
Фәхретдин Канюкаев һәм Гөлнара Насыйрова.
Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән
килдек без…
Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә үзләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да,“Дуслык” оешмасы президенты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповада, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдиновада бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән. Читать полностью →