Тегермән дип аталган очта яшәүчеләр ике көн рәттән үзләренең тамашаларын күрсәттеләр.
26 һәм 27 мартта Иске Ярмәк авылының Тегермән дип аталган очында яшәүчеләр «Туган авылыма — 280 ел» исеме астында зур концерт программаларын тәкъдим иттеләр.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә. Авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Юкәле Тау һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр һәм Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Чулпан һәм Яңа Ярмәк авыллары халкы концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтә, ә иң уңышлы номерлар Май бәйрәмнәре көннәрендә үткәреләчәк Гала-концертка тәкъдим ителә. Нәкъ шунда җиңүчеләр дә билгеле булачак. Читать полностью →