Түбән Новгород өлкәсенең Сергач якларыннан кайгылы хәбәр килеп иреште. 82нче яшендә каләмдәшебез, Түбән Новгород өлкәсе татарларының “Туган як” газетасының оештыручысы һәм беренче мактаулы мөхәррире Рифат Фатыйх улы Ибраһимов вафат булган.
Без аның белән беренче мәртәбә үткән гасырның туксанынчы еллары башында Казанга Россия төбәкләрендә дөньяга аваз сала башлаган татар басмалары мөхәррирләренең очрашуына баргач күрешкән идек. Шуннан башлап бу акыллы, белемле, итагатьле, бөтен гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган гаҗәеп кеше белән (ул “Туган як” газетасыннан киткәннән соң да) гел элемтәдә тордык. Рифат әфәнде журналист һөнәренә тугры калып, олы яшькә җиткәч тә, татар халкының тарихын өйрәнүдән туктамыйча, “Түбән Новгород татарлары” дип аталган күләмле китап-биографик сүзлек бастырып чыгарган.
30 апрельдә якташлары Рифат Фатыйх улын зурлап, хөрмәтләп туган Шубино авылы зиратында җирләгәннәр.
Без, Россия төбәкләрендә туксанынчы еллар башында яңадан нәшер ителә башлаган татар матбугатына нигез салучы беренче журналистлар һәм мөхәррирләр исән чагыбызда каләмдәшебез Рифат Фатыйх улы Ибраһимовны онытмабыз, аның турында киләчәк буыннарга да җиткерербез. Хуш, урының оҗмахта булсын, Рифат ага!
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире.
Просмотров: 946