Июнь таңы, кояш чыгып килә,
Күк күкрәгән тавыш еракта.
Фашист самолетлары илебезгә
Чикне бозып кергән шул чакта.
Яңгыр урынына снарядлар яуган,
Кара төтен күкне каплаган.
Бу мәхшәрдән җир дә тетрәнгән,
Күпме йөрәк кинәт туктаган?
Хайваннар да ни буласын сизгән,
Сабыйлар да елап уянган.
Шомлы тавышка кушылып
Күккә карап этләр улаган.
Шау чәчәкле, җәйге июнь таңы.
Көек исе искән җилләрдә.
Күпме батырлар ятып калган
Сугыш давылы узган җирләрдә.
«Батырларча һәлак булды» дигән
Күпме хатлар килгән өйләргә.
Сөйгәннәре, газиз ул-кызлары
Кайталмаган туган җирләргә.
Җир — ана әрнешүгә түзә алмый
Канга баткан йөзен каплаган.
Батырлар илебезне сатмаган,
Күкрәкләре белән тупка ташланган.
Фашистлар өннәренә качканнар,
Җиңелүгә, тапталуга хурланып.
72нче Җинү көнен каршылыйбыз,
Бәхетле тормышыбызга куанып.
Ул көн килде. Бөек Җинү көне,
Күз яшьләре. Шатлык- сөенеч.
Мәңгелеккә йокыга талганнарның
Каберләре генә тып-тыныч!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1294


