«Как эти люди могут ходить по земле?!»: вандалы разгромили погост сестры Тукая / Халык, елый-елый, кабер ташларын торгызды – Бәчек авылы фаҗигасе (ВИДЕО)

1493788152_81343_IMG_6157В дни памяти Тукая на деревенском кладбище под Казанью разгулялись вандалы. Десятки надгробий пришлось восстанавливать жителям деревни Васюково (по-татарски Бәчек) в Зеленодольском районе. Корреспондент «БИЗНЕС Online» пообщался с очевидцами: учинить разгром, по мнению местных, мог лишь человек, знакомый с этими местами. Между тем полиция до сих пор ищет тех, кто осенью прошлого года покусился на Ново-Татарское кладбище, где похоронены деятели национальной культуры.

КЛАДБИЩЕНСКИЙ РАЗГРОМ В ВАСЮКОВО: «ЗЛОУМЫШЛЕННИКОМ МОЖЕТ БЫТЬ ЧЕЛОВЕК, КОТОРЫЙ УЖЕ БЫВАЛ ЗДЕСЬ»

МВД по РТ накануне сообщило о разгуле вандалов на кладбище в деревне Васюково Зеленодольского района — поврежденными оказались около 90 надгробных плит. Последствия обнаружили 30 апреля, случившееся — не первый случай на этом кладбище: самый ранний зафиксирован в 1997 году, затем в 2014-м и 2015-м. Уголовное дело возбуждено по ст. 244 УК РФ «Надругательство над телами умерших и местами их захоронения». Максимальное наказание — лишение свободы до 5 лет, в то время как, к примеру, за вандализм можно поплатиться тремя годами колонии.

Корреспондент «БИЗНЕС Online» выехал на место происшествия. Небольшая татарская деревня Бәчек (или по-русски Васюково) ничем особым неприметна. Она находится примерно в 80 км от Казани, если ехать по трассе М7 на Москву, на правом берегу Волги. Три улицы — Тукая, Ибрагимова и Ямашева. 123 избирателя, или население в 150 человек.

Кладбище XVIII века можно назвать местной достопримечательностью — здесь похоронена сестра Габдуллы Тукая, 131-летие со дня рождения которого общественность отмечала на прошлой неделе. К слову, Бибисаджида Хабибуллина (1877 — 1956) не родная поэту по крови — она была дочерью его приемных родителей. В Васюково женщина переехала вслед за дочерью Уммуханией Хабибуллиной (1903 — 1975), которую в 1941 году направили сюда директором школы.

Могилы Хабибуллиных расположены рядом. К счастью, их не тронули. Зато, если быть точными, 93 намогильных камня перевернуты, а четыре из них злоумышленники привели в полную негодность. Впрочем, визуально разгул вандалов сейчас в глаза не бросается: местные жители уже успели поработать над восстановлением надгробий. Когда корреспондент «БИЗНЕС Online» подъехал к кладбищу, там находился имам местной мечети Хайдар Сибгатуллин, ведь обычно в деревнях мулла присматривает за погостом. Хазрат одним из первых узнал о кощунстве.

«Мне позвонили без десяти семь утра 30 апреля, — рассказал он. — 1 мая мы планировали провести субботник на кладбище, у нас есть такая традиция. А позвонивший мне мужчина из-за того, что ему нужно было уезжать, захотел заранее привести в порядок могилку родных своей жены. Ну и увидел такое…»

Сибгатуллин до выхода в отставку был сотрудником милиции, но у бывшего сыщика нет даже предположений, кто мог поднять руку на святое. Ведь все мы рано или поздно найдем последний приют в земле, говорит он. Единственное, что может предположить 53-летний имам, — злоумышленником может быть уже побывавший здесь ранее, ведь до деревни несведущему человеку добраться непросто. Хайдар хазрат напомнил и эпизод 2012 года, когда один парень из соседней деревни Альменево так же расковырял несколько десятков намогильных камней. Его признали невменяемым и отправили на принудительное лечение. «Исключено, его уже проверили», — снял вопрос с языка экс-милиционер. В итоге жители и в самом деле вышли на субботник, который теперь оказался наполнен особым смыслом.

«Хвала Аллаху, нашу могилу не тронули, но нас возмущает факт того, как эти люди могут спокойно ходить по земле», — сказала корреспонденту «БИЗНЕС Online» Люция Садриева, у которой здесь похоронены свекр и свекровь. А вот могилу бабушки Галины Пильниковой разворотили, сломали арматуру, на которой крепится плита. Галина и ее муж Антон глухонемые, так что общаться с ними пришлось с помощью бумаги и ручки. Пильникова написала на листочке вопрос, который многих волнует : «Кто это сделал? А главное — зачем?»

ПО СЛЕДАМ ПОГРОМА НА НОВО-ТАТАРСКОМ КЛАДБИЩЕ

Как сообщила «БИЗНЕС Online» пресс-служба МВД по РТ, сейчас ведутся оперативно-разыскные мероприятия. Причастные к погрому на кладбище пока не установлены. При этом информацией о подобном инциденте в Васюково в 2012 году в правоохранительных органах не обладают.

Масштабы вчерашнего ЧП немногим уступают случившемуся на Ново-Татарском кладбище в сентябре прошлого года. На городском месте захоронения от рук вандалов пострадало более 100 надгробных плит и памятников. Преступники действовали хаотично и явно группой, могильные плиты были повалены, памятники — повреждены ломом. Эксперты «БИЗНЕС Online» предположили, что случившееся — политическая провокация.

Преступление вызвало широкий резонанс еще и потому, что на этом кладбище покоится цвет татарской интеллигенции. Несмотря на заявления, что захоронения известных деятелей, в том числе Тукая, не тронуты, корреспонденты «БИЗНЕС Onlinе» увидели тогда отколотое надгробие композитора Салиха Сайдашева и сдвинутый с постамента памятник татарскому писателю и литературоведу Раису Даутову и его супруге Диляре. Камеры, установленные у главного входа на кладбище, предполагаемых преступников не зафиксировали. Злоумышленники пробрались через ворота по ул. Меховщиков, которые, по словам очевидцев, и не закрывались.

Несмотря на громкую реакцию общественности и объявление о денежном вознаграждении (5 млн. рублей) от президента РТ Рустама Минниханова за любые сведения о злоумышленниках, следствие по делу, возбужденному по ч. 2 ст. 244 УК РФ, происходило без огласки. Так, накануне в пресс-службе МВД по РТ кратко заявили, что расследование по-прежнему ведется.

Впрочем, небольшая надежда на поимку вандалов появилась после задержания скинхедов Руслана Архипова и Романа Халилова. В начале апреля стало известно о том, что в деле о погроме на Ново-Татарском кладбище все же появился первый — и пока единственный — фигурант. Им стал задержанный 24-летний житель Казани Ростислав Малахов, ранее дважды судимый в составе экстремистских группировок. По информации «БИЗНЕС Online», выйти на Малахова следствию удалось во многом благодаря показаниям, которые дал Архипов. Интересная деталь: в следственном изоляторе, куда был помещен Малахов, его ждал довольно холодный прием. По информации одного из собеседников нашего издания, узнав, в чем обвиняется молодой человек, сокамерники устроили что-то вроде самосуда и довольно жестоко избили Малахова. Однако свою вину он не признает.

«БИЗНЕС Online».

* * *

Яшел Үзән районы Бәчек авылы халкының тетрәнү кичергән көннәре. Биредә зиратта инде өченче мәртәбә кабер ташларына зыян салалар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрель көнне авыл халкы кайсы аударылган, кайсы җимерелгән 93 кабер ташына тап була. Вандаллык актлары алдагы ике очракта да язын эшләнгән булган.

Бәчек татар авылында 150 ләп кеше яши. Кичә авыл халкы зиратка төшеп, каберлекләрдә ауган ташларны торгызу, төзәтү буенча өмә үткәргән. Һәр гаилә газизләренең кабер ташларын тәртипкә китергән. Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы урынбасары, Бәчек авылы имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин безгә җинаятьчеләр тарафыннан мәсхәрәләнгән кабер ташларын күрсәтеп чыкты.

– Безнең авыл кияве туганнарының каберлекләрен чистартырга төшкәч, шушы күренешкә юлыга. Башта администрациягә әйткәннәр, аннары полициягә хәбәр бирдек. Авыл халкы аптырашта, ни уйларга да белми. Тыныч кына, кечкенә генә авылда шундый хәл булсын инде! Сирәк күренеш бит инде бу. Казанда булды да, бездә. Бәчек белән ниндидер бәйләнеше булган, кайчандыр шушыннан чыккан кеше эшләгәндер дигән фаразлар да бар, юкса, юл кырыена якынрак зиратларны узып, монда кадәр кайтмаслар иде. Шушында атап кайткан кебек бит бу.

Үзебезнең авылда андый радикаль, тискәре карашлы кешеләр юк, Әбу-Хәнәфи мәзһәбе буенча укыйбыз. Безнең авылда яшәүчеләр барысы да татарлар, читтән күченеп кайткан башка милләт кешеләре дә юк бит. Авылыбыз халкы бердәм, читтән кемнедер алып кайтып күмсәләр дә, каберләрен күмәкләшеп казыйбыз. Канәгатьсезлек күрсәтүче дә юк бездә, бөтенесе рәхмәт әйтеп китеп баралар. Аптыраган инде без, бу хәлнең очына чыгарлар дип өметләнәбез, – ди Хәйдәр Сибгатуллин.

Зираттагы 4 кабер ташы аеруча нык җимерелгән, аларны яңадан эшләтү кирәк. Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, аларны төзәттерү чыгымнары мәрхүмнәрнең үз җилкәсенә төшә, моңа бернинди иминият каралмаган.

– Халык бик тетрәнде, күңелләре төште, кайта алмаган читтәге кешеләр дә миңа шалтыратып,  карый алмассызмы дип үтенде. Монда булучылар, елый-елый, кабер ташларын торгызды. Әле бу юлы яңа ташларны җимермәгәннәр, теге юлы яңа куелган кыйбатлы мәрмәр ташларны бик күп ватканнар иде, бөтенебез төшеп еладык», – ди ул.

“Кабер ташларын җимерүчеләрне каргамагыз”

Бу җинаятьне психик яктан сәламәт булмаган кеше кылуы ихтимал. Авыл халкы сүзләреннән моннан берничә генә ел элек булган җинаятьтә гаепле табылган күрше авыл кешесенең дә акыл ягыннан сәламәт булмавы, нәтиҗәдә хөкемгә тартылмавы билгеле булды. Психоневрологик авыруы буенча учетта торган бу зат хәзер өйдә авыру хәлдә ята.

Имам авыл халкына сабыр булырга киңәш итә.

– Шушыны эшләүчеләрне сүгәбез сүгүен, тик мәчеттәге бабайларга да «каргамагыз, бәлки, кем өчендер бу бик каты йөрәк авыртуыдыр, аналары шундый бала тудырган өчен кайгырадыр. Кешене каргарга ярамый, Ходай Тәгалә иман бирсен дип сорыйк» дип әйтәм. Адәм баласы шайтан коткысына бирешеп йөри бит, җәзаны Ходай бирә. Безгә «шул-шул эшләгәндер дип фаразлау ярамый». Безнең бөтен теләк — шушы кешенең иманга килүе. Җир астына кергән мәетләрнең рухларын яңадан рәнҗетеп йөрү зур гөнаһ санала, – ди ул.

Авыл халкы видеокамера куелуын тели

Бәчектә яшәүче Марат Гыймадиевның әнисенең кабер ташын инде өченче тапкыр аударалар. «Бик авыр хәл, йөрәк елый. Кичә барып ташны күтәрдек», – дип кат-кат кабатлады ул. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен, авыл халкының видеокамералар кую, язын кизү оештыру уе да бар. «Хәзер инде акча да жәл түгел камераларга, акча җыешырга уйлыйбыз», – ди Марат әфәнде.

Фидалия апаның ике ел элек җирләнгән тормыш иптәше каберенә дә җинаятьчеләр зыян салган. «Ауган кабер ташын кичә кызым һәм улым барып төзәтте. Бик авыр фаҗига безнең өчен», – диде ул.

Бу хәл авыл халкын куркуга салган. “Бик курыктык. Әле аның киләчәге дә бар бит. Бүтән кабатланмасын дип телибез. Бу кешеләрне тотсалар, җәзасын бирсеннәр иде, аң кертергә кирәк аларга”, – ди Зөфәр абый Әбүбәкеров. 

“Бик авыр хисләр, башка сыя торган хәл түгел бу. Әтинең, абыйның кабер ташын аударганнар. Казаннан да тикшерүчеләр килгән дип ишеттек, табарлар дип ышанабыз. Алга таба камера куярга кирәк, һичшиксез”, – ди Марсель Закиров.

Габдулла Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидә каберенә тимәгәннәр

 Бу зиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидә җирләнгән. Бибисаҗидә апа биредә 1942 елларда күченеп килгән, 1956 елда вафат булган. Аның кызы – озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Өммеһания апаның кабере дә янәшә. Җинаятьче ул каберлекләргә кагылмаган. Хәйдәр Сибгатуллин Язучылар берлегеннән дә бирегә ел саен кайтуларын билгеләп узды.

Шулай ук, бу зиратта артист Рәшит Сабировның әнисе Рәхимә Әшрәфҗан кызы Сабированың кабере дә бар. Чардуганның ишеген ачып, анда да үткәннәр, әмма таш нык булгач, селкетә алмаганнар. Иң борынгы каберлек 1400 нче елларга карый. Хәйдәр Сибгатуллин әйтүенчә, «Изге бабай» кабере дип йөртелгән бу каберлеккә җинаятьче тимәгән. «Риваятьләр буенча, ул кая үлсәм, шунда күмегез дип әйтә торган булган. Хаҗдан кайтканда, вафат булып, шушында җирләнгән. Аның турында Каюм Насыйри хезмәтендә дә телгә алынган. Монда төшкән саен, шушы каберне дә, Бибисаҗидә апайныкын да карыйм», – ди Хәйдәр Сибгатуллин.

«Ходай Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен инде. Бу аның тарафыннан бирелгән авыр сынау инде безнең өчен. Шул сынауларны бердәм булып узсак, бу хәлләр бүтән кабатланмас дип өметләнәбез», – ди Хәйдәр Сибгатуллин.

Бу җинаятьне тикшерү, эзенә төшү өчен Федераль Куркынычсызлык Хезмәте, полиция хезмәткәрләре дә килгән. Бүгенге көндә тикшерү бара. Без авылда вакытта полиция хезмәткәре килде. «Фаҗига инде бу. Тикшерү бара, җинаятьчеләрне табарга кирәк. Бөтен хезмәтләр шушы эшкә җәлеп ителгән», — диде, әмма җентеклерәк комментарий бирүдән баш тартты.

intertat.ru

Просмотров: 1272

Один комментарий

  1. Смею предположить, что это дело сделали того же сорта люди, что и убивали иностранных студентов в Казани.