8 март – Халыкара хатын-кызлар көне
Гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Гаиләдә ул — уңган хуҗабикә, сабые өчен — назлы әни, ир-ат өчен — сөекле хатын. Нәфис затлар җәмгыятьнең төрле даирәләрендә дә үзләрен акыллы белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныталар. Алар – әйбәт җитәкче, эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе, оста педагог, табиб.
Ә Похвистневода яшәүче Гөлия Лавникова (Сапукова) үзенең хезмәте белән кешеләргә бәйрәм бүләк итә, музыка ярдәмендә тормышка ямь, нур, җылылык өсти. Аның иҗат юлы да музыка кебек — ноталардан башланып китеп, көчле бер җырга әйләнгән.
Әле кечкенә вакытында ук әти-әнисе кызны җирле сәнгать мәктәбенә фортепиано классына укырга бирә. Мәктәпне тәмамлаганда Гөлия алдында нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе тормый инде, тормышын сәнгать белән җитди бәйләргә карар кылган кыз ике дә уйламыйча язуларын Санкт-Петербургның мәдәният һәм сәнгать университетына илтеп тапшыра һәм анда эстрада музыка сәнгате һәм нәфис коммуникацияләр факультетын тәмамлый. Гөлиянең сәләтен күргән остазлары аңа шунда ук эш урыны һәм аспирантурага укырга керергә тәкъдим итәләр. Тик милләттәшебезнең туган шәһәренә булган мәхәббәте көчлерәк булып чыга, ул үзе укыган балалар сәнгать мәктәбенә кайтып, балаларга музыка серләрен төшендерә башлый.
2006 елда мәктәптә эстрада җыры сыйныфы ачылгач, Гөлия Хөснулла кызы «Алые паруса» дип аталган вокал-эстрада ансамблен оештыра. Автор программасы буенча шөгыльләнгән бу коллектив бүген Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә күпләргә таныш.
Егерме елдан артык педагогик эшчәнлегендә Гөлия Лавникова күп казанышларга ирешкән — Халыкара, Бөтенроссия һәм төбәк проектларында катнашып, осталыгын һәм югары һөнәри дәрәҗәсен күрсәткәне өчен, алтмыштан артык дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Өлкә һөнәри осталык конкурсында җиңү яулап, Гөлия “Ел мәдәният хезмәткәре” исеменә дә лаек була, «Идел проспекты» ачык дәресләр өлкә фестивалендә даими катнашып, берничә ел рәттән I дәрәҗә лауреат исемен, мәдәният һәм сәнгать проектлары бәйгесендә губерна грантын алуга да ирешә. Бүген аның күп укучылары илнең дәрәҗәле югары уку йортларында эстрада-джаз җыры буенча укуларын дәвам итә.
Гөлия Хөснулла кызы берникадәр вакыт Самара Дәүләт мәдәният институтында да укытып ала. Анда да аның студентлары өлкәбездә үткәрелгән бәйгеләрдә, фестивальләрдә актив катнашып, һәрвакыт югары урыннар яулыйлар.
- III “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән сәнгать коллективлары фестиваленең Гала-концертында “Алые паруса” ансамбле минем авторча эшкәртелүемдә татарча “Миләшләрем” җырын а капелла башкарып, барысын да шаккатырды һәм махсус бүләккә ия булды, — дип горурланып сөйли милләттәшебез. - Үзем дә татарча җырларга яратам, туйлар, төрле тантаналарда күпләр “Туган як”, “Аерылмагыз” җырларын башкаруымны соралалар.
Гөлия ун елдан артык инде өлкәбездә иң уңышлы бәйрәмнәр, төрле тантаналар алып баручыларының берсе булып санала. Аңа заказлар бер елга алдан бирелеп куелган инде. Ул мастер-класслар һәм форумнар үткәреп, башка алып баручылар белән дә гел тәҗрибә уртаклашып тора.
Милләттәшебез бард җырлары белән дә мавыга. Ул гитарада да уйный, үзе җырлар да яза, өлкәбездә ел саен үткәрелеп килгән Грушин фестивале лауреаты исеменә дә лаек булган.
- Музыка — яшәү рәвешем, укучыларымны да сәнагатьне сөяргә өйрәтәм. Җыр-моңга гашыйк кеше дөньяның гүзәллеген күрә, таный белә, минемчә. Юкка гына: “Дөньяны бары күңел матурлыгы коткарачак”, — дип әйтмиләрдер, гүзәллек борынгыдан кешелек җәмгыятен яшәткән, аңа рухи йөзен югалтырга ирек бирмәгән, — дип елмая Гөлия Лавникова.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1027