Бүген иртән күзләремне ачып җибәрсәм, бүлмәм шулкадәр яктырып киткән иде. Күтәрелеп тәрәзәгә күз салсам, урамда ап-ак кар ява. Ай-һай… Бөтен җир агарган, агачлар ак шәлләрен бөркәнгән, тауларга-урамнарга ак келәмнәр җәелгән. Ак кар явып, яктылык-сафлык тудырган.
Көзнең соңгы ае үтә, инде санаулы көннәре генә калып бара. Менә әкренләп кенә кыш ае якынлаша.
Ябалак-ябалак яуган карны, хыялларга бирелеп, тәрәзә аша гына күзәтәм. Бөтен дөнья акка күмелгәч, кәефләр дә күтәрелеп китте, барлык борчу-мәшәкатьләр юкка чыккандай булды. Кышны сагынганмын икән…
Кызганычка, әлеге яуган кар эри бара шул әле, чөнки кыш үз хокукларына кермәде… Аны бераз көтәргә кирәк булыр.
Яңа яуган ак кар һәммәбезгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!
Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.
21 ноябрь, 2018 ел.
Камышлы районы, Бозбаш авылы.
КОНТЕКСТ:
«Взгляд снаружи, взгляд изнутри»
* * *
Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Беренче кар…»
* * *
Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Көз — рәссам»
* * *
Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Күзәтүләрем белән уртаклашам»
* * *
Беренче адымнар
Просмотров: 1276