Ике тал

i4«Алтын тау»ның ямьле бер җирендә
Сокланырлык матур урын табып,
Талгын гына аккан су читендә
Үсә иде ике игезәк талым.

Барган саен талларымны кочып алып,
Булган серләремне сөйләдем.
Малай чакта шунда балык тоттым
Һәм йөзәргә шунда өйрәндем.

«Алтын тау«да элек матур иде -
Язларын да, иртә-кичләрен.
Тирә-якка нинди хуш ис бирде
Әрәмәнең шомырт исләре.

Көзләрендә балан, шомырт җыйдык
«Алтын тау»ның әрәмәсендә.
Әбием белән утырып ял да иттек
Шул талларның күләгәсендә.

Беркөн шулай, юк-бар сәбәп табып,
Мин быел да бардым хәл белергә.
Бераз гына барып, печән чабып,
Талларымны кабат күрергә.

Барыл җиткәч хәйран калдым
Күреп талның ялгыз гәүдәсен.
Җирдә ята минем сынар талым,
Җил сындырган аның кәүсәсен.

Икенчесе аңа кочак сузган,
Туктатырга гүя теләгән,
Сузган кочак инде хәзер сынган
Яшьләр китте хәтта күзләрдән.

Берсе басып корый, берсе ятып,
Янәшәмдә минем ике тал.
Шушы хәлгә торам хәйран калып,
Күпне күргән безнең «Алтын тау».

Фәрит ДӘҮЛӘТШИН.

Камышлы, Бозбаш авыллары.

Просмотров: 1138

Один комментарий

  1. Фарит!!! Вят булган шигырен, сина шигри унышлар телим.