҗабикә, сабые өчен — назлы әни, ир-ат өчен — сөекле хатын. Нәфис затлар җәмгыятьнең төрле даирәләрендә дә үзләрен акыллы белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныталар. Алар – әйбәт җитәкче, эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе, оста педагог, табиб.
Ә Похвистневода яшәүче Гөлия Лавникова (Сапукова) үзенең хезмәте белән кешеләргә бәйрәм бүләк итә, музыка ярдәмендә тормышка ямь, нур, җылылык өсти. Аның иҗат юлы да музыка кебек — ноталардан башланып китеп, көчле бер җырга әйләнгән. Читать полностью