
91 яшьлек сугыш батыры Гомәр ага Хәлиуллин, оныкчыгы Аделина Гайзуллина (уңнан икенче), Әминә Хәйрова һәм Андрей Герасимов.
Региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Орден-медальләр батырлык хакында сөйли” акциясенә Самараның “Яктылык “ татар мәктәбендә йомгак ясалды.
Бу акциягә җан өргән “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдиновның туган авылы Бикүледә (Татарстанның Нурлат районы) шундый акциянең бик уңышлы үтүе турында “Бердәмлек”нең 9нчы санында (28 февраль, 2017 ел) язган идек инде. Менә хәзер эстафета Самара өлкәсенә бирелде. Читать полностью