
Сара апа САДЫЙКОВАның 1982 елда төшерелгән фотосурәте.
…“Бердәмлек”кә Казаннан бер хат килеп төште. Аны Сара апаның һәм танылган татар артисты, режиссер Газиз ага Айдарскийның кызы — 92 яшьлек Әлфия ханым Айдарская язып җибәргән…
Татар иленең данлыклы кызы Сара Садыйкова турында берничә якты истәлек
Үткән ел ахырында татар җәмәгатьчелеге күп төбәкләрдә үзләренең яраткан җырчысы һәм композиторы Сара апа Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр. Казанда, Яр Чаллыда, Мәскәүдә үткәрелгән юбилей кичәләре турындагы тапшыруларны ТНВ телевизион каналы аша карап күпләребез хозурлангандыр, мөгаен. Сара апа милләттәшләребезнең иң яраткан җырчысы да, йөзләгән онытылмаслык җырлар бүләк итеп калдырган композиторы да иде бит. Читать полностью →