Казань – единственный город России с кастингом на татарском языке для конкурса «Народный театр» / Бары тик Казанда гына «Халык театры»на татарча кастинг узып була

6764Всего на прослушивание в театр Камала прошли 63 непрофессиональных актера, которые представят свое выступление на татарском языке.

В Казани кастинг для конкурса «Народный театр» проводится на татарском языке, в отличии от других городов России, где прослушивания проходят на русском языке. Об этом сегодня на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» сообщила региональный координатор проекта «Народный театр» Гульфия Мутугуллина.

«У нас 88 заявок поступило, и самое интересное, что театр Камала — единственный театр в России, где актер будет выступать родном языке. Много было заявок от участников на русском, но у нас только татарский язык, и дошли до отбора 63 человека», — сказала региональный координатор проекта «Народный театр» Гульфия Мутугуллина.

По итогам прослушиваний, которые проходят 8 и 9 октября, экспертное жюри выберет пять кандидатов, которые будут репетировать под руководством ведущих мастеров и артистов театра Камала. Участники смогут освоить основы театрального мастерства и раскрыть свой актерский талант.

Заявки на всероссийский конкурс «Народный театр» принимались от конкурсантов в возрасте от 16 лет. В ходе конкурса будет выбран один непрофессиональный актер, который сыграет на сцене в одном из спектаклей с опытными артистами. Участвовать в конкурсе может любой желающий, для этого достаточно любить театр и иметь желание погрузиться в творческую среду.

tatar-inform.ru

***

Камал театрында тыңлауларга барлыгы 63 профессиональ булмаган актер узды, алар үз чыгышларын татар телендә тәкъдим итәчәк.

Тыңлаулар рус телендә уздырылучы Россиянең башка шәһәрләреннән аермалы буларак, «Халык театры» конкурсы өчен кастинг Казанда татар телендә үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Халык театры» проектының төбәк координаторы Гөлфия Мотыйгуллина хәбәр итте.

«Безгә 88 гариза керде, һәм иң кызыгы, Камал театры — Россиядә актер туган телендә чыгыш ясаячак бердәнбер театр. Катнашучылардан рус телендә бик күп гаризалар алдык, әмма бездә бары тик татар телендә генә. 63 кеше сайлап алынды», — диде «Халык театры» проектының төбәк координаторы Гөлфия Мотыйгуллина.

8-9 октябрьдә узачак тыңлаулар нәтиҗәләре буенча, эксперт жюри биш кандидатны сайлап алачак. Алар Камал театрының әйдәп баручы осталары һәм артистлары җитәкчелегендә репетицияләр ясаячак. Катнашучылар театр осталыгының нигезләрен үзләштерә һәм актерлык талантын ача алачаклар.

«Халык театры» бөтенроссия конкурсына гаризалар 16 яшьтән алып кабул ителде. Конкурс барышында профессиональ булмаган бер актер сайланачак, ул сәхнәдә тәҗрибәле артистлар белән уйнаячак. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен театрны ярату һәм иҗади мохитка кереп китү теләге генә кирәк.

tatar-inform.tatar
 

 

 

 

Просмотров: 923

Комментирование запрещено