Дан сезгә, ветераннар!

iАчы сугыш, бу дәһшәтле сугыш
Килеп минем туган илемә,
Күпме хәсрәт, күпме күз яшьләре
Китерде ул газиз җиремә!

Күпме ирләр данлы көрәшләрдә
Башын салды сугыш кырында.
Барлык эшләр калды хатын-кызга,
Тормыш йөге, иген кыры да.

Күпме бала калды ятим булып,
Хатын-кызлар калды тол булып.
Күпме үсмер дошман илләренә
Мәҗбүр озатылды кол булып!

Җиңү өчен илнең батырлары
Сугыштылар биреп бар көчен.
Тик күпләре сугыш кырларында
Ятып калды туган ил өчен.

Күпме югалтулар, авырлыклар аша
Килдек бит без шушы көннәргә.
Дан җырлыйбыз ачы сугышларда
Җинеп кайткан батыр ирләргә.

Чал төшсә дә инде чәчләренә,
Азайса да аларның саны,
Мәңге яшәр халык күңелендә
Гасырларга аларның даны.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1596

Один комментарий

  1. фигыль арка куегыз шигырьләрдә! Югыйсә урыс шигырьгә охшаган.